Сездә ничектер, ә менә бездә Яңа ел бәйрәме алдыннан кар сыннары ясау матур традициягә әйләнеп китте. Мәктәп укычылары да, оешма җитәкчеләре дә бик теләп әлеге чарада катнашалар. Дөрес, быел һава шартлары гына бераз уңайсызлык тудырды: көннәр кинәт җылытып җибәреп, буяуларыбыз ямьсезләнде. Ләкин бу кытыршылык районыдашларыбыз күңеленә тәэсир итмәде: кәефләребез күтәренке, күңелләребез көр иде. Без ясаган кар сыннарын күрәсегез килеп киттеме? Рәхим итегез!
|