Вторник, 19.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Сарман... Илаһи самимилек бөркеп торган әлеге шигъри исем йөрәкләрдә тылсымлы моң сыман кабатлана, ул исемне ишетүгә күңелләр канатлана, җанга пакьлек, сафлык иңә. Сарман ягы чын-чыннан бәхетле як. Ул тырыш як, моң чишмәләре уянган як. Сарман үзе дә, авыллары да табигатьнең матур җиренә урнашкан. Халкы ачык, киң холыклы, күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел һәм эшчән. Төбәгебездәге авылларның, алар янындагы су-чишмәләрнең матурлыгы шагыйрьләребезне шигырь язарга һәм композиторларыбызны ул шигырьләргә көй язарга этәрә. Сарманга багышланган җырлар да шактый. Хәер, үзенә багышлап язылган җырлары ягыннан Сарманга тагы кайсы як кына тиңләшә ала икән?
   Әмма безгә иң кадерлесе - моннан бик күп еллар элек халык үзе тудырган, инде күптән республикабызның шигъри визиткасына әверелгән борынгы "Сарман" җыры. Сандугачлы, зәңгәр тааулы, яшел аланлы Сарман якларын дөньның татарлар яшәгән һәр тарафында яхшы беләләр. Иксез-чиксез Рәсәйне әйтеп тә тормастан, ерак Япониядә, Кытайда, Финляндиядә, Австралиядә, Румыниядә, Төркиядә, хәтта Америкада да җырлана Сарман җырлары.
   Бүген Сарманлылар җир өстендә шаулатып иген үстерәләр, җир астыннан кара алтын чыгаралар, мал-туарын үрчетәләр, төзелеш алып баралар. Авыллар асфальт юллар белән тоташкан, һәр өйгә газ кергән, чишмәләр тергезелгән, җиләк-җимеш, яшелчә бакчааларына нигез салынган.
   Илдә идарә итү, хезмәт кую системасында булган кискен үзгәрешләр нәтиҗәсендә зур гына кыенлыклар килеп туса да, районда, шөкер, төзелеш эшләре туктап тормый. Торак йортлар, социаль-мәдәни объектлар төзү киң колач ала. Бөек Ватан сугышында һәм Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә мәһабәт һәйкәл комплексы төзелде. Сарманлыларның сөенеп сөйләрлек эшләре байтак. Район хакимияте мәгариф, мәдәният эшләрен дә, промышленность авыл хуҗалыгы, төзелеш эшләре белән беррәттән, игътибар үзәгендә тота. Халыкта районыбызның иртәгәсе көне бүгенгегә караганда матуррак булачагына ышаныч бар. Туасы көнгә ышаныч йөрткән кешенең генә эше гөрләп барыр, кәефе шәп, күңеле көр булыр. Күркәм эшләребез, алтын куллы кешеләребез хакында озак сөйләргә мөмкин булыр иде.
   Картада безнең Сарман районы кечкенә генә йөрәкне хәтерләтә. Шул йөрәк тулы моң ташып тора дисәм, хата булмастыр. Моң иясе булган Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Гөлдәния Хәйруллина кебек җырчыларның бу якларда тууы һәм үсүе табигый кебек.
   Бик тә күренекле, исемнәре еракларга билгеле каләм ияләрен үстергән Сарман ягы. Халыкның тирән хөрмәтенә ия булган язучыларыбыз Аяз Гыйләҗев, Сөббух Рафиков, Мәдинә Маликова, бертуган Изаил һәм Марсель Зариповлар, Диләрә Зөбәерова, Рәфкать Кәрами,  Адлер Тимергалин, Хәниф Хәйруллин, шагыйрьләребез Клара Булатова, Әзһәр Габиди, Дамир Гарифуллин, Гөлшат Зәйнәшевалар олы әдәбиятка юлны Сарманнан башлаганнар. Композиторларыбыз Ифрат Хисамов, Роберт Андреев, Фәнис Хәйруллин, Валерий һәм Вәсим Әхмәтшиннарның иҗаты да Сарманның бәрәкәтле җиреннән үсеш алды.
   Районыбызның үзендә дистәләгән яшь талатлар үсә, димәк, ата-баба фатихасы төбгебезнең бәрәкәтен арттыра. Гафифә Гаффарова, Индус Мәрдәншин, Вәсимә Хәйруллина язган шигырьләрне һәркем яратып укый, көтеп ала.
   Татарстанга күренекле җырчылар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, хезмәт алдынгылары биргән Сарман ягы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Районыбыздагы рухи тормыш саекмас чишмәне хәтерләтә. Язын да, көзен дә, җәен дә, кышын да туктап тормый ул, елның һәр фасылында үзенең яңа төсләрен табып челтери-челтери ага да ага. " Сандугачлар кунып кайда сайрый? - Сарман буйларында тирәктә", - дип юкка гына җыр иҗат итмәгән халкыбыз. Сандугачлар тырыш, эшчән, дәртле, моңлы кешеләр тирәсенә ияләшә. Менә шундый сандугачтайө җыр сузучы, тырыш, эшчән халкыбыз белән ничек горурланмыйсың!

 
 

 

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz