Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Архив материалов
« 1 2 3 4 ... 8 9 »
Сездә ничектер, ә менә бездә Яңа ел бәйрәме алдыннан кар сыннары ясау матур традициягә әйләнеп китте. Мәктәп укычылары да, оешма җитәкчеләре дә бик теләп әлеге чарада катнашалар. Дөрес, быел һава шартлары гына бераз уңайсызлык тудырды: көннәр кинәт җылытып җибәреп, буяуларыбыз ямьсезләнде. Ләкин бу кытыршылык районыдашларыбыз күңеленә тәэсир итмәде: кәефләребез күтәренке, күңелләребез көр иде. Без ясаган кар сыннарын күрәсегез килеп киттеме? Рәхим итегез!

Просмотров: 958 | Добавил: Админ | Дата: 11.01.2014 | Комментарии (0)

Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Кыш Бабай остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс узды. Аны Яр Чаллы шәһәре рәссамнар берләшмәсе әгъзалары Илһам һәм Светлана Дияровлар үткәрделәр. Кыш Бабай остаханәсендә олысы да, кечкенәсе дә "Могҗизалар илендә" дип аталган күргәзмә белән таныштылар, чүлмәк ясау җайланмасында төрле әйберләр ясадылар, аларны бизәкләделәр һәм үзләренә истәлеккә алдылар. Әлеге чара "Комнан могҗизалар" проекты кысаларында үтте. Музейга аны үткәрергә Сарман гимназиясе ярдәм итте.


 

Просмотров: 834 | Добавил: Админ | Дата: 11.01.2014 | Комментарии (0)

Укытучы булса, шундый булсын: сокланырлык, хөрмәтләрлек, аның белән горурланырлык, аны һәрчак искә алырлык. Шундый укытучы дип мин Сарман урта мәктәбендә утыз биш елдан артык физик тәрбия дәресләрен алып баручы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән яраткан мөгаллимебез Сафин Фәрит Газыйм улын атар идем.  Укытучы һөнәренә хас булырга тиешле яхшы сыйфатларның барысын да үзендә җыйган кадерле укытучым ул минем. Аның кебек мөгаллимнәр, мөгаен, йөз елга бер генә туалардыр, әле аны алыштырырдайлар юктыр кебек. Ул –хезмәтенә чын-чынлап гашыйк, көнне-төнне, алны-ялны белми, мәктәптән кайтып керми торган, укучылар өчен барысын да эшләргә әзер булган укытучы. Укучылар арасында уздырылучы спартакиадаларда беренчелекне менә утыз биш ел инде безнең мәктәпнең яшь спортчылары кулдан ычкындырмый икән, бу – Фәрит абыйның зур тырышлыгы, көч куюы, казанышы. Күпме укучыда спортка мәхәббәт уяткан, күпмеләрдә спортчы талантын ачкан, күпмеләрне чемпион дәрәҗәсенә күтәргән ул! Аларны түзем, сабыр, нык булырга өйрәткән. ... Тулырак укырга

Просмотров: 724 | Добавил: Админ | Дата: 22.09.2013 | Комментарии (0)

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары Татарстан буенча үзенең хәрәкәтен дәвам итә. Бүген Универсиада -2013 уты Сарманга килеп җитте. Сарман аграр көллияте тулай торагы бинасы янына эстафетага старт бирелү тантанасына сарманлылар, оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, мәртәбәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм, әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйганың төп геройлары - факел йөртүчеләр җыелган. Бәйрәм рухы өстәп, Юнилар күңелләрне күтәреп йөри.  Безгә Универсиада уты Әлмәт шәһәреннән килде. Утны саклаучыларны сарманлылар зур алкышлар белән каршы алдылар. Аларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, ТР буенча Табигатьтне саклау өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм ... Тулырак укырга
Просмотров: 763 | Добавил: Админ | Дата: 22.06.2013 | Комментарии (0)

15 нче июньдә Сарман районы делегациясе Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәре Сабан туенда катнашты. Аны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров һәм район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев җитәкләде.  Мәдәният бүлеге мөдире Гөлназ Латыйпова, яшьләр һәм спорт бүлеге мөдире Булат Әхмәдуллин җитәкчелегендә районыбызның сәнгать һәм спорт осталары уңышлы чыгыш ясадылар. Магнитогорск Сабан туе быел милли бәйрәмебезне оештыручыларның берсе булган Шәһәр үзәк ярминкәсенең 20 еллыгына багышланды.

Просмотров: 706 | Добавил: Админ | Дата: 19.06.2013 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz