Четверг, 02.05.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман районы атамалары

Сарман районы атамалары
01.11.2011, 20:39

Татар тел гыйлемендә һәрбер тармакны аерым өйрәнү һәм тикшерүгә бик зур игътибар бирелә. Һәр өлкәнең бүлекләрен даими рәвештә тикшерү алып бару эзлекле  башкарыла. Тел галимнәре тарафыннан әледән-әле фәнни-тикшеренү эшләре, төрле темаларга диссертацияләр язылып, яңалыклар теркәлеп бара. Ялгызлык исемнәре буенча да махсус хезмәтләр язган хезмәткәрләребез шактый. Аларга без Г.Саттаров, В.Гарипова, Р.Шаһиев һ.б. кертә алабыз. Боларга өстәп, без, укучылар да, әлеге мәсьәлә буенча уяулык күрсәтеп, төрле тикшеренү эшләре алып барабыз. Минем бу эшем бүгенге көндә әллә ни зур фәнни кыйммәткә ия булмаса да, бәлки киләчәктә зур фәнни хезмәт ясауга этәргеч булыр.

   Этнонимика сүзе  ике мәгънәдә кулланыла: этнонимнар җыелмасы һәм этнонимнар турында өйрәтмә мәгънәләрендә. Этнонимика ялгызлык исемнәрен өйрәнүче ономастиканың бер бүлеге санала.

   Этноним –грек теленнән алынган термин (ethnos-кабилә, халык; опута-исем). Димәк, этноним ул - ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме.

Этнонимнар да, кыйммәтле тарихи мирас буларак, халык тарихын өйрәнүдә зур роль уйный. Барлык халыкларның этнонимнарын бергә җыеп өйрәнүне гомуми этнонимика фәне башкара.

Аерым халыклардагы этнонимнарны бергә туплап тикшерү ешрак очрый. Төрки-татарларда  бу эшне төрки-атар этнономикасы үти. Татарларда электән һәм хәзер күбрәк кулланылган этнонимнарны татар этнонимикасы фәне өйрәнә.

Этнонимика фәне  нинди вазифа башкаруны күздә тоткан хәлдә, үзе тагы берничә тармакка бүленеп өйрәнелә:

2. Гидроним (грек. hydor – су, onyma - исем) - барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык. чишмә һ.б.) атмасы. Гидроним ономастиканың состав өлеше саналган топонимиканың өйрәнү объекты булып торалар һәм гидроним өйрәнә торган тармак  гидронимика дип атала.

   Ә хәзер мин үзебезнең Сарман районын иңләп ага торган елганың исеме белән бәйле аңлатмаларга тукталам. Әлеге эзләнүләрне Г.Саттаров алып барган. Минзәлә  топонимы Минзәлә елгасы исеменнән алынган. Сарман районында Минзәлә елгасыныә башланган урынына утырган Иске Минзәләбаш авылы бар. Саттаров фикеренчә, Минзәлә гидронимының этимологиясен ачыклавы шактый кыен. Аның угро-фин телләре яки башка сустрат гидроним белән мөнәсәбәтле булуы мөмкин. Гидронимның беренче өлешен мин~мән(ман) дип карасак, бу сүзнең борынгы төрки һүн теленнән килүе һәм елга, су дигән төшенчәне аңлатуы ачыклана.

     Минзәлә атамасының килеп чыгышын башкача аңлатучылар бар. Мәсәлән, укытучы Заһир Дусаев Минзәлә тарихын ачыклауга багышланган язмасында болай сөйли: "Кайчандыр бер заманда хәзерге Минзәлә каласы сузылып киткән зур кәрван юлы булган. Гарәп сәүдәгәрләре вә сәяхләре шул юлдан узып йөри торган булганнар. Алар шунда туктап ял итәләр икән. Бер көнне  әлеге гарәпләр янына татарлар килеп чыккан. Үзара сөйләшеп утырганда, гарәпләр мәнзәлә дип әйткәннәр икән. Бу - туктап ял итә торган урын дигән сүз була. Шуннан соң бу урын Мәнзәлә дип аталып, ул урында соңыннан корылган шәһәрләрнең дә исеме Мәнзәлә булып киткән.

     Бу риваятьтәге мәгълүматларның чынбарлыкка туры килүе дә ихтимал. Идел буе болгарлары ераклыкны көнлек юл һәм айлык юл берәмлекләре белән үлчәнгәннәр. Гарәпләр ара ераклыгын махсус үлчәү берәмлеге - мәнзел белән исәпләгәннәр. Җәйхани әйтүенчә, Болгардан, Куйабака (Киевка) егерме тукталыш. Озынлык үлчәве буларак, бер мәнзел 87 километрга тигезләшә. ”Марквартның тарихи географик хезмәтләреннән күренгәнчә,-дип яза Я.А.Манандян, - гарәп географлары өчен тукталыш яки мәнзел көн буена үтелгән юл түгел, ул станцияара ераклыкны белдерә.”

Х йөзнең беренче чирегендә гарәп илчесе һәм сәяхәтчесе Ибне Фадлан Болгар иленә гарәп илченә башкорт җирләре аша көньяк көнчыгыш юлдан, ягъни Җаек, Агыйдел, Ык, Минзәлә, Чирмешән һ.б.суларны (елгаларны ) кичеп килгән. Шуны исәпкә алганда, Болгар белән гарәп һәм башка Көнчыгыш илләре арасындагы илчелек багланышлары шул юл аша барган, Минзәлә елгасы буенда борынгы сәүдә юлының бер мәнзеле-туктап ял итә торган урыны булган, һәм, шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, бу елгага минзәлә исеме кушылган дип уйларга мөмкин. Ул чагында Минзәлә елгасының исеме соңрак Минзәлә шәһәренә кушылган булып чыга.

     Сарманның тарихи-истәлекле урыннары бик күп. Шулар арасында аеруча зур урынны алып торучылары – чишмәләр. Районыбызның хакимия башлыгы булып Ә.М.Залаков торган вакытта, районда "Чишмәләр” программасы кабул ителеп, аларны карау, төзекләндерү буенча күп кенә эшләр башкарылды.

Сарманны чыгып киткәндә, юлаучыларны озатып калучы бер матур чишмә бар.  Ул – "Кара каршы пар чишмә”. Тау итәгендә берсе каршында икенчесе урнашканга күрә исемен дә җисеменә туры китереп кушканнар. Ул бик күп кешеләрнең ял итү һәм савыгу урыны, чөнки аның cуы шифалы үзлекләргә ия дип санала. Чишмәнең шул исем белән халык теленә кереп китүе аның урнашу тәртибе буенча билгеләнә.

          Сарманда минем өчен аеруча якын булган урын ул – Бүзат чишмәсе урнашкан урын. Минем бабам мин туганчы ук  үлгән булса да, үзе исән чакта чишмә тирәсен матурлау нияте белән нарат агачлары утыртып, чишмәне әйләндереп алган. Агачлар бүгенге көндә дә матур гына булып үсеп утыралар. Мин, шул чишмәгә барган саен, үземнең бабам белән сөйләшкән кебек хис итәм. Нарат агачларының шаулавы аша миңа аның тавышы ишетеләдер кебек тоела. Кызганыч, ниндидер явызлар, күңел ачып утырганнан соң, ут калдырганнар һәм нәтиҗәдә агачларның кайберләре янып харап булган. Моңа инде безнең барыбызның да җаны әрнеде. Сөендергәне шул булды: күпчелеге исән калган һәм якты хәтирәләрне сакларга ярдәм итә. Әлеге "Бүзат чишмәсенең” тарихы да бик кызыклы легендага нигезләнгән. Бу урында атка атланган яралы батар сугышчы туктаган булган, имеш. Аты тоягы белән типкән урында чишмә бәреп чыккан. Яралы сугышчы, чишмә cуын  эчкәннән соң, хәл кергәч, юлын дәвам иткән. Ә бу урын шул вакыттан бирле "Бүзат чишмәсе” исемен йөртә.

Һәрбер авылда, төбәктә су чыганакларыннан кое булуы барыбызга да билгеле. Монда халык арасында махсус атама белән йөртелгәннәре шактый. Мәсәлән:

1.     Дини коесы (Диннәхмәт карт карап торган)

2.     Кәли коесы ( Кәлимулла казыган кое)

3.     Сабир коесы (Бүләк сызасы янында)

4.     Салахстой коесы (Бригадир Салах казыган кое)

Югарыда телгә алынган кое атамалары буенча шуны әйтергә була: күпчелек аларга исем коены карап торучыга бәйле рәвештә бирелә.

ЧИШМӘЛӘР

1.     Галия чишмәсе (Улагын Галия куйдырган)

2.     Изгеләр чишмәсе (Чураш авылында)

3.     Салкын чишмә (Чукмарлы авылында)

3. Зоонимика - ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы. Хайваннарның тышкы кыяфәте, төсләре буенча кушылган кушаматларны еш очратырга була. Мәсәлән, Актүш, Акбай, Сарбай, Алабай (эч кушаматлары), Чуаркай (тавык кушаматы), Иркә, Шомырт (сыер кушаматы), Йомшаккай (песи кушаматы). Авыл белән шәһәр арасында тыгыз бәйләнеш булуын һәм шуның йогынтысы булып, безнең телебезгә кушаматларның русча вариантлары килеп керүне билгеләп үтәргә була. Мәсәлән, Мурка, Шарик, Чарли, Рекс һ.б. Кош-корт һәм хайван атамаларының үзгәреш кичереүенә йогынты ясый торган тагы бер әйбер бар. Алар – сериаллар. Сериаллардагы күп кенә геройларның исемнәрен яңа туган бозау, бәрәнннәргә кшу гадәте 90нчы еллар тирәсендә активлашып китте. Нәтиҗәдә, Марианна, Лорена, Мендисобаль кебек кушаматлы җәнлекләребез ишәеп китте.

4. Космоним - барлык төр күк җисемнәре атамалары. Мәсьәлән: Чүмеч йолдыз. Сатурн, Тимер казык йолдызы.аларны өйрәнә торган ономастика тармагы космонимика дип атала. Ул күк җисемнәре исемнәрен туплый һәм өйрәнә.

5.Микротопоним- зур булмаган географик объектларның (чишмә, калкулык, чокыр, сазлык, болын, кыр һ.б) чикле территориядә таралган атамалары. Мәсьәлән: Габдрахман чишмәсе,Болан яткан болыны һ.б.

ПЕЧӘНЛЕКЛӘР

1.     Мулла печәнлеге (Рангазар күленнән Сарман ягындарак)

2.     Айтуган печәнлеге (Туганнарның аерылышып киткән урыннары)

6. Ороним - ландшафт, рельеф атамалары. Мәсьәлән: Хуҗалар тавы,Ышна басуы, Илбакты чокыры. Ономастиканың ландшафтларны өйрәнә торган тармагы оронимика дип атала. Оронимия җир өстендәге күренешләрнең, әйберләрнең исемнәрен туплый һәм аларны лингвистик, тарихи яктан өйрәнә. Урал тавы, Чатыр тавы, Дәрьял упкыны,  Сабир урманы кебек топонимнар оронимнар дип йөртелә.

     Һәрбер төбәкнең үз атамалары була. Безнең Сарман ягы да күңелгә ятышлы исемнәргә (атамаларга) бик бай. Шушы урында,  минем Сарман районы җирлегендәге кайбер тауларның исемнәре һәм аларның кайда урнашуларына тукталып китәсем килә.

1.     Гайсә тавы (Гайсәнең аты дулагач, арбадан төшеп кала. Сарман зиратын үтеп, уң якта, Рангазар авылы ягында)

2.     Җәмәлҗән тавы (Емельян Пугачев үткән тау, Кәүҗияк авылында)

3.     Манара тавы ( Бу урында элек җир үлчәүчеләрнең агачтан эшләнгән манаралары торган)

4.     Түбәтәй тау (Кәүҗияк авылына барганда кала, түбәтәйгә охшаган)

5.     Әхмәд тавы (Әхмәдулла исеме белән бәйле)

6.     Бүләк тавы (Әлмәт авылы янындагы руша янында)

7.     Каравыл тавы ( Рангазар авылы янында)

8.     Текәй тавы (Биктекәй карт менеп йөргән тау)

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, тауларның исемнәре очраклы гына шулай аталмаган. Аларның һәрберсенә атама бирүдә кемнеңдер яисә нәрсәнеңдер сәбәпче булуын билгеләп була.

Сарманда аеруча мөһим булып саналган тагы бер тарихи урынга тукталып китәм. Ул – Бакыр базы. Монда элек бакыр чыгарганнар, ә хәзер ул тау куышын хәтерләткән мәгарә рәвешендә. Аның эченә керә торган авызы бар, ә анда күп юллар тармакланып китә. Керүчеләр сөйләве буенча, аның юллары бик тә адаштыргыч, кайберләре хәтта күрше авылларга кадәр сузылган. Әлеге тау куышының атамасы  моңа кадәр нинди вазифа башкарган, шул эш төре белән бәйле рәвештә бирелгән.

ЧОКЫРЛАР

1.     Туктагол чокыры (Биредә Туктагол картның туплавы булган)

2.     Усаклы чокыр (Усак агачлары утыртылган булган)

3.     Иломәт чокыры (Сарманның су буена кадәр төшә)

4.     Кызлар уены чокыры ( Кызлар кичке уенга җыелганнар)

КУАКЛЫК

1.     Ак cыер куаклыгы (Адашып калган cыерны тапканнар, очистной янында)

БОЛЫННАР

1.     Даулы болын (Сабантуй җирендә)

2.     Сары алан ( Чүплек янында)

БАСУ

1.     Тугыз түбә басуы (9 авыл халкы печән чабарга килгән)

БАЗ

1.     Дегет базы (Бу урында урманнар булган, каен агачыннан дегет яндырганнар)

2.     Бакыр базы ( Бакыр чыгарганнар, Әхмәт тавында)

ТУГАЙЛАР

1.     Гайфи тугае (Гайфетдин еш килгән)

2.     Алексей тугае (Стахеевларның эшчесе Алексей булган)

7. Эргонимия – төрле оешма, учреждение атамасы булган ономастик  берәмлек. Мәсәлән: кибет исемнәре:”Бәхетле”,”Ләйсән”; фирма исемнәре.

8.  Топонимика термины ике мәгънәдә кулланыла: топонимнар җыелмасы һәм топонимнар турындагы өйрәтмә мәгънәләрендә. Топонимика ялгызлык исемнәре белән эш итүче ономастиканың бер өлеше санала. Топонимика грек теленнән алынган термин (topos-урын, җир; оnуmа-исем). Димәк, топоним ул—урын, җир атамалары, ягъни географик исемнәр дигән сүз.

Сарманда тарихи-истәлекле урыннарда санала торган урын ул - Бөек җиңүнең 50 еллыгы уңае белән төзелгән мемориал. Аны сарманлылар күптәннән Ленин бакчасы дип атап йөри. Сарман үзәгендә бердәнбер ял паркы бөек юлбашчыбызны хөрмәтләү йөзеннщн шул вакытлардан бирле элеге атама белән исемләнгәндер дип уйлыйм. Ул хәзер инде Ватан сагында торучыларның исемнәрен язылган мәрмәр такта, мәңгелек ут, ял мәйданчыгы һәм башка бик күп төрле корылмаларны үз эченә ала .

Сарманның үзәгендә урнашкан "Тәүфыйк” мәчете күпләрне үзенә тартып тора. Һәр көн аннан азан тавышы яңгырый, яше-карты намазга юнәлә. Мондый дини йорт булу әдәп-әхлак орыкларын таратуга зур этәргеч булып тора. Мәчетнең исеме, чыннан да, җисеменә туры килеп тора. Балалар һәм зурлар күңеленә бары тик тәүфыйк, мәрхәмәтлелек орлыклары чәчкән әлеге иман йортынабу атама бик тә урынлы итеп кушылган дип кенә әйтеп була.

9. Ойконимия торак, авыл, шәһәр исемнәрен туплый һәм аларны лингвистик, тарихи яктан өйрәнә. Казан, Чаллы, Әлмәт, Кушлавыч, Өчиле кебек топонимнар ойконимнар дип тә йөртелә.

        Сарманым! Аның инде гасыр ярымнан артык яше бар. Борынгы аучы бабаларыбыз бу төбәк урманнарына бәлки иртәрәк тә аяк басканнардыр. Бу нәүбәттән Бөек Ватан сугышы елларында бабама күрше бабайның сөйләгәннәре күңелгә уелып калган. Имәндәй нык бәдәнле, җор телле күрше бабайга ул чакта һич тә 85 яшь булган. Ул Сарман тарихын сөйләргә яраткан. Хыял канатларында "Әби патша” заманнарына алып киткән, серле бакыр базларына алып кергән. Ул чакта авылны калын урманнар каплап торган. Андагы киек җәнлекләр, шифалы үләннәр, кызарып пешкән җиләкләрне Тукай әйтмешли, күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык булган. Ул еш кына Сарманның бүгенгесен (үзе яшәгән чорны) теге заман картларына күрсәтәсе иде дип уфтана торган булган. Шәрәләнеп, вәхшиләрчә умырып, казгычланып бетерелгән җирләрне, тау башларын күрсә, кал дип тау хәтле байлык бирсәң дә, кире мәңгелек йортына китәрләр иде дип искә алган ул.

       Югары Әхмәт авылының "Кәслек” дип аталган үзәнендә, "Яшелчә тавы” дип йөртелгән тауда йөз яшәр имәннәр, алка яфраклы каеннар, зирек, өянке-таллар шаулаганын бабайлар сөйләгәннән генә түгел, үземнең хыялларымда да ишетәм. Аларның төпләрен әле сугыш елларында гына төпләгәннәр. Мин боларны ни өчен язам? Чөнки бабам ягыннан нәсел тамырым Югары Әхмәт авылы белән бәйле.

        Яшәештә бер генә нәрсә дә үз урынында гына тормый, үзгәрә, бер сыйфаттан икенчесенә күчә. Тик моны табигать кануннарын, иҗтимагый үсеш законнарына үрелдереп алып барырга кирәк. Киләчәк буынга җәрәхәтләр, авыртулар ясамыйча, исән-сау килеш тапшырырга кирәк. Кызганычка каршы, күп вакыт моның киресе башкарыла шул.

       Элек Сарман халкы суны  чишмәләрдән эчкән. Чишмә башларын карап торганнар, аның янәшәсендә, бер чакрымга кадәр, чүп-чар түкмәгәннәр. Чишмә башын, коеларны тәртиптә тотуны бабаларыбыз изге эш итеп караганнар. Еш кына аңа шул чыганакны  караган кешенең исемен биргәннәр. Сарманда «Дәүләтхуҗа”, "Мөхәммәди” чишмәләре, "Хәсән”, "Шәмси” коелары булу шуның белән бәйле. Бабаларыбыз Минзәлә елгасы буендагы бихисап чишмәләрнең авыл халкын гына түгел, бәлки Ык, Чулман, Идел, ниһаять, Каспий диңгезен тулыландырып һәм сафландырып торуын аңлаганнар.

       Әлеге чишмәләрнең хәзер инде берсе дә юк. Безнең миһербансызлык, имансызлык микроблары чебен кебек үрчеп, изге мирасны юкка чыгарды. Кайсысын караучы калмаган, ә кайберсенә чүп-чар, йөге-йөге белән тирес түгелгән. Бабайлардан шундый әйтем килгән: начар үрнәк, начар гадәт бер кешедән икенчесенә тизрәк иярә. Алар сүзенең раслыгы һәр адымда чагыла.

 

 

 

 

 

 

 

Категория: Сарман районы атамалары | Добавил: Раушания
Просмотров: 4562 | Загрузок: 0 | Комментарии: 6 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 hores5757  
0
Good internet site https://emag220.ru/

Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz