Вторник, 30.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 10 » Илшат бәете
20:17
Илшат бәете
Әфганстанда һәлак булган улым Садыйков Илшат истәлегенә багышлыйм. Авыр туфрагың җиңел булсын. Үрнәк авылында яшәп Сарман авылына күчеп килеп, шунда гомер итүче  Садыйкава Вәсимә.
Озата баргач Сарманнарга, карадың да, әни, күземә
"Исән-сау кайт, яме, улым",- дидең, тора алмадым бит сүземдә.
Әни, бәгърем бик елама инде, язмыш шулай булган күрәсең,
Мин исеңә төшкән чакта, Илнур апаемны сөярсең.
Иртә белән йокылардан торгач, ашадым мин солдат ашлары,
Күкрәгемә пуля килеп тигәч, нишләдем мин диеп уйладым.
Хезмәткә диеп барган  чакта озын булды барыр юлларым.
Әфган җирләренә туры килде минем хезмәт итәр елларым.
Хушлашканда киткән идек поедларга утырып,
Минем иптәшләрем кайтыр хезмәтләрен тутырып.
Хатларыз килеп торды, ерак булса да илкәем,
Мин шулай да бик бәхетсез түгел, туган туфрагыма җирләндем.
Әни бәгърем, мине үстердең син күкрәк сөтләреңне имезеп,
Мондый уйлар уйламаган идем, күңелемдә иде изгелек.
Су буйлары безнең тал-тирәклек, талларымны җилләр имәсен,
Мондый авыр кайгы безгә килде, башкаларга инде килмәсен.
Әнкәй белән без өч бала үстек, кыз туганым минем Гөлгенә,
Җәйгә чыккач минем туфрагыма гөлләреңне син сип бер генә.
Тик онытма, җәй көннәрендә, су сип аңа, гөлләр шиңмәсен,
Синең күңелеңдә изгелекләр, мәңге, мәңге, мәңге үлмәсен.
Хезмәт иткән җиремдә тимер тартма эчендә кайтардылар илемә.
Авыл халкы озата барды мине соңгы юлга урман буеннан
Әни җаным, бик елама инде, чыгарып тор мине уеңнан.
Тимер тартма эчләрендә ята сезнең улыгыз
Актык сүзем итеп шуны әйтәм: хуш, исән-сау, бәхил булыгыз.
Үрнәкләрдән күчеп китсәң дә, әни, килгәләрсең туган авылыңа,
Улым диеп килеп дәшүеңне, мин көтәрмен таллык буенда.

Просмотров: 552 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz