Понедельник, 29.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 1 » Тәлгать бәете
20:59
Тәлгать бәете
  1. Районыбыз  тарихында   якты  эз  калдырган   Исмәгыйлев   Тәлгать Хәниф улының үлеме күпләрне тетрәндергәндер. Бу хәбәр  аяз көнне яшен  суккан  кебек   барыбызга   да бик авыр тоелды. Кече күңелле, мәрхәмәтле,   башкаларга   бары   тик   изгелекләр   генә эшләүче кешебезне югалтуны сарманлылар бик авыр кичерде. Туганы Расиха апа аңа багышлап  бәет чыгарды.   Шуны   хәзер   Сезнең хозурыгызга тәкъдим итәм.

Өч ай ятып больницада,

Көн дә килдең яннарыма.

Үлмәгән дә булыр идең,

Үзем булсам яннарыңда.

Тәлгатне көтә күзләрем,

Ачылган саен ишек.

Бер Ходаем, сабырлык бир,

Түзәрмен микән ничек?

Ниләр уйлап йөрдең микән

Үләсе көннәреңдә?

Син булмагач, чәчәк атмас

Бакчада гөлләрең дә.

Гөлләрнең дә җаннары бар,

Ләкин алар сөйләшми.

"Тәлгать кайда?”- дип сорыймын,

Никтер алар эндәшми.

Болыннарга ямьнәр керер,

 Җир җиләкләре пешкәч.

Үзәккәйләрем өзелә,

Тәлгать исемә төшкәч.

Тәлгат, сине төштә күрдем

Агымсуда йөзәсең.

Төшләремә керәсең дә,

Үзәгемне өзәсең.

Һәрбер нәрсә сине хәтерләтә,

Ничек түзәем соң сагынмый?

Эчкәйләрем минем дөрләп яна,

Чи тирегә генә кабынмый.

Бигрәк кыска булды гомерләрең,

Бигрәк иртә кердең гүрләргә.

Кара җир астында ятасыңдыр,

Шушы матур, якты көннәрдә.

Кояш кебек килеп керә идең,

Өйләр тула иде нур белән.

Гүрләрең дә синең балкып торсын,

Оҗмахлардан төшкән нур белән.

Просмотров: 546 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz