Статистика |
Барлыгы онлайн 1 Кунаклар 1 Кулланучылар 0
|
Сайт бәйгедә |
|
|
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Илсур бәете
|
Газиз улым Илсур юл һәлакәтенә очрап, фаҗигале төстә вафат булды. Мондый зур хәсрәтне дошманыма да насып итмә, Ходаем. Рәзимә Закирова. Сарман районы Илексаз авылы.Сарман-Әхмәт юлларына түшәгәннәр тар асфальт. Минем улым - Илсуркаем шунда булды бит вафат. Йөрәккәем кабул итми, ничек ансыз таң атар? Кырга чыгып учак яксаң, бик күп төшә күмере, Бигрәкләр дә әрәм булды улымның яшь гомере. Мәхрүм булды әткәң-әнкәң, ятим калды бит балаң. Толлык ачысын кичерә Гөлназың-йөрәк парәң, Яннарыңа ятар идем, әгәр шулай яраса, Үз җанымны өрер идем, кодрәттән әгәр килсә. И Илсурым, Илсуркаем, син бит минем күз нурым, Күз яшьләрем белән акты күземдәге шул нурым. Мин сиңа бәхет теләдем, гомер теләмәдемме? Бик тә матур пар идегез, белмим күзләр тидеме? Сабыр булырга кушалар кечесе һәм олысы. Әйтегез шул сабызлыкны кайлардан соң аласы? Сине югаллту -аяныч, улың Илназ - юаныч, Догаларым кабул булсын, гүреңә нурлар тулсын. Улымны артык яраттым, шуңа күпсендең бугай, Калганнарга хәсрәт бирмә, ялварып сорыйм, Ходай.
|
Просмотров: 576 |
Добавил: Админ
|
|
|
Безнең кунаклар |
|
Баннер коды |
|
|