"Читтә кала алмамын”
Синдә яшьлек язларым,
Синдә – башлап язганым.
Уйларымны гел тартасың,
Ахры, тартып кайтартасың,
Читтә кала алмамын,
Сарманым!” – дип язган якташыбыз – СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты шагыйрә Клара Булатова.
Чыннан да, Клара апабыз туган ягы белән элемтәсен өзми:
һәрвакыт якташларының хәлләре белән кызыксынып тора,
очрашуларга кайта. 16 гыйнварда "Сарман"
кинотеатрында ул өлкәннәр һәм укучылар белән очрашты.
Якташларына ул иҗаты турында сөйләсә, укучылар аның
шигырьләрен укыдылар, Раилә Асанова, Риф Вәлиев шагыйрә сүзләренә язылган җырларны башкардылар, Илгизә Сәлахова шагыйрәнең берничә шигырен укып үтте.
...
Тулырак укырга