Пятница, 26.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2013 » Сентябрь » 22 » Сарманда чемпионнар кою остасы яши
17:31
Сарманда чемпионнар кою остасы яши

Укытучы булса, шундый булсын: сокланырлык, хөрмәтләрлек, аның белән горурланырлык, аны һәрчак искә алырлык. Шундый укытучы дип мин Сарман урта мәктәбендә утыз биш елдан артык физик тәрбия дәресләрен алып баручы, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән яраткан мөгаллимебез Сафин Фәрит Газыйм улын атар идем.  Укытучы һөнәренә хас булырга тиешле яхшы сыйфатларның барысын да үзендә җыйган кадерле укытучым ул минем. Аның кебек мөгаллимнәр, мөгаен, йөз елга бер генә туалардыр, әле аны алыштырырдайлар юктыр кебек. Ул –хезмәтенә чын-чынлап гашыйк, көнне-төнне, алны-ялны белми, мәктәптән кайтып керми торган, укучылар өчен барысын да эшләргә әзер булган укытучы. Укучылар арасында уздырылучы спартакиадаларда беренчелекне менә утыз биш ел инде безнең мәктәпнең яшь спортчылары кулдан ычкындырмый икән, бу – Фәрит абыйның зур тырышлыгы, көч куюы, казанышы. Күпме укучыда спортка мәхәббәт уяткан, күпмеләрдә спортчы талантын ачкан, күпмеләрне чемпион дәрәҗәсенә күтәргән ул! Аларны түзем, сабыр, нык булырга өйрәткән. Фәрит абый беркайчан да тавышын күтәрмәс, ямьсез-дорфа кыланмас. Ул – сизгер психолог та, киңәшче дә, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер иптәш тә. Фикерен дөрес җиткерә белүе, турылыгы, гомумән, эчке матурлыгы белән үзенә тартып тора ул. Укытучы иртән сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр – спортзалда, спорт мәйданчыгында, чаңгы үзәгендә укучылары белән бергә. Укучылары арасында  аның һөнәрен сайлаучылар да күп. Ә күп укучылары, төрле тармакларда хезмәт куйсалар да, һаман да җиңел атлетика, чаңгы, волейбол, баскетбол ярышларында теләп катнашалар. Миндә  дә спортка мәхәббәтне Фәрит абый тәрбияләде. Аның киңәшләре, инде ничә еллар үтсә дә, истән чыкмый, һәм бүгенге тормышта да әледән-әле шуларга таянам. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл, дигән әйтемне үз девизы итеп алган тырыш, булган укытучыбызның гаиләсе дә  – күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше, үзе кебек үк мөгаллимә Рәзинә апа белән матур тормыш корган, берсеннән-берсе акыллы балалар – Айрат белән Дилбәрне үстергән кеше ул Фәрит абый. Мәртәбәле укытучы, ир-егет үрнәге, таң калып сөйләрлек яхшы күңелле кеше булган Фәрит абый алдында, рәхмәтемне әйтеп, баш иям. Алдагы гомер юлы да бары тик шатлыклардан гына торсын, бәхете янәшәсендә йөрсен. Ул безгә һәрвакыт кирәк. Ул булгач, һәрчак рәхәт .

Просмотров: 729 | Добавил: Админ | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz