Среда, 24.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Архив материалов
« 1 2 ... 7 8 9
4 ноябрьдә без - Халыклар бердәмлеге, 6 нчы ноябрьдә Татарстан Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез. Аларның тарихы әллә ни зур булмаса да, киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылып өлгерде инде. Бу уңайдан мин муниципаль район башлыгы Н.Закировның сүзләрен җиткерәм. "Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе көннәре белән тәбрик итәм. Мондый бәйрәмнәр безгә бик кирәк. Алар халыкларны берләштерә, аларны имин, тыныч көннәр хакына тырыш хезмәт итәргә, матур тормыш алып барырга чакыра. Бердәм булсак кына, ... Тулырак укырга
Просмотров: 633 | Добавил: Админ | Дата: 05.11.2011 | Комментарии (0)

6 нчы ноябрьдә - Гает бәйрәме. Бу көнне мәчетләрдә олы гамәлләр башкарыла. Сарманның ике мәчетендә дә иртәнге сәгать 7 дә мөселман кардәшләрне намазга көтәләр. 7 сәгать 30 минутта - гает вәгазе, 8 сәгать 30 минутта гает намазы укыла. Яңа мәчеттә көндезге сәгать 2 дә корбан итеннән авыз итәргә килегез. Анда балалар чыгышлары да булачак.
Просмотров: 772 | Добавил: Админ | Дата: 05.11.2011 | Комментарии (0)

Изге корбан бәйрәме мөселман кардәшләрне үзенә җыя. Корбан бәйрәме - мөселман дөньясында иң күренеклеләрдән санала. Ул кешеләрне яхшы гамәлләргә, изгелек кылырга, Аллаһыга якынаерга чакыра. Шунысы куанывчлы: дини гореф-гадәтләребезгә яшьләр дә бик теләп тартыла, иман юлына басаа. Бу көнне мәчетләр тулып, анда кеше күңелен сафландыра торган вәгазьләр яңгырап торсын. Бәйрәм белән, дин кардәшләр!
Просмотров: 785 | Добавил: Админ | Дата: 05.11.2011 | Комментарии (0)

10 нчы ноябрьдә район үзәгендәге яшьләр-балалар спорт мәктәбендә ветераннар арасында шашка, шахмат, дартс буенча ярышлар була. Ул иртәнге сәгать 9 да башлана. Ярышларга рәхим итегез.
Просмотров: 1177 | Добавил: Админ | Дата: 02.11.2011 | Комментарии (0)

Республикада социаль, мәдәни проектлар конкурсы бара. Аның быелгысына 500 дән артын эш тәкъдим ителде. Безнең Сарман районыннан да, төрле номинацияләрдә катнашучылар булды. Шушы көннәрдә Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә бәйгегә йомгак ясалды. Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Дания Кәшипова әзерләп җибәргән "Игәнә" : традиция һәм гореф-гадәтләр - гасырлар аша" дигән проект 135 эш арасында "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә җиңүче булды. Бу проект районда керәшен татарлары фольклоры үсешен күз алдында тота.
Просмотров: 605 | Добавил: Админ | Дата: 01.11.2011 | Комментарии (0)

1-5 6-10 ... 31-35 36-40 41-45
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz