Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 27 » Әниләр көне белән!
13:37
Әниләр көне белән!
27 нче ноябрь - Аналар көне. Бәйрәм уңаеннан һәркем  кадерле кешесенә иң изге теләкләрен юллый, аңа озын гомер, исәнлек-саулык тели. Район башлыгы Нәфис Закиров та барлык әниләрне бәйрәм белән котлый. "Без ноябрь ахырында иң күңелле, иң җылы бәйрәмнәрнең берсен - Аналар көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Мин барлык әниләрне - авыр сугыш елларында ир-атлар белән бергә тормыш йөген тартканнарны, катлаулы заман авырлыгыннан курыкмыйча, сабыйларга гомер бүләк иткәннәрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Аларга озын гомер, имин көннәр, балаларының куанычларын гына күреп яшәүләрен телим. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур, үзегез һәрчак бәхетле булыгыз, кадерле Әниләр!" -диелгән аның котлау хатында.
Просмотров: 1545 | Добавил: Админ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz