Вторник, 19.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?

   

    Сарман районы Татарстанның көнчыгышында, Кама аръягында Зәй һәм Ык елгалары арасындагы Минзәлә елгасы бассейнында урнашкан. Район үзәге дә Сарман дип атала. Сарман бик борынгы чорлардан ук кендеген белән Болгарга, Казанга береккән татар төбәге.

Биредә Кол Галинең XIII гасырда ук иҗат иткән "Кыйссаи Йосыф” әсәренең, XVI гасырда яшәгән Мөхәммәдьярның "Нуры содур” поэмасының кулъязмалары табылу бу якларның Болгар һәм Казан белән бер мәдәни мохиттә яшәүләрен бәян итүче дәлилләрдер. Авылга нигез салган Сарман картның легендар Бикчура хан нәселеннән булуын сөйләүче шәҗәрәләр Болгар - Казан - Сарман дәвамчылыгын тагын да раслый төшәләр. Сарман авылы исеме аны нигезләүче Сарман карт исеменнән килә. Ул 1675 - 1680 нче елларда туган дип фараз ителә.

Мирхафизан Сафин (Минзәлә төбәгенең тарихын өйрәнүчеләрнең берсе) Сарман авылының 1737 нче елда искә алынуын сөйли (Мирхафизан Сафин "Мензелинская быль”).

Сарман яклары үзенең борынгысы, үткәне белән башка төбәкләрдән аерылмый кебек. Ярлы халык җирле алпавытлар тарафыннан изелгән. Хәтта башкаларга караганда ныграк та изелгәндер. Чал тарих сәхифәләренә күз салсаң, әнә шундый фикер туа.

1774 нче елда Пугачев восстаниясе яуларының безнең төбәкләр аша узуы да халыкта революцион рухны көчәйтә төшә. Риваятьләргә караганда Сарман карт үзе дә исән булган диләр. Ул хәтта "Петр Федорович хәзрәтләренә” үзенең кара бәкәлле ак атын бүләк иткән.

Алай гына да түгел Кәүҗияк, Каташ - Каран, Ләке, Иске Кәшер, Ләшәү Тамак, Бикбулат (Иске Минзәләбаш), Дүсем авылларының 200 гә якын ир - егете пугачев отрядларына кушылган. Аларга Тимерхан Мостафин дигән батыр якташыбыз җитәкчелек иткән.

Авыл халкы башлыча ясаклы татарлардан, типтәр һәм әтәмбиләрдән торган. 1761 - 1767 елгы ревизиядә Сарманда 16 ир - ат җенесеннән булган кеше теркәлгән. 1781 - 1782 елгы IV ревизиядә аларның саны 31 гә җиткән. 1794 - 1795 елларда узган ревизиядә 84 ир - ат, 74 хатын - кыз башкорт дип язылган, 22 ир - ат, 27 хатын - кыз типтәр булган.

XIX йөз башында Сарманда хуҗалыклар саны йөзгә якынлаша. Монда һәр якшәмбедә базар эшли башлый. Сарман мондый көндә шау - гөр килеп тора.

1858 елда Сарманда 400 ир, 398 хатын - кыз яши. Хуҗалыклар саны 108 гә җитә. Сарман 1865 нче елга кадәр 19 нчы башкорт кантонына карый. 1870 елда Сарманда 168 хуҗалык була 536 ир - ат, 526 хатын - кыз яши. Бу чакта авылда 1 мәчет, 1 мәктәп булган, ике су тегермәне эшләп торган. Тагын 20 - 25 елдан соң, мәсәлән, 1884 елда Сарманда хуҗалыклар саны 193 кә җитә. Халык саны 1400 дән арта (ир - атлар - 709, хатын - кыз 723 кеше). Ә инде XX гасыр башында Сарман өч мәхәлләле авылга әйләнә.

      Татар халкы гомер буе белемгә тартылган, баласын беренче чиратта хәреф танырга өйрәткән, аннан соң инде кулына әфтияк, коръән тоттырган, өйрәнгәнен язырга кушкан. Ә инде коръән хәрефе таныган кеше әкренләп гарәп һәм фарсы әдәбияты диңгезенә кереп китә алган, төркине, кем әйтмешли, су урынына эчкән. Шулай итеп халыкта китапка сусау туган. Ә китап инде мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә тупланган, аларда дистәләгән, йөзләгән кулъязма китаплар барлыкка килгән. Мәдрәсәләр - мәчетләр юк җирдә белем мәгарәсе булып мулла абзыйларның өе торган.

 Мәчетләрнең язмышы моңлы да, сагышлы да, фаҗигале дә. Татар башы күргәнне айлы манаралар да күргән. Замананың утлы өермәләре мәчетләргә дә бәреп кергән. Бик күп мәчет манаралары яу кырындагы Алып батырдай халык күз алдында егылып һәлак булган.

Төбәктә мәчетләр 1788 елда Оренбург Мөселман Диния нәзарәте оешканнан соң гына, ягъни XIX гасырда гына күпләп төзелә башлыйлар. Әле 1829 елда бөтен Минзәлә өязендә набары 36 мәчет булган. Аларның саны 1882 елда 252 гә 1894 елда 291 гә җиткән. Патша хөкүмәте мәчетләр салуга һәрвакыт тоткарлык ясап килгән, мәсәлән, озак еллар буена таш мәчетләр салу бөтенләй тыелган. Шул ук вакытта кирпечтән чиркәү салырга рөхсәт ителгән. Авылларда да мәчет салу өчен кимендә мәчеткә йөрүче 200 җан булу шарт булган. Бу шарт XX йөз башына кадәр дип әйтерлек гамәлдә була.

Әйткәнебезчә Сарман XX гасыр башында өч мәхәлләле авыл була. XX гасыр башында мәчетләр каршында мәктәпләр дә әйбәт кенә эшләп китәләр. Мәсәлән, 1912 - 1913 уку елында өч мәхәлләдә ике малайлар, ике кызлар мәктәбе эшләгән. Беренче мәхәлләдә малайлар мәктәбендә 88 укучы 2 мөгаллим булган. Мөдире Миргасим Мөхәлимәт Кәримов булган икенче мәхәлләнең малайлар мәктәбендә укулар кадимчә дә, җәдитчә дә барган. Анда 48 бала белем алган. Икенче мәхәлләнең кызлар мәктәбендә дә укулар искечә дә, яңача да дәвам иткән. 55 кыз укыган. Мөдире дә, бердәнбер мөгаллим дә Мәхүбрахман Габдракыйпов булган. Өченче мәхәлләдә кызлар өчен мәктәп - мәдрәсә оештырылган. Биредә 75 балага 4 укытучы дәрес биргән. Мәктәп мөдире булып Кәшигафетдин мулла Габделмөгыйнов эшләгән. Авыл халкы дип әһелләренә һәм мөгаллимнәргә зур хөрмәт белән караган. Авыл җыены аларга җир һәм печәнлек бүлеп биргән. Рангазар авылы ягындагы "Мулла печәнлеген” авыл картлары хәзер дә шул иске исеме белән атап йөриләр.

Районыбыз җирендә дә бик күп була мәчетләр була. 1913 елда, мәсәлән, Минзәләбаш, Иске Әлмәт, Илексаз, Кәүҗияк, Мортыш - Баш, Мортыш - Тамак, Нөркәй, Саклаубаш, Иске Кәшер авылларында өчәр мәчет булган. Карамалы, Чукмарлы, Азалак, Карашай Саклау, Сарсаз Тәкермән, Күтәмәле, Шыгай, Сарайлы, Бикмәт, Янурыс авылларында икешәр мәчет эшләп торган. Калган авылларның барысында да диярлек берәр мәчет эшләгән. Яхшыбай авылында кирпечтән салынган ике катлы мәчет булган. Иске Минзәләбаш авылында таш мәчет мөселманнар өчен һәрвакыт ачык булган. Мәчетләр каршында мәктәп - мәчетләр дә ачылган. Дөрес, аларны тоту өчен казнадан акча бүленмәгән. Мөселман балаларын укыту тулысынча халык җилкәсендә булган. Аерым байлар мәктәп - мәдрәсәләр тотуны үз өсләренә алганнар. Яхшыбай авылында, мәсәлән, мәктәп - мәдрәсәне Мортаза һәм Гыйрфан, Мусиннар үз хисабына тотканнар, мөгаллимнәргә дә хезмәт хакын үзләре биргәннәр. Бу зат Иске Минзәләбаш, Анак авылларында мәчетләр салдырган. 1909 елда Мортаза Мусин үзе вафат булганда шул мәчет файдасына 100 мең сум акча вакиф итеп калдыра. Мондый мисаллар, әлбәттә күп булган.

XIX йөз ахырында Сарманда хуҗалыклар саны 280 гә җитә. Бу вакытта биредә 719 ир - ат, 739 хатын - кыз заты, ягъни 1500 дән артык кеше яшәгән. Алар башлыча игенчелек белән шөгелләнгәннәр, терлек асраганнар. Ике хуҗалыкның алты һәм аннан да күбрәк аты булган. 12 хуҗалык 4 әр - 5 әр, 24 хуҗалык - 3 әр, 32 хуҗалык 2 шәр ат тоткан. Авылда 46 хуҗалыкның бер аты да булмаган.

Дүрт хуҗалыкның умарта тотуы билгеле. 6 хуҗалык сату - алу эшләре белән мәшгул булган. Такта яру эшләрен 2 хуҗалык һөнәр иткән. Авылда берничә мич чыгаручы яшәгән. Байтак кына ирләр кыш айларында да таш чыгарганнар. Атлылар ялланып Чаллыга ашлык ташыганнар. Кайбер кешеләрдә атлы яргычлар яки ашлык киптергечләр булган. Минзәлә суында Стахиевларның ике тегермәне эшләп торган. Мөхәммәтша хаҗи белән Сагыйдулла хаҗилар мануфактура белән эш иткәннәр. Нәбиулла хаҗи белән Фәсхетдин бай (Пәси) арендаторлар булганнар. Нәбиулла хаҗи, мәсәлән, икмәк җыйнап, аны Чаллыга озаткан.

XIX гасыр ахырына таба районда дәүләт казнасы һәм Минзәлә өязе училищелар Советы хисабына тотылуча берничә керәшен һәм урыс мәктәбе була.

Казна исәбенә Другун Бикмәт мәктәбе тотылган. Анда 40 бала укыган. Аларны Мальгин дигән изге атакай - священник укыткан. Баткан мәктәбендә 19 укучы булган, аларга Саксонов дигән укытучы дәрес биргән. Александровкадагы мәктәпне шул ук Мальгин һәм Мария Вейдемани дигән укытучылар балаларга белем биргәннәр. Район чикләрендә мөселман татар балалары өчен мәктәпләр 1863 еллардан башлап ачылалар. Шыгай волостена (соңыннан волость үзәге Языково авылына күчә һәм волость Языково волосте дип атала башлый) караган Янурыс авылы Җәмигъ мәчете каршында 1863 елда башлангыч мәктәп ачыла.

Әлмәтмулла волостеның Кәүҗияк Җәмигъ мәчете каршында 1864 елда башлангыч мәктәпләр эшли башлый.

1868 елда Әлмәтмулла (хәзерге Иске Әлмәт), Рангазар авылларында урта мәктәпләр ачыла.

Ул чакларда мәгърифәт үзәге хәзерге мөслим районының Зур Чакмака авылында була. Анда Җәмигъ мәчете каршында 1837 елда ук инде югары мәктәп ачыла. Бу мәктәптә бик күп якташларыбыз укыган һәм алар туган авылларына кайтып халыкка мәгърифәт нуры таратканнар, яңа мәктәпләр ачканнар.

1913 ел мәгълүматлары буеча Әлмәтулла волостенда 23 ир балалар, 11 кыз балалар мәктәбе эшләгән. Александровка - Карамалы волостенда ир балалар мәктәбе - 11, кыз балалар мәктәбе 5 - әү булган. Нөркәй волостенда ир балалар 18 мәктәптә, кыз балалар 7 мәктәптә укыганнар. Иске Кәшер волостенда 13 ир балалар өчен, 9 кыз балалар өчен 7 мәктәп булган. Языково волостенда ир балалар өчен 13, кыз балалар өчен мәктәп эшләгән.

Теләнче Тамак (бу авыл Нөркәй волостена кергән), Кәүҗияк, Каташ - Каран, Шыгай, Яхшы Каран, Нөркәй, Яхшыбай авылларында ир балалар мәдрәсәләре эшләгән. Сарман, Мортыш тамак, Теләнче Тамак, Иске Кәшер. Авылларында ир балалар өчен дә, кыз балалар өчен дә аерым - аерым мәдрәсәләр булган.

