Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2013 » Июнь » 22 » Универсиада уты - бездә!
13:26
Универсиада уты - бездә!
XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары Татарстан буенча үзенең хәрәкәтен дәвам итә. Бүген Универсиада -2013 уты Сарманга килеп җитте. Сарман аграр көллияте тулай торагы бинасы янына эстафетага старт бирелү тантанасына сарманлылар, оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, мәртәбәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм, әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйганың төп геройлары - факел йөртүчеләр җыелган. Бәйрәм рухы өстәп, Юнилар күңелләрне күтәреп йөри.  Безгә Универсиада уты Әлмәт шәһәреннән килде. Утны саклаучыларны сарманлылар зур алкышлар белән каршы алдылар. Аларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, ТР буенча Табигатьтне саклау өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм   Сәлахетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, спорт ветераны, чаңгы буенча район, республика җиңүчесе, Бөтенрәсәй ярышлары катнашучысы Нәфис Мәхмуров сәламләделәр. Эстафета 11 этапта үтте. Иң соңгысын  район башлыгы Нәфис Закиров төгәлләде. Тантана Ял паркында дәвам итте. Барлык факел йөртүчеләр сәхнә түренә үттеләр, Нәфис Касыймовичның сәламләвеннән соң, символик факел тапшырылды. Универсиада-2013 уты Мөслимгә юл алды. Тарихка кереп калучы әлеге зур вакыйганың шаһитлары булуыбыз белән без чиксез горурланабыз. Тамаша вакытында төшерелгән фотоларны фотоальбомнар бүлегенең универсиада  дип исемләнгән папкадан карый алсыз.
Просмотров: 763 | Добавил: Админ | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz