Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Сайт бәйгедә |
|
|
Главная » Архив материалов
Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты 20 нче июньдә
Татарстан җиренә килеп җитә. Сарманда утны 22 нче июньдә каршылаячакбыз.
Бу мөһим вакыйга зур бәйрәм төсен алыр, дип көтелә. Ул аграр көллиятнең
тулай торагы янында 9.00 сәгатьтә башланып, ял паркында спорт уеннары
белән дәвам итәчәк. Райондашларны шимбә көнне – 22 нче июньдә бәйрәмгә
көтәбез. Универсиада утын күрми калмагыз, мондый очрак әле тагын кайчан
булачак?!
Просмотров: 644 |
Добавил: Админ |
Дата: 19.06.2013
|
|
Студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уты 20 нче июньдә
Татарстан җиренә килеп җитә. Сарманда утны 22 нче июньдә каршылаячакбыз.
Бу мөһим вакыйга зур бәйрәм төсен алыр, дип көтелә. Ул аграр көллиятнең
тулай торагы янында 9.00 сәгатьтә башланып, ял паркында спорт уеннары
белән дәвам итәчәк. Райондашларны шимбә көнне – 22 нче июньдә бәйрәмгә
көтәбез. Универсиада утын күрми калмагыз, мондый очрак әле тагын кайчан
булачак?!
Просмотров: 583 |
Добавил: Админ |
Дата: 19.06.2013
|
|
Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде: 82 яшендә якташыбыз – татар
язучысы, тәрҗемәче Тимергалин Адлер Камил улы вафат булды. Адлер Камил улы 1931 нче елның 1нче гыйнварында Иске Минзәләбаш
авылында туа. Урта мәктәптән соң ике елга якын Казан дәүләт
университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә
белем ала. 1952нче елда Ташкентка китеп, андагы укытучылар институтының
физика-математика факультетын тәмамлый. 1955-1956 нчы елларда Иске
Минзәләбаш мәктәбендә укыта. 1956 нчы елда Казанга килә һәм, Пионерлар
йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәч, 1969 нчы
елга кадәр Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты мөхәррире
була. 1978 нче елга кадәр фәкать әдәби иҗат белән шөгыльләнә. 1979нчы
елдан янә Татарстан китап нәшриятендә – редактор. Адлер Тимергалин – татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны
үстерүгә күп көч салган «саф фантаст» язучы. Аның әсәрләре мавыктыргыч
сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи,
әхлакый һәм социаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны сәнгатьчә хәл
итәргә омтылуы белән кызыклы. Ул кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар
һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы, урыс
фантаст-язучыларының аерым әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче, агач,
тимер эшләренә караган халык сүзләрен-аңлатмаларын җыйнаучы, канатлы
гыйбәрәләрне туплаучы буларак та билгеле. Язучы 1976-1982нче елларда
Татарстан Язучылар берлеге каршындагы балалар әдәбияты секциясе
җитәкчесе булып эшли, 1975 нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, 1981
нче елда журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы
исем бирелә. Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.
Просмотров: 710 |
Добавил: Админ |
Дата: 18.01.2013
|
|
«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды церебраль параличтан интегүче
балаларга ярдәм йөзеннән, «Мелочь – не мелочь!» («Вак акча – юк нәрсә
түгел!») дип исемләнгән акция уздыра. Әлмәт шәһәрендә яшәүче 3 яшьлек Эмиль Маликовка, тугач ук, ДЦП, спастик тетрапарез, эпилепсия диагнозы куелган. Ул үзе генә утырып та, басып та тора алмый, түшендә генә шуыша. Башта
сөйләмне дә аңламаган Эмиль әти-әниләренең тырышлыгы белән хәзер сөйләшә
ала, унга кадәр саный, шигырьләр ятлый. Чиләбе шәһәренең «Сакура»
тернәкләндерү үзәгендә кимендә 21 көнлек дәвалау курсы үтү өчен 99500
сум акча кирәк. Маликовлар гаиләсендә әтиләре эшләп тапкан бар акча
Эмильне дәвалауга
...
Тулырак укырга
Просмотров: 608 |
Добавил: Админ |
Дата: 21.12.2012
|
|
Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге
хезмәткәре Абзалова Розалиянең кызы Алсуга катлаулы операция ясату өчен
зур суммада акча кирәк. Гаиләнең үз мөмкинлекләре җитмәү сәбәпле, алар
райондашларның ярдәменә өметләнәләр. Акчаны саклык банкының Әлмәт
бүлекчәсенең 4683/0065 санлы Сарман өстәмә офисында Абзалов Ринат Хәмзә
улы исеменә ачылган 42305810462361000802/93 счетка күчерергә мөмкин.
Просмотров: 600 |
Добавил: Админ |
Дата: 19.09.2012
|
|
|
|
Безнең кунаклар |
|
Баннер коды |
|
|