Вторник, 19.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Хөрмәтле кунакларым! Сезне үземнең сайтымда күрүемә мин бик шат. Бергә булык, аралашып яшик. Көннәрегез имин, тормышларыгыз мул булсын.
[ Яңалык өстәргә ]
1 2 3 ... 8 9 »

Сарманымда тагы бер сабантуе гөрләп үтте. Әлеге милли бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килгәннәре күренеп тора. Ләкин мине борчыган әйбер бүтән. Бәйрәмнәр үтүгә сабантуе булган урын бик күңелсез кыяфәттә чүплеккә охшап кала. Район халкы һәм анда кунакка килүчеләрне гаепләрлек урын бармы монда? Беренче карашка бар! Һәрберебез кечкенәдән үк тирә-якка чүп ташламаска дигән кисәтүләрне ишетеп үстек. Ләкин кайда ташларга соң? Кызганычка каршы, сабантуе үтә торган мәйданда бер генә дә чүп савыты юк. Монда инде гаеп атта да, тәртәдә дә!

Просмотров: 1724 | Добавил: Админ | Дата: 17.06.2019 | Комментарии (8)

 5 нче сентябрь көнн, район үзәгендәге ял паркында (Ленин бакчасы) Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, оешмалар вәкилләре илебез азатлыгы өчен яуларда башларын салганнар истәлегенэ куелган монументка тәкыялар салдылар. Соңыннан бәйрәм ял паркында дәвам итте. Бу көнне төзекләндерү эшләреннән соң паркның ачылуы игълан ителде. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары  зур концерт куйдылар, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды, уеннар уздырылды, сәүдә нокталары эшләде.

Просмотров: 5466 | Добавил: Админ | Дата: 06.09.2015 | Комментарии (2)

Инде менә берничә ел дәвамында Әлмәт шәһәрендә мәктәп укучылары, студентлар арасында Клара Булатова исемендәге премиягә ия булу хокукына бәйге игълан ителеп килде. Бик күп талантлы яшьләр көч сынашты. Әле шуны да әйтеп үтәм: якташ шагыйрәбез Клара апа Булатова үзе дә Тукай премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар исемлегендә иде. Иде диеп язам, чөнки кичә президентыбыз Р.Н.Миннеханов фәрманы белән аның кандидатурасы Тукай бүләгенә лаек дип табылды. Без, райондашлар, моңа чиксез шатбыз. Клара апа, уңышларың моның белән генә төгәлләнмәсен, саулык-сәламәтлек телибез. Син мондый бүләккә бик тә лаек! Үзебезнең районда очрашуда көтеп калабыз.

Әлеге тантананың истәлекле мизгелләрен сез шушы сылтама буенча кереп карый аласыз.

Просмотров: 1248 | Добавил: Админ | Дата: 26.04.2015 | Комментарии (0)

6-7 сентябрь көннәрендә Саба районы Лесхоз поселогының "Маяк" картодромында егетләр арасында картинг буенча XII Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән булган егетләр "Стриж", "Пилот", "125-А", "125-Б" һәм "Honda GX 200" классларында көч сынаштылар. "Стриж" һәм "Пилот" классларында – 8-15, "Honda GX 200" классында – 10-15, "125-А" классында – 13-16, "125-Б" классында 15-18 яшьлек егетләр ярыштылар.Сарман районының "Ялкын" командасыннан "Стриж" классында Сарман гимназиясенең алтынчы сыйныф укучылары Алмаз Ахмедов һәм Риналь Сабиров өченче һәм икенче урыннарны алдылар. Сарман урта мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Булат Нигъмәтҗанов бишенче булды."Пилот" классында Риналь Сабиров дүртенче урынны алды, Алмаз Ахмедов өченче призлы урында финиш ясады."125-А" классында Сарман гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучысы Айрат Фәрхетдинов дүртенче килде. Бу класста Сарман районы егете, Әлмәт политехника техникумы студенты Илһам Шакиров җиңү яулады.Сарман аграр көллияте укучысы Рәмис Хәбибуллин "125-Б" классында өченче булды, ә безнең район егете Айдар Әюпов (Кама дәүләт автомеханика техникумы студенты) беренче урынга лаек булды."Honda GX 200" классында шулай ук Сарман егете җиңде – Риналь Сабиров финиш сызыгын беренче булып кисте.Гомумкоманда зачетында Сарман районының ике командасы да призлы урыннарны алды. "Станция юных техников" балаларга өстәмә белем бирү учреждениесе командасы 289 очко белән XII Республика Беренчелегендә җиңде, "Ялкын" командасы 230 очко белән өченче булды. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, картинг буенча мондый югары күрсәткечләргә Сарман районы 2009 елдан бирле ирешмәгән иде. 

Просмотров: 1433 | Добавил: Админ | Дата: 17.09.2014 | Комментарии (0)



.
 

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz