Вторник, 30.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Рафил бәете
19:36
Рафил бәете
2008 нче елның 4 нче маенда Сарман районы Чураш авылында яшәүче яраткан алтын куллы киявебез кинәт кенә авырып, якты дөньядан китеп барды. Гүрләре яктырып китсен дип, аңа бәет яздым. Рәйсә Хөсниева, Сарман авылы Өч-Өйле авылы.
Бисмилла дип башлыйм әле башларын бәетмнең,
Уйламадык больницадан кайтырын мәетеңнең.
Егерме ел гомер итеп, үстердек без өч бала,
Гомерләрем кыска булды, якты дөньялар кала.
И тырыштым, и тырыштым больницага бармаска,
Әти бәгърем, өзгәләнмә, абый кала алмашка.
Гөлсәрия бәгърем, сиңа Ходай  бирсен сабырлык,
Бу сабырлыкларың өчен инде һәйкәл салырлык.
Чәчәкле тәрәзәләргә көн дә күзең салырсың,
Өзелеп-өзелеп сагынырсың, бер елап та алырсың.
Төпчек кызым Эльзага да төшәр инде авырлык,
Сиңа да шуны телимен: Ходай бирсен сабырлык.
Игезәк кызлар еракта, бик еш кайталмаслар,
Тыгыз эш вакытларында ярдәм итми калмаслар.
Әти бәгърем, бүген ашым, утырырсың түрләргә,
Ходай бирсен сабырлыклар, ике улың гүрләрдә.
Гөлсәрия бәгърем, сиңа әйтер сүзләрем калды,
Сабыр булчы, еламачы, елап күзләрең талды.
Зиратларга барып керсәң яшел үләннәр тездән,
Бәхил булыгыз туганнар, аерылдым мәңге сездән.
Просмотров: 528 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz