1987 нче
елның январь ае азагында Сарман авылында яшәүче Фәһимә апа буранда
адашып үлгән. Фаҗига Кәүҗияк авылы басуында булган. Январь
ае бураннары җитте аның башына.
Иртән торып
чәчләремне тарадым үрәлмәдем,
Ачы җилле,
кар - буранда өзелде гомерләрем.
Җан биргәндә
туганнарым күз алдымнан уздыгыз
Сезне бүтән күрә
алмам хуш, исән сау булыгыз.
Кышлар үтеп язлар
җиткәч, ташулар агар инде.
Ямансу итеп
тургай сайрар мин генә булмам инде.
Ямьле җәйләр
килеп җитәр, мин күрәлмәм ямьнәрен.
Җан бирүләр авыр булды, калтырады тәннәрем.
Әҗәл җитми гүргә
кердем туганнарны күрмәдем,
Көтелмәгән үлем булды вакыт җитеп үлмәдем.
-8-
Фәһимә апа кайтыр диеп озак көткәнсездер инде,
Үле мәетем
кайтып кергәч елаткансыздыр инде.
Текәй таулары
астыннан ага чишмә сулары.
Гомерлеккә
калды миннән авылым басулары.
Туганнарым,
сезне бүтән күрә алмамын инде.
Төрле чакларым булгандыр, бәхил булыгыз инде.
Каберемә
истәлеккә чардуган да куегыз.
Буранда
адашып үлде дип, исемемне языгыз.
Теләгем шул:
тату яшәп, озын гомер итегез.
Бәйрәмнәрдә искә
алырга каберемә килегез.
|