Әлеге бәетне Сарман районы Мортамак авылыннан
Мәхтүмә Шәфыйкова чыгарган.
Сойлим эле, балам, сөйлим эле, сүзләремдә бөтен моңнарым.
Вафат булсам, балам, укыт Коръән,
тәрәзәдән кайтып тыңлармын.
Зинһар әйтәм, балам, укыт Коръән үтенечем сиңа шул булыр.
Мина атап Коръән укыта алсан, кабер эчләрем нур булыр.
Зинһар әйтәм, балам, укыт Коръән, иң газиз син бит, бәбкәем.
Атнакиче җиткәч, җаным кайтыр, ак
күбәләк булып, бәбкәем.
Зинһар әйтәм, балам, укыт Коръән, рухым китмәс синең
кырыңнан.
Бер хәбәр дә сиңа бирә алмам, мәңге
кайтмас изге урыннан.
Тар кабердә, кара гүр эчендә син баламнан дога көтәрмен.
Дога булса, мин дә шат булырмын, оныта калсаң нихәл итәрмен?
Сәдака бир, балам, җомгаларда, котылырмын мин дә газаптан.
Игелегең, балам, савап булып үзеңә дә
иңәр азактан.
Зинһар әйтәм, балам, туганнарым, бәхил булып миннән калыгыз.
Алып барып гүргә иңдерелгәч тә, тәһлил
әйтеп туфрак салыгыз.
Юк, елама, балам, яшең түкмә аерылып миннән калганда.
Бер ходаем тел ачкычы бирсен Мөнкир, Нәнкир җавап алганда.
Сәхрәләрдә ялгыз йөргән чакта хозыр Илъяс булсын юлдашын.
Тар кабердә ятар ялгыз башым, чын иманым
булсын юлдашым.
Ялгызымнан дөнья эше өчен җавап алыр өчен килерләр.
Чың иманым булса, җаннарымда җәннәтләрдән урып бирерләр.
Зинһар әйтәм, балам, ихлас белән уздырыгыз минем өчемне.
Сәдакалар биреп дога кылдыр, буш үткәрмә
атна кичеңне.
Җидемне дә, балам, үткәрә күр, кырыгымны аннан онытма.
Башка кеше өчен гыйбрәт булыр каберемә
эзең суытма.
Көннәр үтәр, балам, елым житәр, исеңә ал мине тагын да.
Карт - корыга хәер биргәләп тор сау -
сәламәт булган чагында.
Моны яздым көндез - җомга көнне,
көндезге җил әкрен искәндә.
Йөрәкләрем әрни, күңелем ярсый
үләселәрем искә төшкәндә.
|