Суббота, 27.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Авылларыбыз тарихы

Тарлау авылы тарихы
22.12.2011, 13:44

        Минем максатым – туган ягымның  тарихын, табигатен, халкын өйрәнү аша кешелекле һәм зәвыклы булып үсү. Төрле тарихи истәлекләрне өйрәнеп, мин авылым турында шактый материал тупладым.                                                          

1996нчы елда Дими-Тарлау авылына татарлар килеп урнаша башлауга 250 ел тулган. Авылдашыбыз Ногман ага Яһудин язмаларына караганда, 1746нчы елда хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылыннан бирегә 7 гаилә килеп урнаша. Беренче килгән кеше Мөхәммәтрәхим Туктамышев (Яһудиннәр бабасы) була. Соңыннан инде ул үзенең таныш-белешләрен, туган-тумачаларын да үз янына чакыра, күрәсең. Бүген дә авылыбызда яшәүче Яһудин, Мофаздалов,Галиевлар үзләрен Салагыштан килүчеләр нәселеннән дип саныйлар.

Аңа кадәр бу кешеләргә җир Мортыштамагыннан бирелсә дә, алар анда калмыйлар, монда киләләр дигән риваять тә бар. әле тагын Каташ-Каран һәм Азалак авылына да Салагыштан килүчеләр булган. Болары бу авыл тарихында язылган.

Еш кына "Нәрсә соң ул Дими-Тарлау?" – дип сорыйлар. Әле 1973нче елда профессор Гомәр Саттаров бу авыл тарлавыкка урнашкан һәм аңа Тарлау дигән фикер язган иде. Чынбарлыкта исә безнең авылда бернинди тарлавык юк. Дамир Гарифуллин язганча, ул имеш Дөмәй Тарлавы, ягъни Дөмәй исемле старшинаның ат асрау урыны булган.

Авылдашыбыз Нәкыйп абый Борһановның мәтбугатта чыккан язмасына күз салсак, бу авылга Демид Орлов нигез салган булып чыга.

Ә Әнәс Миннегалиев фикеренчә, бу авылга нигез салучылар чирмешләр (хәзерге марилар) булган һәм аларның өлкәнрәгеме, баемы Димитрий булып, тора-бара Димит-Дими формасында кыскартылган.

Безнең авылда да "Чирмеш зираты” дигән урын бар. Мал-туар чирләсә, шул зиратны әйләндерсәң, мал-туар терелә, имеш. Бу риваять бездә яши һәм дәвам итә.

Инде дә Димиткә килсәк, Ногъман Яһудин язганча, әле 1746нчы елда Димит исән була, соңыннан: "Мөселманнар күбәйде”,-  дип авылдан киткән имеш.

Йомгак ясап, "Дими-Тарлау-Димитнең мал (туары) утары көтүлеге булгандыр диясе килә. Бу утар (тарлау) авылыбызның Сарман ягында, Сәйфетдинов, Фазуллин, Шәфигуллиннар бакчасы урынында булган, диләр. Әле дә аларның бакчасын тирәнрәк сөрсәң, калын тирес катламы чыга, ди тракторист  Рәмзи Корбанов. Әлеге авыл исемен 1773нче елгы тарихи документта очратырга мөмкин.

1889нчы елларда безнең авылга Иске Әхмәт типтәрләренең күпләп килүе билгеле. Әле дә Җамалетдинов, Нәбиуллин, Зиннәтуллин, Харисов, Хөснимәрдәнов, Нуртдиновлар үзләрен әхмәтлеләр дип саныйлар.

1893нче елда исә Башкортстанның Бишкурай авылыннан байтак кына башкортлар килә. Алар башлап нигез коручыларны да, соңыннан килүче типтәрләрне дә инешнең Петровка ягына куып чыгаралар. Шулай итеп авылда ике төрле халык: башкортлар һәм типтәрләр яши башлый һәм

ыгы-зыгыга, чуалышларга юл ачыла. Әле 1940нчы елга кадәр дә бер як халкы белән икенче яклар берсен-берсен үртәшү кебек гадәт сакланган.

Авылдагы халык саны мәгълүмате.

1761-1767нчы елга кадәр уздырылган III ревизиядә 49 ир-ат (типтәр-бубыл)

1781-1792 – Iv рев. 47 ир-ат (типтәр-бубыл)

1794-1795 – v рев. 54 ир-ат, 58 хатын-кыз, 1870нче ел. 268 ир-ат, 268 хатын-кыз булган булса, гасыр башына 1065 кеше, ә инде 1921нче елда авылда 1500 кеше булуы мәгълүм. 1921нче елгы Идел буендагы зур ачлык безнең авылга бик зур үлем китерә, бу елда якынча 1000ләп кеше вафат була.

1928нче елда исә исән калганнардан да 40 хуҗалык Сәях авылына күчәләр. Дими-Тарлау җирләре еракка Николаевка тирәләренә үз җәелгән була. Эшкә бару-кайту күп вакыт сорый.

Яңа авыл корырга кирәк дип саныйлар. Документлар артыннан Сәяхетдин Борһанов йөри һәм авылны Сәях поселкасы дип, кайберәүләр "Яңа Тарлау” дип атыйлар. 1941-1945нче ел. Бөек Ватан сугышында 100ләп кеше катнаша.Бу дә халык санын киметүгә китерә. Авылыбыз халкы һаман-һаман азая бара. 1967нче елда 12ләп хуҗалык Сарман һәм Яңа Әхмәткә күчә. Сармандагы халык телендә йөртелүче Тарлау урамы шул еллардан яши.

Авылыбызда колхоз 1930нчы елда оеша. Аның беренче рәисе Маликов Сабур була. Аннан соң күп-күп алышынулар булып, 1941-1945нче елгы сугыш азагына 21 яшьлек Хафаза Гәрәева эшли. Ул бу вазифаны 1946нчы елда фронтовик Нурулла Төхвәтуллинга тапшыра.

Авыл аерым колхоз булып ("хезмәт” колхозы) 1958нче елга кадәр яши. Аннан соң ул Сарман, Яңа Әхмәт, Иске Әлмәт авыллары белән кушыла. Инде 1966нчы елда авылыбыз Петровка совхозының бер бүлекчәсе итеп калдырылды һәм хәзер дә шул рәвештә көн күрә.

Авыл бик зур булган. 3 мәхәллә, 3 мәчет эшләп торган. Бу мәчетләр каршында мәдрәсәләр дә булган. Мулла булып үзебезнең авылныкылар да, читтән килгәннәр дә эшләве билгеле. Ә бу муллаларның берсе Сәгыйдь бине Габделҗәлил бине Заһит Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләренә дә кереп калган.

Иң озак эшләгән муллаларның берсе Шарифулла бине Хәбибулла. Аның оныклары хәзер дә авылда яшиләр әле.(Фазуллиннар)

Мәчет манаралары 1939нчы елда киселгән. III мәхәллә мәчетен сүттеләр. Аның урынына яңа мәчет салдылар. Элек ул мәктәп, балалар бакчасы булып торды. Бу мәктәптә Нурмый апа, Маликова Сәлимә апа, Сахапов Мирсәет абый, Фәйзелхак Искәндәровлар эшләде. Иң озак эшләгәне Мирсәет абый булды. 25 елдан артык белем бирде.

Авылыбызның өлкән кешеләре, бигрәк тә Әнәс абый Миннегалиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керттеләр. Авылыбызның тарихи истәлекле урыннары күп. Шулар турында язып китәсем килә.

Айтуган сызасы . Айтуган – бу урын үзенә күрә риваятьләр белән бәйләнгән

 1. Имеш, ике туган печәнгә баралар. Печән төягәннән соң берсе югарыга бастырык эләктерергә менә. Бастырыкны бастырган вакытта бау өзелеп китә, бастырык бер туганны бәреп төшерә, җан тәслим кыла. Үләр алдыннан "Ай, туган”, - дип кенә әйтә алган.

2. Имеш, ике туган сыер сатканнар. Базардан кайтканда туганнар акча бүлешә алмыйча, берсен-берсе үтерә. Үләр чиктә: ”Әй, туган!”- диеп кенә әйтеп өлгерә, үлә.

3.Бу тирәләрдә элек тә сазлык була, хәзер дә сазламык. Берәү баткан һәм кычкыра икән: ”Әй, туган,коткар!”-дип.

4. Сазлык суында яңа ай ялтырап күренгән. Берәү гаҗәпләнеп:”Ай туган, ай туган!”- дигән имеш.

Әхмәтҗан күле. Ишем тавы белән Дими Тарлау җирендә күл. Имеш бу күлдә Дими Тарлау кешесе Әхмәтҗан үрдәк ата торган булган.

Олы әрәмә. Илексаз белән Дими Тарлау арасындагы әрәмә-таллык. Кешеләре каен себеркесен дә шуннан җыялар. Балан да, шомырт та, кызыл карлыган да, бөрлегән һәм балтырган һ.б. ашый торган бик күп үсемлек үсә анда. Төрле колхозлар һәм районның бик күп оешмалары җәй көне аннан терлек азыгы хәзерлиләр: себерке бәйлиләр, кычыткан уралар.

Карлыганлы куак- Олы әрәмә тирәләрендә булган урыннар. Бүгенге көндә бу исемнәр кулланылмый да, картлар телендә генә калган.

Җиләкле күл – булган. Ул "Бүләк” басуы уртасында булган булса кирәк. Урман киселгәч, бу күл дә кипкән. Бүгенге көндә бу басуда шактый зур үзәнлек бар. Байтак вакыт тора.Чәчүне дә бу үзәнлектә соң гына чәчәләр.

Илҗә урманы – Француз урманы – дип тә йөртәләр. Стахеев дигән алпавытның леснигын Илья исеме белән йөрткән булсалар кирәк. Авылдан көнбатышка, Күктау белән Дими Тарлау арасында урнашкан урман. Борынгы урманнарның дәвамы. Нарат Астына кадәр сузыла.

Илҗә - Илья француз булган диләр.1812 елгы сугышта пленга элеккән французлар нәселеннән булгандыр күрәсең.

Минем уйлавымча, туган нигезгә, төбәккә, ата-аналарга, халыкка, аның гореф-гадәтләренә ихтирам – тарихны өйрәнүгә омтылыш ул.

   Кеп-кечкенә туган авылым,

Сине күреп күңелем шатланды,

 Халкың әйбәт синең, шуңа авыр

                                                                            Елларда да нигезең сакланды.

                                                                            Дими-Тарлау гөрләп яши икән

 Йолкынмаган, димәк, тамыры...

                      Рәшидә Фәртдинова.

Эшемдә Сарман төбәгенә, Дими – Тарлау авылына багышланган төрле мәгълүматларны кулландым. Алар белән танышу төбәк халкына гына түгел, ә бәлки милләтебезгә булган хөрмәтне арттырды. Тарихи хәбәрләрнең әһәмияте авылым тарихы белән генә чикләнмичә, бөтен бер милләт тарихына караган чыганакка әйләнде. Үз халкың, туган илең белән горурлану хисе дә әнә шулай чал тарихны белүдән туадыр, минемчә. Эшемдә максатыма ирештем, дип уйлыйм. Алга таба да авылым турында материаллар җыярга исәплим.  Шуның аркылы үземнең дә зыялы, игелекле, зәвыклы буласым килә.

 

 

Категория: Авылларыбыз тарихы | Добавил: Админ
Просмотров: 2973 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz