Юл фаҗигасендә вафат булган Ландышыбызга җәннәт ишекләре ачык булып,
Кәүсәр чишмәләренең суын эчеп, әти-әниләре белән оҗмахта яшәргә насыйп
кылсын Аллаһы Тәгаләбез. Рәйсә әбиең.
Ничек итеп башлыйм икән
Бу бәетнең башларын;
Кызганып яшь Ландышны,
Бәет яза башладым.
Үстем Минзәләбашта,
Бер михнәт тә күрмәдем;
И туганнар, мин бит сездән
Аерылырмын, димәдем.
Иртән торып, тышка чыксам,
Гөрләп килә машина;
Бик моңайган идем ул ел,
Булган икән башыма.
Безнең урам – бик зур урам,
Уңда – алма бакчасы;
Төрле чакларым булгандыр,
Бәхил булсын барчасы.
Үлем белән әҗәлләргә
Бернинди дә юк чара;
46 яшьтә китте
Ландышыбыз, бичара.
Кулымдагы йөзегемне
Нихәл итеп алырсыз;
Тере китеп, үлеп кайтам,
Нихәл итеп түзәрсез.
Ишек алды бакчасында
Үсәме суганыгыз;
Машина асларында
Вафат бит туганыгыз.
Безнең артта әрәмәдә
Кошлар сайрый торгандыр;
Кулын яңагына куеп,
Ирем елый торгандыр.
Машина юлын атлап чыктым,
Уртасына басмадым;46 яшькә җиткәч,
Бу дөньяны ташладым.
Зиратта күке кычкыра,
Чатта минем каршыда;
И туганнар, беләсезме,
Мин хәзер җир астында.
Тор, бәгърем, тор син, Ландыш,
Ник тормыйча ятасың;
Калдырып китмә безне,
Гомергә саргайтасың.
Миннән калган киемемне,
Апам, үзең киярсең;
Минем сеңелем бар иде, дип,
Мине сагынып сөйләрсең.
Таң алдыннан кошлар сайрап,
Балаларым уятыр;
Мине сагынып елаганда,
Аларны кем юатыр.
Ирем Лектор, балаларым,
Туганнар, якыннарым,
Йөзләремне күрегез;
Мин үлгәнгә борчылмыйча,
Матур тормыш төзегез.
Бигрәк күп яңгыр яуган
Биек тауның башына;
Үзем үлдем, кайгым калды
Балаларым башына.
Ландыш матур туфли алган,
Аягына киям, дип;
Уена да килмәгәндер,
Олы юлда үләм, дип.
Безнең авылның суы киң,
Колач җәеп йөзәрсең;
Бу бәетне укыганда,
Ничек итеп түзәрсең?
Бу бәетне мин яздым,
Кайгы белән сагышлап;
Бу бәетне сез укыгыз,
Ландышыбызга багышлап.
|