"Читтә кала алмамын”
Синдә яшьлек язларым,
Синдә – башлап язганым.
Уйларымны гел тартасың,
Ахры, тартып кайтартасың,
Читтә кала алмамын,
Сарманым!” – дип язган якташыбыз – СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрә Клара Булатова.
Чыннан да, Клара апабыз туган ягы белән элемтәсен өзми:
һәрвакыт якташларының хәлләре белән кызыксынып тора,
очрашуларга кайта. 16 гыйнварда "Сарман"
кинотеатрында ул өлкәннәр һәм укучылар белән очрашты.
Якташларына ул иҗаты турында сөйләсә, укучылар аның
шигырьләрен укыдылар, Раилә Асанова, Риф Вәлиев шагыйрә сүзләренә язылган җырларны башкардылар, Илгизә Сәлахова шагыйрәнең берничә шигырен укып үтте. Валентин Кузьмин
исә очрашуга "күчтәнәч” белән килгән – үзе язган җырларны
бүләк итте. Очрашуда катнашучылар район үзәк китапханәсе
хезмәткәрләре шагыйрә иҗатына багышлап төзегән китап
күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Үзәкләштерелгән
китапханәләр системасы директоры Роза Гайфуллина,
шагыйрәгә иҗаты өчен рәхмәт белдереп, очрашу истәлеге
тапшырды. Район ветераннар советының мәдәни эшләр буенча
җитәкчесе Нурсинә Хәйруллина мондый очрашуларның дәвамлы булачагын әйтте.
Әлмәт муниципаль институты инде берничә ел рәттән Клара
Булатова премиясенә конкурс үткәрә. Анда фәнни эшләре,
үзләре иҗат иткән шигырьләре белән район укучылары да актив
катнаша. Шагыйрә, башка китаплары белән бергә, очрашуга шул
эшләр кертелгән җыентыкны да алып килгән иде.
Якташыбыз быел үзен Габдулла Тукай премиясенә
тәкъдим итүен дә хәбәр итте. Гомер буе халкына хезмәт иткән,
42 китап авторы Клара апабыз бу хөрмәткә, әлбәттә, лаек. Аңа
уңышлар телибез һәм яңа очрашулар көтеп калабыз. Очрашу мизгелләрен сез түбәндәге сылтама буенча кереп карый аласыз: http://sarmanyaq.ucoz.ru/photo/klara_bulatova_bel_n_ochrashu_2014/12
|