Вторник, 17.10.2017
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 71
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2012 » Декабрь » 21 » Аларга ярдәм кирәк
06:34
Аларга ярдәм кирәк

 

«Балачак шатлыгы» хәйрия фонды церебраль параличтан интегүче балаларга ярдәм йөзеннән, «Мелочь – не мелочь!» («Вак акча – юк нәрсә түгел!») дип исемләнгән акция уздыра. Әлмәт шәһәрендә яшәүче 3 яшьлек Эмиль Маликовка, тугач ук, ДЦП, спастик тетрапарез, эпилепсия диагнозы куелган. Ул үзе генә утырып та, басып та тора алмый, түшендә генә шуыша. Башта сөйләмне дә аңламаган Эмиль әти-әниләренең тырышлыгы белән хәзер сөйләшә ала, унга кадәр саный, шигырьләр ятлый. Чиләбе шәһәренең «Сакура» тернәкләндерү үзәгендә кимендә 21 көнлек дәвалау курсы үтү өчен 99500 сум акча кирәк. Маликовлар гаиләсендә әтиләре эшләп тапкан бар акча Эмильне дәвалауга китә. 
     "Балачак шатлыгы" ("Радость детства") – коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы. Аның эшчәнлеге көчле авырулы балаларга ярдәм өчен акчалар җыюга юнәлтелгән. Фонд сабыйларның тормышы, аларның үсеше өчен матди ярдәм күрсәтүнең барлык мөмкинлекләрен файдалануга юнәлтелгән. "Балачак шатлыгы" үзенең эшчәнлеген 2012 нче елда башлады. Ул төрле хәйрия чараларында катнаша, инде берничә кампания оештырды. Фондның эшчәнлеге һәркем өчен ачык. Сез дә фонд эшчәнлегенә үз өлешегезне кертерсез дип ышанабыз. Эллина Мамедовага – 4 яшь. Ул Яр Чаллы шәһәрендә яши. Диагнозы – ДЦП, психик һәм сөйләм үсеше тоткарлыгы, симптоматик эпилепсия. Мотомед тренажеры алу өчен 6713 евро кирәк. Элина утыра, башын тота алмый, психик һәм физик үсеше нык тоткарлана, өстәвенә, эпилепсия приступлары белән интегә. 2011 нче елда Германиядә тикшерелгәннән соң, табиблар кызның әнисен өметләндергәннәр: медицина бер урында тормый, яңа дәвалау ысуллары ачыла. Тернәкләндерү курсларыннан соң уңай динамика күзәтелә. Тик тренажер алу өчен кызның әнисе Елена Владимировнаның мөмкинлеге юк.  Ул ярдәм сорый. Телефоннары: (8552) 39-89-43, +7 9172541024. Түбәндәге реквизитлар буенча акча күчереп, сез Эмиль һәм Эллинага  ярдәм итә аласыз: Благотворительный фонд «Радость детства». ИНН 1659124296. КПП 165901001. ОГРН 1121600000796. 420139,г. Казань, ул. Ю.Фучика, 91, оф. 19. Тел.: +7(843)-258-31-24; +7(843)-211-41-49. Р/с 40703810424640004020 в филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара. БИК 043602955. К/с 30101810700000000955. 7715 номерына СМС-хәбәр җибәреп тә ярдәм итәргә була («Фонд» сүзеннән соң ара калдырып, хәйрия суммасын күрсәтергә). Тулырак мәгълүматны www.fund-rd.com сайтында табарга мөмкин. Аның "Хочу помочь!” бүлегендә әзер квитанцияләр дә бар. Квитанциядә "Благотворительное пожертвование” дип күрсәтергә кирәк. WebMoney: R415071559625. Яндекс-кошелек: 410011372597110. Сайтта on-line режимында хәйрия кертемнәре башкарырга мөмкин.
Просмотров: 320 | Добавил: Админ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2017
Конструктор сайтов - uCoz