Әйе, артта калган елларның караңгы тирәнлегендә үткәнебезгә якты нур сибүче учакларыбыз шактый күп. Алар куе томаннар аша бүген дә нур бөркиләр, яктылык тараталар шикелле.

Бөек Октябрь революциясенә кадәр өяздәге крестьяннарның күбесе җирсез һәм атсыз була. Ә промышленностька килгәндә, Стахиевларның Петровкадагы аракы заводы Сарман тирәсендәге бердәнбер предприятие булган һәм анда 30 лап кеше эшләгән.

Тормышның авырлыгына, дәүләт тарафыннан ислам диненең бастырылуына, көчләп чукындыруларга карамастан татар халкы үзенең йолаларын, тарихи бәйрәмнәрен, уеннарын онытмый һәм аларны үткәрүне дәвам итә. Игенчелек, терлекчелек белән бәйләнгән ел чорларын каршылаучы йолаларының берсе Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәм 21 мартта - көннең төн белән тигезлэшкә н көнендә үткәрелә һәм яңа ел бәйрәме булып тора. Бу көнне шәкертләр, яшьләр өйдән - өйгә йөреп нәүрүз әйткәннәр, күчтәнәчләр җыйганнар һәм яңа елда хуҗаларга муллык, сәләмәтлек, бәхет, шатлык теләгәннәр. Җыелган күчтәнәчләр белән бәйрәм иткәннәр. Өстәл ни кадәр бай булса, яңа елда шул кадәр уң булыр дип өметләнгәннәр. Бәйрәм уеннар, җырлар, биюләр, оста сөйләүләр белән дәвам иткән. Татар халкы арасында музыка коралларында уйнау бик мактаулы һөнәр булып саналган. hәр авылның үзенең гармунчысы, курай, кубыз, домбрада унаучылары булган. Муллалар һәм мулла кырыенда торучыларга туры килсәләр уен коралында уйнаучыларга бик әйбәт булмаган. Аларны кулларына ни туры килгән шуның белән кыйнаганнар, гармуннырын ватканнар. Ләкин халыкның күңелен бәйләп куеп булмый, моң, җыр, сәнгать барыбер җиңеп чыккан. Муллаларның да төрлесе төрле булган, кайсы яңалыкка, культура - агарту эшләренә кул - аягы белән каршы торса, икенчесе дөньяви фәннәрне укыткан, яңалыкны яшьләргә җиткерергә тырышкан.

Чәчү вакыты җитү, язга чыгуга бәйләнгән бик куп йолалар үткәрелгән, безнең халыкта "Карга боткасы” шундый бәйрәмнәрнең берсе. Җир кардан ачылып, үлән чыга башлагач үткәрелә бу бәйрәм. Өйдән - өйгә йөреп ярма, йомырка җыйганнар. Бу ярмалардан чирәмдә казан асып ботка пешергәннәр. Барысы да бу ботка белән сыйланганнар, каргалар өлешен дә калдынганнар. Пешкән йомыркаларны сабан эзенә таратканнар. Уңышның яхшы булуың теләгәннәр.

Ә инде чәчү беткәч, башка җәйге эшләр башланганчы Сабан туе үткәрелә торган булган. Сабан туе хәзерге көннәргә кадәр ел саен үткәрелә торган зур бәйрәм булып кала бирә. Монда гармуннар белән, җырлый - җырлый бүләк җыю, төрле уеннар уйнау, җитезлектә, көчтә сынашу, ат ярыштыру, җырлау һәм биюдә ярышу, кунактан - кунакка йөрү, кунак алуны күреп була. Бәйрәмнен һәр өлешендә яңа уңышның күп булуы, уңуына, җәйнең яңгырлы әйбәт булуына теләк теләнә.

Моннан тыш авыр эшләр: өй күтәрү, бәрәнге утырту, чәчү, өй юу, каз - үрдәк, эре терлекне сую, эшкәртү кебек эшләр авыларда өмә итеп эшләнгән һәм бу үзенә күрә матур бер бәйрәмгә әйләнгән. Өмә кич утыру белән тәмамланган, җыр - бию уеннар белән үткәрелгән.

Революия башлануны белгертеп бөтен дөньяга аваз салган "Аврора” залпы Сарман якларына да ишетелә.

Районның Шуран авылы егете Григорий Якимов революцияне "Аврора” крейсерында каршылый. Сарман, Минзәлә якларында Совет власте 1917 елның декабренда урнаша. Ләкин ерак авылларда әле сыйнфый дошман бирешергә уйламый. Мәсәлән, сәнәкчеләр фетнәсе - республикабыз тарихындагы канлы бәрелешләрнең иң аянычы. Сарман якларында Совет властен урнаштыруда актив катнашып йөргән беренче, укытучылар, председательләр, комсомоллар нәкъ әнә шул фетнәчеләр һәм кулаклар тарафыннан ерткычларча үтерелә. Якты киләчәк өчен гомерләрен биргән активистлар арасында Анак авылыннан беренче укытучы һәм коммунист Әхәт Шитирәков. Кәүҗияк авылыннан беренче комсомол Хаҗи Ишмуратов, Азалак авыл Советы секретаре Гыйлфан Хайретдинов, Ләшәү - Тамак авылының беренче коммунисты Биктимер Сафин, Карамалы авылыннан Мөхәммәтша Хәмитов, Петровка заводы директоры коммунист Хәбибулла Сәгыйдуллин, Саклаубаш авылы укытучы Ибраһим Вәлиев, Яңа Имән авылыннан хәрби командир Зиннәт Маликов һәм башкалар бар. Колхоз төзүдә актив катнашып, халык бәхете турында кайгыртып йөргән партия солдаты Латыйп Рәхмәтуллин Рангазар авылында сыйнфый дошман кулыннан һәләк була. 1931 елның 20 нче маенда кичен үзенең туган авылы Иске Әлмәткә, гаиләсе янына кайтып барганда, аны кулаклар вәхшиләрчә җәзалап үтерә.

Нишлисең дөньяны сәяхәт җимерә дә, яңарта да. Мәчетләр, мәктәп - мәдрәсәләр тарихы татар тарихының иң ачы, иң сагышлы, иң тетрәндергеч өлеше. Айлы манаралар өстендә уйнаган каһәрләнгән фаҗига күпләгән татар зыялысының, дин әһеленең гомеренә кара язмыш иңә, кешене мәгърифәткә илткән, мәдәниятле иткән изге учаклар сүнә, мәһабәт мәктәп - мәдрәсә - мәчет биналары җимерелеп җиргә түнә.

1917 нче елгы революция төбәкнең культура - агарту үсешенә тискәре йогынты ясый. Мәчетләр, мәдрәсәләр ябыла. Авылларда булган муллаларны, заманча алдымгы зыялыларны раскулачивать итеп сөргенгә сөрү политикасы бара . Дәүләт диннән аерлы. Авылларда балаларны укыту, халыкны культура агарту эшенә үстерүгә күп өлеш иткән зыялылар яки сөргенгә сөрелә, яки дәүләткә каршы көрэшкә күтәрелә. Гражданнар сугышы дәвам итә. Сыйныф ара көрәш дәвам итүгә карамастан заманга муафыйк рәвештә авылларда әкренләп мәктәпләр, клублар ачыла башлый. Башта башлангыч мәктәпләр, кызыл почмаклар челтәре барлыкка килә, аннан соң инде тулы булмаган урта мәктәпләр һәм урта мәктәпләр эшли башлый. Баштагы чорда мәктәпләр һәм клублар өчен мәчет биналары, куылган байлардан калган йортлар файдаланыла. Иске Минзәләбаш авылында, мәсәлән, мөселманнардан тартып алган мәчет бинасында үткән гасырның утызынчы еллар башында ук, Татарстанда өченче булып клуб ачыла. Клублар белән бергә уку йортлары (изба - читальня), кызыл почмаклар, китапханәләр дә эшли башлый. Тора - бара яңа мәктәп һәм клуб биналары салына һәм китапханәләр ачыла. Әкренләп кулакларның, хәлле кешеләрнең яңа власть белән ризасызлыгы бөтенләй басыла. Сарманда Мөхәммәтша хаҗи йортында, мәсәлән, колхоз клубы эшли башлый. Мөдире Мөбәрәк Гаделшин була.

1930 елларда Сарман, Нөркәй, Иске Имән кебек авылларда үзешчәннәр концертлар куялар, "театрлар уйныйлар”. Сарманда Сәкинә Нигъматуллина бу эшләрдә башлап йөри. Җырга, биюгә сәләтле яшьләрне җыя, спектакльдә уйнаучыларны туплый. Егетләр арасында оста гармунчылар да була. Сарман "артист”ларының чыгышы һәр авылда алкышларга күмелә.

Сарман районы Татарстан Республикасының районы белән бергә 1930 нчы елның 10 августында СССР Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты карары белән төзелгән. Шушы карар нигезендә 1930 нчы елның 10 нчы сентябрендә Чаллы кантоны бетерелә һәм ул берничә районга бүленә. Ул чакта Сарман районына 59 авыл советы кертелә. Райондагы 132 авылда 56939 кеше, шул исәптән татарлар 51388, руслар 5551 кеше була.

Бераздансоң авыл Советлары 39 - га кала. Мәлем, Бассар, Югары Баграж, Түбән Баграж, Урта Баграж, Поповка, Сарманбаш, Федоровка авыл Советлары төрле елларда янәшәдәге төрле районнрага бирелә. Шул чорларда ук Ташлыяр, Атлас, Кәүҗияк - Тамак, Михайловка, Митрофановка авыллары Мөслим районынла, Яңа Михайловка (Ирекле), Гөлбакча, Байлар, Зирекле, Юкәле, Наратлы авыллары Әлмәт районына кушыла. Шулай итеп тора - бара Сарман районында 100 авыл кала, шуларның 85 - татар, 20 - се рус, 9 - ы төрле милләт вәкилләре бергә гомер сөрә торган катнаш авыллар була. Мондый үзгәртеп корулар моннан соң да булып тора. Илленче еллар азагында кайбер районнарны бетерү нәтиҗәсендә районга үзәге Теләнче - Тамак булган Ворошилов районының күпчелек өлеше кушыла. Үзәкне Сарманда калдырып тулаем Мөслим районын кушкан заман да була. Мондый хәлләрне районның өлкән кешеләре яхшы беләләр.

Хәзерге вакытта район республикабызның 2 % артык территориясен алып тора, ягъни аның мәйданы 1200 квадрат километрдан артып китә.

Бер үк вакытта шуны да әйтеп үтәргә кирәк: район төзелү белән бәйле рәвештә район партия оешмасының тарихы да башланып китә.

1930 нчы елның 31нче августында районды оештыру партия конференциясе була. Анды авылларда булган 84 коммунистның барысы да катнаша. Райком секретаре итеп Әминов сайлана.

Сарман Районы оешканда Иске Минзәләбаш һәм Сарман авылларында ике урта мәктәп була. Тулы булмаган урта мәктәпләрнең саны 1937 елга 15 кә җитте. Алар Мортыштамак, Иске Кәшер, Кәүҗияк, Катыш Каран, Салкын Алан, Сарайлы, Языково, Янурыс, Мортышбаш, Чукмарлы, Ләке, Рангазар, Александровка, татар Карамалысы, Күтәмәле авылларында эшли.

1939/1940 уку елында Иске Кәшер авылында урта мәктәп ачыла, шулай итеп 1941 елда ( Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан) районда 3 урта мәктәп була, 16 тулы булмаган урта, 39 башлангыч мәктәп укучылары үз ишекләрен ача. 7459 балага 336 укытучы белем бирә. Байтак кына балалар, киемнәре юклыктан мәктәпкә йөри алмыйлар.Авыларда хәерчелек, юклык хөкем сөрә, колхозлаштыру вакытында халыктан ат - сыер кебек зур терлекләр җыеп алып гомүмиләштерелә. Халыкка колхозда эшләгән очен хезмәт көне коелып барыла һәм көзге җыеп алган ашлык белән түләнә. Ләкин ул бик аз күләмдә була. Чөнки техника юк күп эш кулдан, ат ярдәмендә генә эшләнә һәм җыеп алган ашлык күбесенчә хөкүмәткә китә. Шуңа да карамастан авылларда агитбригада эше алга китә. Басуга барып концерт кую, узешчән сәнгать ияләре белән спектакль уйнау, коммунистлар партиясе эшен пропагандалау бара.

 1941 - 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы бөтен халкыбыз өчен иң олы сынау булды. 11 меңнән артык сарманлылар бүтән милләт сугышчылары белән иңгә - иң торып яу кырында - канлы сугышта катнашты, алар да изге җиребезнең һәр карашы өчен җаннарын аямыйча батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Сарманлылар да Гитлер фашизмын тар - мар итү өчен бөтен барлыгын бирделәр. Алар бөтен фронтларда катнаштылар, Мәскәүне, Ленинградны саклаучыларның алгы сафларынды булдылар, борынгы украин, рус шәһәрләренең азатлыгын саклауда батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Белоруссия, Балтик буе республикалары, Көнбатыш Европа җирләрендә геройларча һәлак булдылар.

Сугышның башында ук сарманлыларга Сарайлы авылында туып үскән Фатих Гыйльфановның кыю сугышчы булуы һәм Ленин ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр килә. Аның улы Фәсхетдин Гыйльфанов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Александровка авылы егете, Александр Афанасьевич Казаков Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Әйе, Әтиләре - бабалары батырлыкларын уллары, оныклары дәвам итә, кабатлый, Александр Казаковның да бабасы Игорь Тимофеевич та бит беренче Бөтендөнья сугышы герое була.

Бөек Ватан сугышында якташларыбыз күрсәткән батырлыкларны санап бетерерлек түгел.

Казан Кремле Гарнизонындагы хәрби дан музеенда Сталинград, сугышчыларның Сарман авылы егете, беренче комсомол Ислам Гәрәй улы Гәрәев турында язган хаты саклана. Аның иптәшләре менә нәрсә язалар: ”Гитлерчылар белән сугышта ул куркуны белми. Көтү - көтү һөҗүм итүче каһәр төшкән немец басып алучыларына утлы нәфрәт белән янап, Сталинград шәһәре өчен көрәш кырларында керә һәм әледән - әле үзенең шәхси үрнәге белән сугышчыларны алга өнди”. Ислам Гәрәев берничә мәртәбә җәрәхәтләнә, әмма аякка басу белән хәрәкәттәге армиягә китә.Ул 1945нче елның 27нче юнәлешендә, Кинегсберг тирәсендә һәлак була. Аның батырлыклары турында генерал Фатих Булатов китапларында язылган.

Район халкы Муса Җәлилнең тоткынлыктагы көрәштәше, аның "иң хәтәр порученияләрен” үтәүче Зиннәт Хәсәнов(Хөснуллин) белән чиксез горурлана.

Сарманлылар Җәлилчеләрне Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында СССР Президенты указын зур канәгатьләнү һәм дулкынланып кабул иттеләр. Алар арасында якташыбыз, Иске Кәшер авылы егете Зиннәт Хөснулла улы Хәсәновның булуы икеләтә шатландырды.

Яхшы - Каран авылы кешесе, шагырь Вәдүт Фифтахов 1915 елда туган. Революция белән яшьтәш диярлек. Авыл егете тыныч хезмәтне мактап, яңа тормышка сокланып җырлаган:

Очкын оча утлы күмерләрдән,

Алтын йолдыз сибелә диярсең.

Алмаш - тилмәш суга елгер куллар,

Чүкечләргә тик күз иярсен!

Ләкин фашизм тимерчеләре Вәдүтләрнең, Җәлилчеләрнең башын кисәр өчен кылыч чүкеп яткан икән. Вәдүт сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә һәм 1942 елның мартында Тула өлкәсе җирендә һәлак була. 27 яше дә тулмаган килеш.

Сандугачкай, сайра, туктама,

Кояш алтын нурын сипкәнче.

Мин тыңлармын сине, йокламам,

Күрешер минутларым җиткәнче.

7 меңнән артык якташыбыз яу кырларында ятып калды, алар Җиңү хакына үз гөмерләрен бирделәр. "Хәтер” китабында 6690 якташыбызның исеме мәңгеләштерелгән. Әмма бу китапка өстәләсе кешеләребез дә күп әле. 1997 елның 9 маенда район үзәгендә 1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган яки авыр яралардан сугыш елларында вафат булган якташларыбыз истәлегенә мемориаль - комплекс ачылды. Анда 7 меңгә якын кешенең исеме кртелде. Сарман авылыннан китеп һәлак булучылар һәм Әфганстанда һәлак булган якташларыбызның исемнәре бер диварны алып тора. Районыбыз авылларыннан сугышта корбан булганнарның исемнәре махсус истәлек такталарына металлдан коелып һәйкәл итәгендә урын алдылар.

 1945 елның 25 июнендә Мәскәүдә уздырылган Җиңү парадында Сарман егетләре - Мортыштамактан Мәүлет Фәрдиев, Сарман үзәгеннән Илексаз авылында туып үскән Мөбәрәк Фазуллиннар катнашты.

Бик күп якташларыбыз туган якка җиңүчеләр булып, күкрәкләрне тулы орден - медальләр белән кайттылар. Андыйлар арасында Сәхип Мәүлиев, Галимҗан Яппаров (Сарман), Мәхмүт Хаков, Афзалетдин Фәттәхов (Яхшы Каран), Мөхәммәт Галиев (Күктау), Зәкария Валишин (Дүсем), Фәйзелхак Габделхаков (Юлтимер), Газим Сафин (Иске Кәшер), Котдус Гатиятуллин ( Шәрләрәмә), Зәһнак Нәҗметдинов (Карамалы) һәм башка күпләр бар. Аларның күпләре бу тормыштан киттеләр инде, Ләкин алар безнең йөрәкләребездә яшиләр.

Сугышта кулларын, аякларын яки күзләрен югалтып кайтучылар да аз булмады.

Тылда да сынатмады сарманлылар. Районыбыз хезмәт ияләре танклар төзүгә генә дә 2 миллион 222 мең сум акча җыеп тапшырлылар. Самолетлар төзүгә тагын шул кадәрле җыйдылар. Авылда бөтен эш хатын - кызлар, бала - чагаларг һәм корт - корылар җилкәсенә төште. Алар күбрәк ашлык, бәрәңге, яшелчә, техник культуралар җитештерү өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Кырда үгез һәм сыер җигеп эшләделәр. Алары да булмаганда хатын - кызлар үзләре сабанга җигелделәр һәм җирне эшкәрттеләр. Күп кенә хатын - кызлар бу кыен чорда иң авыр участокларда җаваплы эшләр башкардылар. Колхоз рәисләре булып Гөлмәрьям Биктимирова (Серго ис. Янурыс), Гыйшкия Закирова ("Җиңүче” - Рангазар), Саҗидә Әхмәтшина - Мостафина ("Куйбышев” - Яҗа Әхмәт), Әсма Байхуҗина ("Игенче” - "1 Май” - Сәях), Камал Сөләйманова ("Политотдел” - Салкын Алан, ул чакта бу колхоз безнең районда була) эшләделәр.

Камал Сөләйманова Мирсәй Әмир пьессасындагы Миннекамал прототибы булды. Авыл Советы башкарма комитеты рәисләре булып та бик күп хатын - кызлар эшләделәр. Алар арасында Хәмидә Шәҗгәрәева (Яңа имән), Мәфтуга Бадыйкова Иске Кәшер), Евдокия Потаповна Камарова (Александровка), Фатыйма Гәрәева (Кәүҗияк) һәм башкалар бар.

Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәндә укытучылар сафы шактый кими. Чөнки ир - ат укытучылар сугышка китә, аларның күбесе шунда үлеп калалар. РОНО мөдире булып эшләгән Семен Антипов, Сарман урта мәктәбе директоры Рәшит Фәрхиевлар да сугыш кырыннан әйләнеп кайтмыйлар.

1945 елда 317 укытучы кирәк булса, мәктәпләрдә 287 генә укытучы эшли. Аларның 17 - се югары, 18 - е тәмамланмаган югары, 186 - сы урта белемле була.

Сугыштан соң үткән еллар эчендә Сарман нык кына үзгәрде. Яңа бистәләр үсеп чыкты. Махсус алма бакчалары утыртылды. Оешма һәм предприятияләр янында да җиләк - җимеш бакчалары булдырылды. Шаулап - гөрләп торган базары атнаның һәр көнендә диярлек эшләп тора.

Сарманда халык саны дими арта бара. 1967 елда 700 - ләп хуҗалыкта 2832 кеше яшәгән. Ә 1997 ел уртасында халык саны 6000 - нән артып китте. Ул инде күпчелеге эшчеләр һәм хезмәткәрләр яшәгән торак пунктына әверелде.

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz