“Бисмилла” дип башладым
Бу бәетнең башларын.
Явыз чирләр ашады бит
Балакаем башларын.
“Хәлләрем юк, мин чирлим”, - дип,
Кулларыма сарылдың.
“Ничек ярдәм итим?-дидем,
Йөрәгемә кан сауды.
Сырхауханәләргә бардык,
Савыгыр дип уйладык.
Яшем елга булып акты,
Балам диеп еладым.
Кич утырып уйлар уйлап,
Утырам табыннарга.
Ходай сабырлыклар бирсен
Калган балаларыма.
Кулларымда китеп бардың,
Карадың кузләремә.
Фәрештәләр нурын сипсен
Караңгы гүрләреңә.
Әни кулларында үстек,
Әти назын күрмәдек.
Әби-бабай янда булды,
Бер авырлык килмәде.
Биек тауның башларында
Уйный куй балалары.
Уйларыма да кермэде
Ике балам – куз нурымның
Ятим каласылары.
Язмышка язылгандыр
Юлның агы-карасы.
Улларыма калды тагын
Ятимлекнең ачысы.
Кулларыма алдым әле
Ике улым – куз карам.
Усеп буйга җиткэннэрен
Мин мәңге дә күралмам.
Әни-бәгърем, кичер мине,
Салдым кара кайгыга.
Ходай бирсен сабырлыклар,
Күрмә башка кайгылар.
Хатыным, син улларымны
Үстер, берүк рәнҗетмә.
Ак күбәләк булып авыр чакта
Мин килермен сиңа ярәмгә
Каберемә юлны онытмагыз,
Өсләремә чәчәк сибегез.
Җомга саен садаканы биреп,
Яннарыма килеп китегез.
|