Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Сайт бәйгедә |
|
|
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Марат бәете
|
2006 нчы елның 26 нчы гыйнварендә йөрәк авыруыннан кинәт үлеп киткән Марат оныгыма багышлыйм бу бәетне. Бу бәетем аңа дога булып ирешсен иде. Гөлнәзирә Садыйкова, Сарман районы Рантамак авылы.Бисмилла дип әле бу бәетнең башларын, Бәетемне язган чакта акты кайнар яшьләрем. Су буйларына төшсәгез, кумагыз үрдәкләрне, "Марат үлде" дигән хәбәр өзде үзәкләремне. Уфаларда торган чакта миңа яшь ярым булган, Әтием мине ташлап китеп бар бәхетемне алган. Әтием безне ташлап киткәч, бер хәбәр дә бирмәде, Шул кайгыны күтәрә алмый әниебез чирләде. Уфаларда яшәгәндә Агыйделне кичтек без, Салават абыем белән икәү, әбием, сездә үстек без. Туган илем сагындырды Себерләрдә йөргәндә, Ашкыныплар кайтып килдем әҗәлләрем килгәндә. Кобан бәйрәм көн иде, әби коймак пешерде, Соңгы тапкыр сыйлый-сыйлый чәйләреңне эчердең. Туган илләремне кайтып, туйганчы күрәлмәдем, Әби, яккан мунча калды, анда да керәлмәдем. Кыр үрдәкләре йөзәләр суларында тезелеп, Улым Әмир ятим калды үзәкләзре өзелеп. Син, Наилә, киләчәктә мине онытма инде, Кайгы күрмәдем инде дип, берүк сынатма инде.
|
Просмотров: 573 |
Добавил: Админ
|
|
|
Безнең кунаклар |
|
Баннер коды |
|
|