Пятница, 19.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2014 » Январь » 11
Сездә ничектер, ә менә бездә Яңа ел бәйрәме алдыннан кар сыннары ясау матур традициягә әйләнеп китте. Мәктәп укычылары да, оешма җитәкчеләре дә бик теләп әлеге чарада катнашалар. Дөрес, быел һава шартлары гына бераз уңайсызлык тудырды: көннәр кинәт җылытып җибәреп, буяуларыбыз ямьсезләнде. Ләкин бу кытыршылык районыдашларыбыз күңеленә тәэсир итмәде: кәефләребез күтәренке, күңелләребез көр иде. Без ясаган кар сыннарын күрәсегез килеп киттеме? Рәхим итегез!

Просмотров: 962 | Добавил: Админ | Дата: 11.01.2014 | Комментарии (0)

Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Кыш Бабай остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс узды. Аны Яр Чаллы шәһәре рәссамнар берләшмәсе әгъзалары Илһам һәм Светлана Дияровлар үткәрделәр. Кыш Бабай остаханәсендә олысы да, кечкенәсе дә "Могҗизалар илендә" дип аталган күргәзмә белән таныштылар, чүлмәк ясау җайланмасында төрле әйберләр ясадылар, аларны бизәкләделәр һәм үзләренә истәлеккә алдылар. Әлеге чара "Комнан могҗизалар" проекты кысаларында үтте. Музейга аны үткәрергә Сарман гимназиясе ярдәм итте.


 

Просмотров: 840 | Добавил: Админ | Дата: 11.01.2014 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz