Суббота, 27.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Декабрь » 14 » Мөдәфис бәете
11:32
Мөдәфис бәете

Бисмилаһи вә биллаһи, житте корбан гаете.

Без әйтәек, сез тыңлагыз бу Мөдәфис бәете.

Бисмилла диеп башлыйк бу бәетнең башларын,

57 дә гүр иясе булды газиз башларым.

Иртән чыккан чакларымда үләсемме белмәдем.

Әҗәл җитми үлеп киттем, яшәүдән һич туймадым.

Мендем тауның башына, утыра алмадым ташына.

Үз тракторым җитте минем газиз башыма.

  Басуларга барган чакта тракторым тартмады.

Печәнгә барырга дигәч аякларым тартмады.

Җырлар җырлап йөри идем, кабина эчләрендә.

 Үләсемне белмәдем шул 2-3 көн эчләрендә.

Өсләремә трактор менгәч, китте минем аңнарым.

Сарман больницаларында калды минем җаннарым.

Бакчадагы алмаларны озеп ашый алмадым.

Терелермен дип барган идем, кире кайта алмадым.

Олы ойнең түрләренә элеп куйдым тастымал.

Әнкәем, җомга көнне дога кылып исеңә ал.

Язгы сулар аккан чакта, су буенда йөрмәгез.

Мәңгелек йортларга китәм, кайгы - хәсрәт күрмәгез.

$CUT$  Китәм инде көтмәгәндә, яшәүдән һич туя алмадым.

Өзелеп көткән нәни оныгымны кулыма алып сөя алмадым.

Озын кара чәчләреңне көзгеләрдән карап үрерсең.

Иркия кызым, сине күрә алмадым, төшләреңдә генә күрерсең.

Бу матур, якты дәньядан бер дә килми китәсем.

Башларыма да килмәде сине ятим итәсем.

Минем сиңа соңгы сүзем: балаларга яхшы ана бул.

Тормыш булгач, төрле чаклар булды, зинһар өчен миңа бәхил бул.

Балаларым, барчагызга бәхетләр телим сезгә.

Анагызны ташламагыз-бәхиллегем шул сезгә.

Илфат улым һәм дә Иркиям, матур тормыш корыгыз.

Анагызны ташламагыз, гел кайткалап торырсыз.

Паркка барган голларым, минем кайткан җирләрем.

Үзем үлдем, күкрәп калды туган - үскән җирләрем.

Биек тауның башларында аерым - аерым түтәлләр.

Без аерылдык, читен булды, аерылмасын бүтәннәр.

Миннән калган киемнәрне киегез, ташламагыз.

Анагызга иң авыры, кайтыгыз, ташламагыз.

Бакчадагы җиләкләрне өзеп ашый алмадык.

Хыялланып көткән көнебезне ахыргача яши алмадык.

Бисмилламы әйтеп биклим ишегемнең келәсен.

Көнен - тәнен уйласам да төшкә сирәк керәсең.

Сандугачлар кунып сайрый бакчадагы каенга.

Мәңгелек йортларга китеп салдың башны кайгыга.

Урманнарга кердем, балта чаптым, имәнгә түгел, каенга диеп.

Әллә газиз әнкәем каргады микән минем кебек ятим кал диеп.

Бергә булган вакытларның белмибез шул кадерен.

Җиңел булсын туфрагын, нурлы булсын каберең.

 

Просмотров: 614 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz