Среда, 24.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?


Утлы күмер
(Ә.Минһаҗева. Җәлил бистәсе)
Ялкынлы сүзләр сөйләмим,
Йөрәк утым инде сүрелгән.
Күз саап әле минем йөрәгемә -
Тора ул тик утлы күмердән.
Шаярма син утлы күмер белән,
Пыскый гына, янмый дип уйлап.
Сулышыңны ашыкма өрергә,
Ялгыш та, юри дә уйнап.
Пыскып янган күмер кабыныр да,
Чорнар үзең утлы ялкынга.
Үкенерсең, сыкрар гашыйк күңелең,
Никләр килдем, диеп якынга,
Никләр кердем, диеп ялкынга.
Тоя күңел
(Шәйхелмәрдән. Яңа Әхмәт авылы)
Искән җил һәм агымсу -
Бер бит, уйлап карасаң.
Зәңгәр күктә - кыр казлары,
Ничәү икән, санасам?
Санамадым кыр казларын,
Парсызын тоя күңел:
Иш булыр идем аңа,
          Җаным киек каз түгел.
Көтү
 (Шәйхелмәрдән. Яңа Әхмәт авылы)   
Җәйләр инде көзгә таба,
Сары төс ала кырлар.
Сагындырып искә төшәр
Тургай җырлаган җырлар.
Сайрамый инде таңнарда,
Сандугачлар да тынган.
Саргайган чагы җиһанның
Тирәкләрдәге моңнар.
Көзгә таба инде җәйләр,
Инде нихәл итәсең.
үзгә айлар, үзгә еллар,
Килер җәйләр көтәсең.   
 
Буранда

(Л.Зиннурованың яңа шигыре)

Дөнья күренми, буранлый,
Яңа ел булгангамы?
Карның иге дә, чиге дә юк,
Икмәкләр уңгангамы?
Күкнең төбе тишелгәнме,
Ишелгәнме таулары,
Төннәр буе бурый-бурый
Нәрсә буран даулады?
Җавап таба алмадым.
Өмет
(Шәйхелмәрдән Ризатдинов, Яңа Әхмәт авылы)

Китәсең инде, сандугач,

Китәсең бик ерак.
Аваз сала сихри җаным,
Кая китүең сорап.
Ишетмисең, иштелми шул,
Бәгырем, җан авазы.
Көтеп калам, язлар көтәм -
Моңлануың дәвамын.
Көтүләрем, өметләрем -
Ялгыз башка дәвадыр.
Күңелдә - сандугач моңы,
Моң чишмәсе агадыр



















Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz