Пятница, 03.05.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2012 » Март » 30 » Әнәс истәлегенә
15:38
Әнәс истәлегенә
Тормыш иптәшем Әнәс узган елның 1 нче августында вафат булды. Фани дөньядан китеп, минем белән арасын өзсә дә, бер генә мизгелгә дә, күңелдән чыкмый. Аңа багышланган хисләрем, уй-тойгыларым шигырь юлларына күчә. Бу шигырем аңа багышлана.
                   Гафифә Гаффарова
Кайгыларым - тау  кадәрле,
Башлары күккә тигән.
Нигә мине ташлап киттең,
"Мәңгелек юлдаш", - дигән.

Күземнең яшь пәрдәләрен
Җил толымнары сөртә.
Беләм үзем кайтмасын да,
Күңел барыбер көтә.

35 ел, йомгак сыман,
Тәгәри араларда.
Икебезнең шатлык  булып,
Үстеләр балалар да.

Оныклар үсеп килгәндә,
 Син күчтең бакый йортка.
Нәкъ шул көннән бу дөньяда
Мин дә - бер ялгыз кортка.

 7дең, 40гың да үтте,
Ялгыз агыла көннәр.
Балык, җиләк, гөмбәләрнең
Җыяр соң инде кемнәр?

"Әти" сүзен балалардан
Салкын гүр тартып алды.
Искә алып сөйләшергә
Хатирәлләрең калды.

"Кайгың уртаклашам", - диеп,
Кочаклый таныш-белеш.
Алар үзләренә алгач,
Миңа аз кала өлеш.

Тик кайгының бик азы да
Йөрәкләрне өтә шул.
Күңел күзе - тәрәзәдә,
Үзәк өзепп көтә шул.

Просмотров: 625 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz