Пятница, 16.11.2018
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 71
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез

“Җаның белән шагыйрә син» (В.Хәйруллина)

 Сарманыбызның йөзек кашы булган язучыбыз һәм балалар өчен дә бик теләп иҗат итүче шагыйрәбез Вәсимә Хәйруллинаның 65 яшьлек юбилеена багышлнган әдәби-музыкаль кичә

Төзүче : Сарман үзәк китапханәсе директорының балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Сәетгараева Сирина Файзрахман кызы.

         Сарман үзәк китапханәсе балалар бълегенеж Сарман гимназиясендә "Җаның белән шагыйрә син”-  исемле әдәби-музыкаль кичәсе.

         Зал бизәлеше. Кичә буласы залда Вәсимә Хәйруллинаның иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан "Сарманым – гомер бишегем” – исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә ике бүлектән тора.

1 бүлек. "Шигъри дөнья тылсымчысы”.

2 бүлек. "Күңел кылларын тибрәтеп”.

Эпиграфка Вәсимә Хәйруллинаның үзенең шигъри юллары алынды.

"Чәчләремә кырпак төште,

Ләкин әле армадым.

Син мине, мин сине сөеп

Яшик әле Сарманым!”

         В.Хәйруллина.

         Күргәзмәгә авторның портреты, китаплары, гәҗит-журнал битләреннән аның иҗатына багышланган мәкальләр куелды. Залда Вәсимә Хәйруллинаның "Чәчәк саен бер кояш”, "Чәчәкле төш”, "Көмеш балдак”, "Тылсымлы таяк” дип исемләнгән китап материаллары куелды. Кичәгә әзерлек бер ай алдан башланды. 4 сыйныф укучылары шагыйрәнең тормыш юлын өйрәнделәр, шигырьләрен ятладылар, хикәяләре белән таныштылар һәм "Ут – дус та, дошман да” исемле сәхнә әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, табышмакларын өйрәнделәр.

         Залның түренә "Табышмаклы апа”, "65 яшь» дигән язу эленде, зал чәчәкләр белән бизәлде. Кичәне ике китапханәче алып бара.

1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, балалар, килгән кунаклар. Бүген бездә бәйрәм. Вәсимә Хәйруллинаның юбилей бәйрәме, шигырь бәйрәме. Быел 28 октябрьдә районыбызның йөзек кашы, Татарстан язучылар белрлеге члены, бүгенге көндә Сарман районы Чураг авылында гомер кичерүче Вәсимә Хәйруллинага 65 яшь тула.

         Күпсанлы китап сөючеләр исеменнән без хөрмәтле язучыбызны юбилее белән котлыйбыз

Шушы залга җыелган күк

Табигатьнең бар яме

Бүген хисләр чәчәк ата

Бүген шагыйрәбез бәйрәме.

2 а.б.         Сарман ягы үзенең матур табигате белән шигъри юлларга кереп, җырларда җырлана. Кешеләр дә якты өйзле, тыныч, эшчән, көчле рухлылар. Өстәвенә, безнең як халкы иҗат итәргә гаҗәеп маһир. Сарман ягы татар әдәбиятына һәм сәнгатенә бик күп күренекле шәхесләрне биргән. Әллә һавасы, әллә Минзәлә суы шулай итә: бу як кешеләре нечкә күңелле, хисләнүчән.

1 а.б.         Бүгенге көндә Сарман якларыннан 15 ләп шагыйрь һәм прозаик усеп чыкты. Бу кадәр язучыны әлегә Арчадан кала республикабызның бер генә төбәге дә бирә алганы юк. Шулар арасыннан балалар өчен дә матур-матур шигырьләр ижат итүче, төпле фикерле, иҗат дөньясында киң колач салып йөзүче, хөрмәтле кешебез  Вәсимә апа да бар.

1943 елның 28 октябрендә Гөлҗиһан апа белән Лотфулла абый гаиләсендә Вәсимә апа беренче бала булып дөньяга килә. Авыр сугыш еллары. Сугыш һәм хезмәт кыенлыкларына баш бала булу мәшәкатьләре дә өстәлә: ике энесен һәм өч сеңлесен карап үстерү дә аның җилкәсенә төшә. Бу чор балалары тормышның әчесен дә, төчесен дә татыганнар: ул колхозда кош та карый, тирестән кирпеч тә суга, сыер да сава, чөгендер дә утый. Үзенең "Безнең буын” дигән шигырендә Вәсимә апа болай  дип яза:

1 а.б. 1960 елда педагогия училищесына укырга керә. Бу – аның язмышында борылыш чоры була. Шуннан соңгы ярты гасыр балалар һәм мәктәп белән бәйләнгән. Минзәлә шәһәре һәм педагогик училище бик күпләр, хәтта бөекләр өчен дә үзенә күрә бер баскыч, рухи этәргеч булган : Вәсимә апа аннан чын укытучы һәм шагыйрә булып кайта.

         Карашай-Саклау мәктәбендә эшләгәндә читтән торып югары белем алу, бер үк вакытта авыл укытучысына өелгән исәпсез күп бурычларны үтәү, гаилә мәшәкатьләре - барысы да аны чыныктыра, иҗат эше белән шөгыльләнергә өстәмә көч һәм илһам бирә.

2 а.б. Вәсимә  апа кечкенә вакыттан ук шигырь яраткан. Туган якның гүзәллеген, якташларның тырыш хезмәтенә, тормыштан шигърият табып яза ул беренче шигырьләрен. Ул табигатькә гашыйк, кыска гына шигырьләрендә ул һәр яфрактан шигъри әһаң ишетә, һәр кошчык белән шигъри телдщ сцйлщшщ, табигать ёщм тормыш матурлыгын күрә һәм аңлый. Бу матурлыкны шигъри юллар аша җиткерә белә. Минзәлә буйлары, Әхмәт тавы һәм чишмәсе, басу-кырлары, чирәмле капка төпләре, чык тамчылары Вәсимә Хәйруллина шигырьләрендә кабатланмаслык матур булып күренә, аларның нәкъ шундый булуына ышанасы килә.

1 а.б. Хәзер сүзне шагыйрәнең иҗатташы – үзешчән композитор Гөлнара Якуповага бирәбез. Аның шагыйрә сүзләренә язылган "Әниемә”, "Яратам”, "Тылсымлы мизгел”, "Балачак утравы” җырларын Гөлнара һәм Сарман сәнгать мәктәбе укучылары башкардылар.

         Бүгенге көндә Гөлнара Якупованың шагыйрә сүзләренә язылган 20 дән артык җыры бар.

2 а.б. Вәсимә Хәйруллина сәнгатькә гашыйк. Ул сәхнәләрдә бик күп рольләр башкарган. Ә шигырьләренә ул бөтен җанын сала: алар җиңел укылалар һәм хәтердә уелып калалар. Балалар өчен язылганнары өлкәннәргә сабак бирә, зурлар өчен булганнары аларны балачакка алып кайта. "Дуслык таганы” җыентыгына кертелгән шигырьләрнең күпчелеге әнә шундый. Алар бер үк вакытта зурлар өчен дә, балалар өчен дә аңларлык итеп язылган.

1 а.б.         Вәсимә Хәйруллина – җаны белән шагыйрә ул. Шулай икәнлеген һәр шигыре, дөнья күргән һәр китабыныд исеме раслап тора. «Чәчэкле төш», "Табышмаклы букча”, "Көмеш балдак”, "Син бик кирәкле кеше”, "Тылсымлы таяк” һәм башкалар үзеннән-үзе бу китапларны ачып уку теләге уята.

         "Чәчәкле төш” китабында  балалар өчен юморга бай матур шигырьләрен туплаган.

2 а.б.  Табын кагыйдәләрен без Вәсимә Хәйруллина шигырьләре аша да өйрәнәбез. Ул мәкаләләр кулланып киңәшләрен бирә.

1 а.б.  Вәсимә Хәйруллинаның теле мәкальгә, табышмакка бик бай. Ә хәзер балалар "Табышмаклы букча” китабыннан табышмак ярышы. Залдагы утырган балаларга табышмаклар әйтелә.

         Үзенең шигырьләре белән бөтен яклап тәрбияли. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, үпкәләтмәскә, гафу үтенергә өйрәтә.

1 а.б. Вәсимә Хәйруллина балалар өчен сәхнә әсәрләре дә яза. Әйдәгез хәзер "Ут – дус та, дошман да”  исемле сәхнә әсәрен карап китик. Башкаралар гимназиянең 4 сыйныф укучылары.

                 Ут-дус та, дошман да. В.Хәйруллина.

 

                   Сәхнәдә песи өе. Убырлы карчык керә.

 

Убырлы. Әһә , беркем дә юк, нинди этлек эшлэргэ?

(Як-ягына карый, шырпы кабын таба, селкеп карый). Ә-ә, шырпы, ярый-ярый! Һәзер учак ягып жибәрим. (Кәгазь өеме жыеп, ут төртергә жыена.)

                                      Песи кайтып керә.

Песи. Ай, Әби, сез нишлисез?

Убырлы. (куркып). Нәрсә кычкырасын, янгын чыккан кебек!

Песи. Әйе, мин кайтып кермәсәм, монда янгын чыгарга ерак тугел иде.

Убырлы. Сөйләмә инде юкны. Беренчедән мин әби түгел. Икенчедән, бер шырпыдан янгын чыгамын?!

Песи. Чыкмас сина!

Шырпы кечкенә булса да,

Чыгара олы янгын.

Шырпы белән уйнамыйлар,

Хәрбер бала аңласын!

Убырылы. Кара син аны! Ул шырпы чистый хулиган икән ләбаса.

Песи.(жырлый)

       Шырпы ул уенчык түгел,

       Моны һәр кеше белә

       Балалар әгәр уйнаса,

       Шырпы китерә бәла.

Убырлы. Ә сез, мадам, кем буласыз?

Песи. Мин түтәй булам. Минем хакта Маршак дигән бабай әкият язган.”Песи өе” исемле ул.

Убырлы. Ә-ә, син теге өе янган песи түтәй мени? Һи-и , мине өйрәтеп торган була бит әле!

Песи. Булды андый хәл. Ләкин мин хәзер ут белән эшне сак йөртәм. Ә бүген монд балалар янгынга каршы  чаралар турында сөйләшергә җыела. Син дә, гражданка Убырлы, тыңлап, өйрәнеп утырырсын.

Убырлы. Ярар, соң, калып карыйм. Ә кая соң ул балалар?

Песи. Әнә, күренәлэр инде.

                            Балалар тезелеп утыралар.

 

Песи. Я, хөрмәтле гражданка Убырлы, әйт әле. Менә син урамнан барганда бер өйнең тәрәзәсеннән төтен чыкканны курдең, ут та куренә башлады. Убырлы , син нәрсә эшләрсең?

Убырлы. Миңа нәрсә, торып чабармын, алайса, мин төрткән диярләр.

Песи. Шулай ярыймы соң! Булышырга кирәк!

Убырлы.Соң ярар алайса! Телик, видик, келәм, туңнарын алып чыгармын, урманда ярап торыр.

Песи. Юк инде, юк, алай түгел. Балалар ничек кирәк? Сез нәрсә эшләрсез?

Балалар. "01” гә шалтыратырга кирәк.

Песи. Дөрес, балар!”01” гә шалтыратып , янгын сүндерүчеләрне чакыртырга кирәк.

Убырылы.    Истә тотарбыз.

                      Төтен күрсәм, ут күрсәм,

                      Шалтыратам "01” гә

                      Килеп житәр машина,

                      Без дә булырбыз бергә.

Нинди гади, җинел номер!

Песи: Инде хәзер алар килеп җиткәнче, янгынны үзебез сүндерә торыйк. Я, Убырлы, ничек сүндерәбез?

Убырлы.Ә-ә, мин беләм! Пироглар ,коймаклар һәм кипкән гомбә белән. Мина шунды шигырь сөйләделәр. Анда төлкеләр дингезгә ут төрткән, ә яшел крокодил сүндерергә килгән.

            Крокодил бик тырышкан,

            Сүндерергә керешкән.

            Сумса, коймаклар белән,

            Кипкән гомбәләр белән.

Песи. Ул бит әкият. Ә чынлыкта утны икенче төрле сүндерәләр. Балалар, әйтегез әле, нәрсә белән сүндерәләр?

Балалар. Су белән ! Балчык, кар, ком белән.

Песи Дөрес.

Убырлы.            Барыгыз да бу турыда

                    Онытмагыз белегез.

                    Эстафета белән әйдә

                    Су ташырга керегез.

Песи.                  Афәрин! Шәп эшләдегез.

Без янгынга , утка каршы,

Бергәләп эшләүчеләр.

Без кирәк бөтен кешегә

Балалар.          Янгын сүндерүчеләр.

Песи. Дөрес, сезнең янгын сүндерүчеләр һөнәрен сайлаган кешеләрне күргәнегез бардыр инде. Алар батыр да, җитез дә булырга, аның өстенә бик тиз киенә белергә тиеш, әйдәгез без дә үзебезне сынап карыйк.

Песи. Менә, Убырлы дус, янгын бик куркыныч нәрсә ул. Утсыз яшәп булмый. Ул безне җылыта да, туйдыра да. Шул вакытта кечкенә гнеә шырпы җир йөзеннән меңләгән гектар урманнарны, тулысы белән авылларны юк итәргә сәләтле.

Убырлы. Рәхмәт, Песи түтәй, рәхмәт балалар. Мин үземнең тавык тәпиендә торучы өемдә бик сак булырмын. Алайса туган җирем урманны да юк итүем бар. Исән булыгыз, балалар. Мичем янып калган иде, ул-бу була күрмәсен. (Китә).

Песи. Мин дә сезнең белән хушлашам, дусларым. Сез янгынга каршы көрәш чараларын бик яхшы беләсез икән. Хушыгыз, сезгә уңышлар телим.

         Сүзебезне юбиляр язучыбыз Вәсимә апа Хәйруллинага бирәбез. Аның соңгы вакытларда язылган "Көз”, "Медальле балалар”, "Ана телем” һ.б. шигырьләрен һәркем яратып тыңлады. Балалар яраткан шагыйрә апаларына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.

2 а.б. Вәсимә Хәйруллина шигырьләрне 40 елга якын яза иде. Уй-кичерешләре, күргән-белгәне, ишеткәннәре җанында, күңелендә әйләнеп йөри-йөри дә шигырь булып дөньяга туа, ягымлы сүзләр булып ак кәгазьгә төшә, телдән-телгә, җырдан-җырга күчеп сәфәргә чыга.

1 а.б. Вәсимә Хәйруллинаның кечкенә шигырьләре дә төш кенә. "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дигән Акмулла. Үткен фикерле булу - үзе бер мәртәбә, ә инде шуны шигырь белән әйтеп бирә белү – тагы да кыйммәтрәк сыйфат. Акыл үткенлегенең бервакытта да кыйммәте җуелмый.

2 а.б. Аның шигрьләре дә үзләренең хикмәте белән җанга үтеп керә, дулкынландыра, тынычландыра, уйландыра. Вәсимә Хәйруллина шигырьләренең күбесен җыеп та бармаган. "Кайчан да булса шигырь итеп бастыру уема да кермәде, үзем өчен, хисләрем ташып торганга, күңелем тулганда яздым да, соңыннан югалтканмын – ди. Ярый әле, барысы да югалмаган, бер өлеше мәктәп музеенда сакланып калган. Шигырьләрнең беренче җыентыгы Вәсимә Хәйруллинага 50 яшь тулганда 1992 елда дөнья күрә. "Тәгәрмәчле яңгыр” исемле, үзе әйткәнчә "коймак калынлыгында” китапчык була.

1 а.б. Ә икенче "Чәчәкле төш” китабы дөнья күргәч, ул балаларча куана. Балачак һәм мәктәп тормышы, тарих һәм сәясәт, табигать һәм авыл, хезмәт һәм гаилә – Вәсимә Хәйруллинаның иҗаты колачлаган төп темалар. Шигырьләрне укыганда без аларның геройларын аермачык, үзебезнең арада яшәүче тере кешеләр кебек күз алдына китерәбез.

2 а.б. Вәсимә Хәйруллина да – шушы җир кешесе. Ләкин ул шигырьләрендә тормыш көнкүрешне артык гадиләштерми, ә нәфис, нечкә төсмерләрдән тоеп, бизәкләп һәм күңелгә уелып керерлек итеп тасвирлап бирә, уйланырга урын да калдыра. Аның һәр шигыре- тәмамланган җыр кебек : "Ә алга таба нәрсә булыр?” – дигән сорау кала. Бу сорау чираттагы китапны ачарга һәм чираттагы шигырьне укырга мәҗбүр итә.

1 а.б. Үзенең юбилеена Вәсимә Хәйруллина табадан гына төшкән яңа китап "Тылсымлы таяк” белән килгән. Бу җыентыкка өр-яңа шигырьләр тупланган һәм бу бәрәкәтле иҗатның тагын бер сөенече, һәрбер китапка табышмаклар кергән. Монда кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр турында бик кызыклы, мавыктыргыч табышмаклар тупланган. Балалар! Бу сезнең өчен бер дигән бүләк. Чыннан да төрле-төрле могҗизалар китереп чыгаручы тылсымлы таяк. Ә хәзер табышмак әйтү уены. Вәсимә Хәйруллина иҗат иткән табышмакларына ярыш игълан итәбез. Әйдәгез балалар, үзебезне сынап карыйк әле. Дөрес җавап биргән кешегә фишкалар бирелә. Ә кем күпме фишка җыя- бүләк шуңа була.

         Аның кешеләргә бик күп әйтер сүзләре, изге теләкләре, акыллы киңәшләре бар. Берсеннән-берсе матур шигырьләре, "коймак кадәр” генә түгел, "икмәк кадәр”, икмәк кебек файдалы һәм кадерле шигырь китапларын безгә бәләк итәсе бар.

         Хөрмәтле Вәсимә апа! Сезнең иҗат чишмәгез сулмасын, саекмасын, тылсымлы шигырьләрегез, хикәяләрегез язылып торсын. Сез бик кирәкле кеше – балалар күңеленә игелеклелек орлыклары салучы, дөньяның матурлыгын аңларга, чын кеше булып  үсәргә өйрәтүче, гамьле, моңлы шагыйрә сез!

 

         Сез һәрберегез беләсездер инде бу шигырь "Зәңгәр алан әкияте” китабының беренче битләрендә урын алган. Менә сез дә бу китап белән танышып чыктыгыз, ай дәвамында сезнең сыйныф алмаш-алмаш китапханәдән шушы китапны алып укыды. Әйдәгез бу китап, андагы шигъри әкиятләр турында сезнең дә фикерләр белән танышыйке әле. Сезгә бу матур, җиңел , аңлаешлы телдә язылган әкиятләр ошадымы ?

(Укучылар : җавабы _________________).

Китапханәче: Әйдәгез әле китапның исемен алган "Зәңгәр алан әкияте” турында сөйләшик әле. Аландагы төп герой Корыч тояк-болан нинди герой?

(Балалар җавабы)

Китапханәче: Боланның батырлыгын ничек бәяләр идегез?

Укучылар җавабы:

Китапханәче: Балалар, сез дус яшәү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк дип уйлыйсыз? Авык көчен кул көченнән ныклымы, юкмы? Татар халкында "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар” дигән мәкальдә бар. Сезнең фикерләрне дә тыңлыйсы килә.

Укучылар җавабы:

Китапханәче: Китапта урын алган "Тугры дус”, "Урман әкияте”, "Ялкаулык килгән” һ.б. әкиятләр сезгә нинди тәэсир калдырды. Дуслык төшенчәсе, чын дус нинди булырга тиеш? Әкиятләрне укыгач үзегездә яхшы якка үзгәрү турында уйланмадыгызмы?

Укучылар җавабы:

Китапханәче:  Илебезнең гүзәл бер почмагында Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында туган шушы гаҗәеп матур, серле әкиятләрне иҗат итүче  Резидә Вәлиева хакында да сөйләшик әле.

         "... Балачак тормышым хыялга ашты. Бөтен гомерем тукай, Такташ яшәгән Казанда, әдәбият, шигърият дөньясында үтте. Балаларга да, зурларга да шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, повестьлар, әкиятләр, җырлар яздым... Бүгенге көндә утызлап китабым дөнья күрде, һаман да яңа әсәрләрем туып тора. Моны зур бәхеткә санап, Аллага  шөкер итеп, кечкенә һәм өлкән укучыларым белән очраша-очраша, иҗат ялкынында янып яшәвемне дәвам итәм” дип язган Р. Вәлиева үзенең иҗаты хакында. Балалар, ә сезнең  шушы китапны укып чыккач шигырь, әкият язарга теләгегез тумадымы? Ә бәлки инде иҗат җимешләрегезне укып күрсәтерсез.

 

Категория: Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез | Добавил: Админ (19.06.2012)
Просмотров: 3737 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2018
Конструктор сайтов - uCoz