Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Сайт бәйгедә |
|
|
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Расих бәете
|
Сарман районы Саклаубаш авылы белән Имән авылы арасында фаҗигале төстә һәлак булган улым Расихка багышлап чыгарган бу бәет газизкәемә хәер-дога булып иресен иде. Амин. Тәзкирә Афзалова, Сарман районы, Имән авылы.Саклаубаш белән Имән арасында Чикләнде бит минем гомерем, Мәңгелеккә китәм инде сездән Хуш, туганнар, хуш, син авылым. Сабан туе көннәрендә Җыела яшьләр чатларга. Дусларым, мине искә алыгыз Урам йөргән чакларда. Илшат, Ильяс, Ринат, Рәкыя Онытмагыз мине дә. Ак бәхетләр телим сезгә Җаным чыккан көнемдә. Ах, дусларым, түзегез. Түкмәгез яшегезне. Инде мәңге күрәлмассыз Якын иптәшегезне. Абый, энем, әткәй, әнкәй Йөзләремне күрегез. Мин үлгәнгә борчылмыйча, Матур тормыш итегез. Трактор аугач өстемә Борылмакчы идем Имәнгә. Борылмакчы идем Имәнгә Әнием, бәгърем сине күрергә. Иптәшләрем кайтыр армиядән Алар арасында мин булмам. Сез еларсыз шул вакытта, Чөнки арагызда мин булмам. Әни сине күрәлмадым Азаккы сулышымда. Кулыгызны кысалмадым Үкенәмен шунысына. Каз бәбкәләренең канатларын Көзге җилләр исеп каера. Казларны түгел кешеләрне Язмыш җир өстеннән аера. Кыйбладан искән җилне Тәрәзә ачып кертмәгез. Кайтырлык җиргә китмәдем Кайтыр диеп көтмәгез. Әткәй-әнкәй сагынсагыз, Тәрәзәдән карагыз. Җәйге кояш чыгышында Ята газиз балагыз. Күктә болыт йөридер, Җирдә кырау эридер. Расихның зифа буе Күз алдымда йөридер.
|
Просмотров: 646 |
Добавил: Админ
|
|
|
Безнең кунаклар |
|
Баннер коды |
|
|