4 ноябрьдә без - Халыклар бердәмлеге, 6 нчы ноябрьдә Татарстан Конституциясе көннәрен билгеләп үтәбез. Аларның тарихы әллә ни зур булмаса да, киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылып өлгерде инде. Бу уңайдан мин муниципаль район башлыгы Н.Закировның сүзләрен җиткерәм. "Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге, Татарстан Конституциясе көннәре белән тәбрик итәм. Мондый бәйрәмнәр безгә бик кирәк. Алар халыкларны берләштерә, аларны имин, тыныч көннәр хакына тырыш хезмәт итәргә, матур тормыш алып барырга чакыра. Бердәм булсак кына, без теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, ил алдындагы бурычларны үтәрбез. Республика Конституциясенең һәр матдәсе кеше тормышын яхшыртуга, аның хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Төп документыбыз ярдәмендә без төрле тармакларда матур нәтиҗәләргә ирештек, ил, дөнья алдында танылдык. Бәйрәмнәр күңелле, матур үтсен, һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет, зур уңышлар телим!"
|