Пятница, 26.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Галимнәребез

Сарман тарихчысы
 

Кайткан чакта Сарман буйларына
Чыгарсыңмы каршы алырга?...
                                                             Д.Гарифуллин

 

Республикабызның көнчыгышында урнашкан, җырларда макталган данлы-шанлы Сарман районы үзәгендә исеме бик күпләргә билгеле гаҗәеп талантлы, "китап җене" кагылган, "җитмеш төрле һөнәргә" ия кеше – Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин яши һәм эшли. Быел 5 майда аңа 70 яшь тулды.

Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин – абруйлы гыйльми дәрәҗәләр һәм мактаулы исемнәр иясе: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), СССР Язучылар союзы әгъзасы (1991), Россиянең гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (2002), Татарстан Язучылар союзының Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләге иясе (2007), Татарстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе.

Дамир Гарифуллинның шәхес буларак формалашуына, үсешенә, әлбәттә инде, Сарман ягы зур йогынты ясый. Ул районның иң матур авылларының берсе, атаклы мәдрәсәсе булган Яхшыбай авылында ачык йөзле, тыйнак табигатьле Хәйрулла абзый һәм Мәхтүмә апа гаиләсендә 1939 елның 5 маенда туа. Яхшыбай, Анак башлангыч, Иске Кәшер урта мәктәпләрендә укый, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Чик буе гаскәрләре сафында хәрби хезмәттә була, Иске Кәшер МТСында җир төзүче инженер, "Җиңүче" колхозы рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, "Ленинчы" район газетасының бүлек мөдире булып эшли. 1963-1969 елларда КДУның журналистика факультетын читтән торып тәмамлый. 1970-1991 елларда партиянең Сарман райкомында идеология бүлеге мөдире, 1991–1993 елларда "Ватаным Татарстан" газетасының махсус хәбәрчесе, 1993-1997 елларда "Сарман" газетасы редакторы вазыйфаларын башкара.

Күрәсез, шактый озын, бай, катлаулы хезмәт юлы. Әмма аны Дамир Хәйруллович вөҗдан пакьлеге, намуслы эш-гамәлләре белән үткән. Аның бөтен эшчәнлеге халыкны белемле, әхлаклы, мәдәниятле итү рухы белән сугарылган. Дамир Гарифуллин эшләгән чорда, аеруча узган гасырның 70-80 нче елларында Сарман районы мәгариф, мәдәният тармакларындагы казанышлары белән аерылып торды, яңа мәктәпләр, мәдәният учаклары төзелде, системалы төстә кадрлар әзерләнде.

Дамир дустыбыз эшен дә, ялын да әдәби иҗат белән тыгыз бәйләп алып бара белде. Ул 1960 еллар башыннан район һәм республика матбугатында үзенең мәкаләләре, шигырьләре, очерклары, публицистик язмалары белән катнашты. Озак еллар буе районның мәдәният һәм мәгариф оешмалары белән җитәкчелек итү чорында да ул күп томлы булачак фәнни басма – "Сарман районы энциклопедиясе" өстендә тырышып эшләде. Район тормышында тирән эз калдырган, аның йөзен билгеләүче атаклы кешеләр исемлеге китап авторы тарафыннан чиксез ихтирам һәм хөрмәт белән язылып, Сарманның мәңге җуелмас елъязмасы булырлык итеп иҗат ителде.

Алда әйткәнемчә, профессиясе буенча җир төзүче һәм журналист булган якташыбыз халкыбызның рухи мирасын – борынгы ядкарьләрне – кулъязмаларны, иске китаплар җыеп, әби-бабайларның мөнәҗәтләрен, робагыйларын, көй-моңнарын тыңлап, күренекле шәхесләребезнең шәҗәрәләрен – нәсел-ыру тарихларын ачыклап, Татарстанны, татарлар күпләп яшәүче өлкәләр һәм илләрне гизеп чыгарга тырышкан, шактый зур байлык туплаган.

Бу сәяхәтләрнең күркәм нәтиҗәсе булып тагын бер китап – "Шәҗәрәләр" (2002 ел) дигән җыентык басыла. Кереш сүздән тыш, китапта шәҗәрәләргә багышланган 31 язма бар. Аларда татар халкының тарихы, белемгә, яктылыкка омтылуы сөйләнә. Татар әдәбияты тарихы өчен дә яңалык булган 27 нәселнең шәҗәрәләре – нәсел тарихлары фактларга бай, кызыклы очерклар белән, үзенчәлекле шәҗәрә агачлары рәсемнәре белән бизәп, сәнгатьчә итеп бирелә.

Яки менә тагын бер китап – "Чыгарсыңмы каршы алырга" (2003 ел) дип исемләнгән шигырьләр һәм җырлар китабы. Ул шагыйрь Дамир Гарифуллинның инде ярты гасырдан артык сәхнә, табын түрләреннән төшми сакланган "Сарман вальсы" ("Чыгарсыңмы каршы алырга", В.Әхмәтшин көе) дигән җыры белән башлана. Җыентыкның беренче бәйләме "Җырлап ачыла күңел" дип атала, анда берсеннән-берсе күркәм 56 шигырь-җыр бирелгән. "Җырлы авыл – нурлы ай сыман" дигән икенче бәйләмдә 83 җыр – Сарман, Актаныш, Буа, Тукай һ.б. районнар авылларына багышланган шигырьләр бар. Хәзер аларның күпчелегенең үз көйләре, димәк, үз җырлары бар. "Шагыйрьләрдән сүз көтәләр", "Юбилейларда әйтелгән багышлау-лар" дигән бәйләмнәр авторның талантлы шагыйрь, җырлар остасы булуын раслый.

Шәрык дөньясының олуг шәхесләре Гомәр Хәйям, Әбугалисина, Сәгъди, Сәеф Сараи, Галишер Нәваи, Хафиз, Имаметдиннар иҗатларын җентекләп өйрәнү дә бушка китми. Дамир шигърияттә хикмәт һәм кыйтга жанрларында сүз җәүһәрләрен төзүче әдип, фарсыча әйткәндә, "робагыйлар" – дүртьюллыклар язучы шагыйрь булып та таныла. Рахмай Хисмәтулла аны "Яңа Гомәр Хәйям" дип бик дөрес бәяли, минемчә.

Күп еллар буе куен дәфтәрләренә, көндәлекләргә теркәп барган робагыйларын санагач, аларның инде меңнән артканын белгәч, ул аларны китап итеп чыгарырга карар кыла. Әнә шулай тагын бер 500 битлек күркәм, зиннәтле китап "Мең дә бер робагый" ("Мең дә бер кичә", "Мең дә бер хәдис", "Мең дә бер мәзәк" кебек) Чаллы типографиясендә 2001 елда басылып чыга. Соңгы вакытта Рәдиф Гаташ, Гарифҗан Мөхәммәтшин да бик матур робагыйлар иҗат иттеләр. Ләкин миңа якташым Дамир Гарифуллин дүртьюллыклары якынрак. Мин алардан җанга азык, күңелгә ләззәт табам. Аның үлем һәм яшәү, тормыш һәм язмыш, гаделлек һәм оятсызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, яхшы һәм яман, бәхет һәм бәхетсезлек, дин һәм фән, ялган һәм дөреслек һ.б. хакындагы робагыйлары кызыксынып, дикъкать белән укыла, уйны кузгатып җибәрә, вөҗданың белән сөйләшергә, йөрәгең белән киңәшергә мәҗбүр итә.

Безнең юбилярыбыз үзе редакторлык иткән "Ленинчы" ("Сарман"), үзхәбәрче булган "Социалистик Татарстан" ("Ватаным Татарстан") һәм башка матбугат органнарында да еш чыгыш ясый. Хәзер еллар өстәгән тәҗрибәсе дә, тирән эзләнүләр нигезендә җитлеккән "гыйльми багажы" да булыша. Әйтик, "ВТ"да әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез эшлеклеләренә багышланган 26 мәкаләсе дөнья күргән.

Якташым Дамир Хәйрулла улы әле һаман да терекөмеш кебек хәрәкәтчән, аралашучан, өлгергән башаклары як-якка салынып төшкән көлтәдәй аксыл чәчләре сирәгәйсә дә, элекке көязлеген югалтмаган; һаман зарлануның, ару-талуның ни икәнен белми торган егет кеше.

Аның "Нурильдаг тоткыны" (якташыбыз язучы Соббух Рафиков турында), "Татар егетләре – француз макизарлары" (абыйсы Франция партизаны Гокаша Хәйруллин турында), "Гали Чокрый", "Ике су үзәгендә" (Сарман районының Күтәмәле авылы тарихы һәм хәзерге хәле), "Язганнарны укып, уйлар тукып" (истәлекләр) дип исемләнгән китаплары бер-бер артлы чыгып тора.

Иҗатының башлангыч чорында Дамир абыйлары балалар өчен берсеннән-берсе кызыклырак китаплар иҗат иткән сабый җанлы шагыйрь дә әле. Аның "Ишегалды", "Кикринур", "Бакакак", "Тылсымлы шакмаклар" дигән җыентыкларын балалар бүген дә укып хозурланалар. Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинга Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләгенең бирелүен мин якташым өчен чын-чынлап шатланып кабул иттем һәм әле бу башы гына дип саныйм, ул зуррак бүләк һәм исемнәргә лаек.


Категория: Галимнәребез | Добавил: Админ (07.11.2011)
Просмотров: 2092 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz