Вторник, 17.10.2017
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 71
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Җырчыларыбыз

«Илһам бит ул – моңнар илханы…»

Сарман узэк китапханэсенен балалар булеге

 

«Илһам бит ул – моңнар илханы…»

(әдәби-музыкаль монтаж)

 

әшһүр җырчыбыз, Татарстаннын һәм Россиянең халык артисты, республиканың

Г. Тукай исемендәге бүләк иясе Илһам Шакировка 75 яшь тулу уңаеннан).

 

Сарман,  2010 ел.

 

Илхам бит ул – моннар илхамы !

 

         Кичэ уткэрэсе залга «Гол кадерен былбыл белер» - дип исемлэнгэн кургэзмэ эшлэнде.

1 булек. Милли хэзинэбез.

2 булек. Мон дэрьясы.

3 булек. Халык монын халыкка.

Цитата:    Ил моныннан ала жырчы илхамны,

Уз жырчысы кубрэк булган ил ямьле,

Бэхетле син, Татарстан биллэхи,

Жырчы Илхамын белэн син илхамлы.

                   Д. Гарифуллин.

 

Кичэ барышында дискага язылган «Туган як» жырлары тынлатыла.

 

1а.б.                    Алар безнен, яна бу заманнын

Ин алдынгы сэнгать батыры –

Шигърияттэ Тукай

Музыкада Сэйдэш,

Сэхнэлэрдэ Илхам Шакиров.

Син аларны,

Син аларны тынла,

Ваклыклардан эгэр ялыксан.

Яшэулэре бик тэ гади, тыйнак,

Сэнгатьлэре боек, халыкчан

Ватандарлык, илгэ тугры булу

Горур янгырый алар монында.

                   Г. Рэхим.

2 а.б. Узенен тормышы хэм ижаты белэн халыкнын рухи доньясына хэйкэл куеп калдырырлык мэшхур шэхеслэр бар. Энэ шундыйлардан мон доньясында – соекле мэшхур жырчыбыз, якташыбыз, Татарстаннын хэм Россиянен халык артисты, республиканын Г. Тукай исемендэге булэк иясе – Илхам Шакировка быел 75 яшь тула.

1 а.б. Шакиров Илхам Гыйльметдин улы 1936 елда Сарман районы Яна Булэк авылында доньяга килэ.

         Булачак жырчынын бала чагы болганчык елларга туры килэ. Анын этисе Гыйльметдин тирэ-якта дан тоткан тимерче булган дип сойлилэр. Эмма этисен хэтерлэми Илхам Шакиров. 1937 елда халык дошманы ярлыгы тагылып репрессиялэнэ .

2 а.б. «Алты бала торып калдык,  - дип хэтерли И. Шакиров. – Ин кечесе мин идем,  ике яшьлек сабый. Менэ шуннан бирле авырлыклары, кыенлыклары, кысулары белэн ботерэ инде тормыш…».

1 а.б. Бу коточкыч гаделсезлек Илхам кунелендэ мэнге тозэлмэслек яра калдыра. Рэнжеш – упкэ, мэсхэрэ ителу гарьлеге, купмедер дэрэжэдэ уч саклау тойгысы да, могаен, жырчыны гомер буе озата баргандыр хэм куп каршылыклар тудыргандыр. Э андый каршылык хэрвакыт узен бетеруне талэп итэ, киеренкелек хэрвакыт бэреп чыгар юл эзли. Илхам Шакиров шэхес буларак андый юлны ижатта таба.

2 а.б.          Туган жирен – Сарман ягы,

Доньянын тын почмагында.

Ботен Ватан сагышлары

Синен татар жырларында.

1 а.б. Беренче жырларын Илхам Шакиров 3-4 яшендэ жырлый башлый. Усэ тошкэч тэ сабан туйлары, печэн ослэре Яна Булэктэ Илхам катнашыннан башка утми.

2 а.б. Табигать хэм мон икесе бер кузэнэктэн яралгандыр. Шулай булмаса, куклэр зэнгэрлеге, каеннар аклыгы, чишмэлэр сагышы жыр булып тугелмэс идее. Энэ бит, Яна Булэк мэктэбен тэмамлап 12 чакырымдагы Телэнче Тамак урта мэктэбендэ укый башлагач, Илхамга кушылып хэр сукмак, хэр агач жырлый башлый. Басулар жырлый, тургай кушыла. Жыр капчыгы шактый саллы була анын. Ник дисэгез, авылларда радио куялар, хэр кичтэ Казаннан концерт тапшыралар. Г. Солэйманова, З. Басыйрова, Р. Вахапов… Тынлап туймаслык !

1 а.б. Илхамны узен дэ уссендереп торган булалар. «Урман кызы»н, аннан сон «Эллуки»не жырлагач, тэммам шаккаталар, «Шулкадэр авыр жырны ничек булдыра аласын ? Сина артстлыкка укырга кирэк», дилэр.

2 а.б. Урта мэктэпне бетергэннэн сон Илхамны Алабугага пединституты узенэ тарта. Укытучы булырга исэп ! Математика, физиканы су урынына эчэ; ике авыл арасын жэяулэп яки чангыда утэ торгач, спорт буенча да алдынгылыкны бирми.

2 а.б. Кин кунелле тоелган Алабуга гына егетне зарыгып котеп тормаган икэн… Ул чагында имтихан алган Люстик фамилияле немец белэн сонынна да очраштыра эле язмыш.

1 а.б. Еллар утэ. Илхам Шакиров дигэн артистны Алабуга пединститутына кичэгэ чакыралар. Шул чагында элеге эфэнде егет янына килеп гафу утенэ : «Сез имтиханда бишлегэ тугел, алтылыга язган идегез. Тик ике сэбэп аркасында сезгэ югары билге куярга ярамады : беренчедэн, без ин беренче чиратта педучилищанын чыгарылыш студентларын кабул итэргэ тиеш идеек. Икенчедэн, сезнен анкетада халык дошманы улы булуыгыз куренеп тора иде». Монысы – соныннан.

2 а.б. Алабугадан биштэрен асып чыгып киткэн егет Казанга юл тота. Казан урамында авылдашлары очрап, аны музыка училищасына алып баралар. Училища директоры Ильяс Эухэдиев, укулар башланган булуга карамастан, гап-гади авыл малаена ышаныч белдерэ, «тынлап карагыз эле дип, укытучыларга тэкъдим итэ; шулай итеп ул студент була».

1 а.б. Элегэ ул бер капчык  сохариен кутэреп, кешелеккэ дигэн костюмы салынган чемоданын тотып, алай-болай армиягэ алсалар дип, иске киемнэрен киеп, пристаньгэ юнэлэ. Ак параходта ак кунеллэр генэ тугел шул : бар «байлык» - паспорт та, костюм да караклар кулында юк була.

2 а.б. Бер яманнын бер яхшысы дигэндэй, училищада аны кунеленэ тугел, акылына карап каршы алалар. Аккомпонементсыз гына берничэ татар халык коен жырлап курсэткэн егет берсузсез укырга кабул ителэ.

1 а.б. Профессиональ жырчы булу очен бик куп кунекмэ алырга музыка теориясен, тарихын ойрэнергэ кирэк була. Беренче курсны тэмамлауга ук аны консерваториягэ кучерэлэр. Биредэ Гендель, Бетховен, Моцарт, Римский-Корсаков, Чайковский кебек олуг композиторларнын ижаты белэн якыннан танышу момкинлеге туа.

2 а.б Студент елларында ук Илхам Шакиров дигэн жырчы егет халык мэхэббэтен яулый башлый. Анын «Кара урман аша», «Резидэкэй», «Умырзая», «Туган як» кебек жырларына гышыйк булмаган кеше калмагандыр.

1 а.б. Консерваторияне тэмалап, 1960 елда Татар дэулэт филармониясенэ аяк басканнан бирле Илхам абыйнын сэхнэдэн тошкэне юк.

 

2 а.б.           Илхам бирэ икэн кем Илхамга ?

Шундый монлы анны тавышы.

Халык белэн тулган заллар тарта,

Кин кырларга жэелэ сагышы.

Жырчы Илхам кайдан илхам ала ?

Идел-йорттан, туган халкыннан.

Зур алкышлар хэр дэм юлдаш ана

Кайда барса калмый артыннан !

                                      Н. Арслан «Мэдхия».

1 а.б. Илхам Шакиров халкыбызнын кунел хэзинэсе, мен еллык рухи байлыгын доньяга житкереп килэ.

Борынгын да узе… Килэчэк тэ…

Тоям шул чишмэнен кипмэсен.

Хэр кешенен йорэгенэ хэр кон

Илхам килсен,

                            Илхам китмэсен !

         И. Юзеев «Илхамга ничэ яшь!»

 

2 а.б. Илхам Шакиров безнен Милли хэзинэбез. Ул халыкнын рухи боеклеген моны белэн эйтеп бирэ алучы олы талант.

1 а.б. Талантлы булу бэхет кенэ тугел, фажигадер дэ. Кунелендэ  шунын чаклы мон сакланган кешенен кунел кыллары дэ бик нечкэдер. Ул без сизмэгэнне дэ сиздерэ, без тоймаганны тоядыр. Э донья, тормыш вакыты-вакыты белэн шактый ук тупас.

2 а.б.       Алар моны безнен ин-ин татлы,

Нечкэ хислэр булып агыла.

Безнен рухны илтэ бара алар.

Алга, яна чорлар ягына.

1 а.б. Илхам Шакиров – карурман ул ! Урманы гизеп кем туйганы бар?! Урманда : шомырт, милэш, балан, чиклэвек, усак, юкэ, каен, имэн агачлары. Хуш исле чэчэкле аланнар. Зэнгэр кук йозе. Сулап туймаслык  саф хава. Эле без санамаганнары, санап бетерергэ момкин булмаганы эллэ ни кадэр. Илхам моны белэн кунеллэребезгэ ингэн «Иске карурман» жыры менэ боларнын хэммэсен берлэштерэ. Карурманлы халык – бэхетле халык. Ул мэнге яшэяшэк. Кунеллэребезгэ карурман нуры оруче Илхам Шакиров булуы белэн бэхетле безнен татар халкы.

 

 

2 а.б.          Кин тавышы сэхнэ-залга сыймый,

Китеп бара урман, кырына.

Кайтаваздай урап Кире кайта,

Лэйсэн жилен кушып жырына.

1 а.б. Сарман якларында да Яна Булэк дигэн авыл бар. Анын да табигате искиткеч хэм менэ шушы табигать ничэмэ-ничэ гасырлар жыйган монын кадерле якташыбыз Илхам Шакировка булэк иткэн. Эгэр дэ тагын йоз, ике йоз ел эчендэ дэ бу авылдан бер генэ эдэбият-сэнгать кешесе чыкмаса да, халык рэнжемэс. Чонки – син бар !

2 а.б.          Сез карагыз анна гажэплэнеп,

Ин беренче кабат кургэн кебек.

Куз карашын, хэрбер хэрэкэтен,

Хэтерегез алсын изге куреп.

Сез карагыз анна соеп, назлап,

Нэкъ ин сонгы кабат кургэн кебек.

Сискэндерэ бер суз : «Ул да фани…»

 Тик бер омет жанда – жыр мэнгелек !

         Кичэ азагында китапханэче «Гол кадерен былбыл белер», - дигэн кургэзмэгэ кузэту ясады.

 

Кулланылган эдэбият:

 

1.     Л. Хэбибуллин. «Яшьлегемэ кире кайтмас идем».

Шэхри Казан – 2010 , 4 февраль, 6 бит.

2.     А.Эхмэтгалиева. «Гол кадерен былбыл белер».

Мэйдан – 2008, 2 февраль, 89-99 бит.

3.     Голсинэ Хэмидуллина. «Илхамнын Хэйдэрэбадны алуы».

Идел – 2000, № 6, 39-41 бит.

4.     Рифат Фэттэхов «Легенда». Татарстан – 2005, № 2, 46-49 бит.

5.     Сарман. Казан – 1998, 20 бит.

6.     Илхам. Казан. Татарстан китап нэшрияты. 1995, 6-125 бит.

7.     Якташыбыз Илхам Шакировка – 60 яшь.

 Сарман -1995, 14 февраль, 2 бит.

8.     «Тынларсынмы, жырлар жырлармын…»

Сарман – 1995, 14 февраль, 3 бит.

 

 

 

Категория: Җырчыларыбыз | Добавил: Админ (19.06.2012)
Просмотров: 2235 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2017
Конструктор сайтов - uCoz