Суббота, 27.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Декабрь » 12 » Юбилеегыз белән, Шәйхелмәрдән абый
12:05
Юбилеегыз белән, Шәйхелмәрдән абый

Шәйхелмәрдән Ризатдинов - районыбыз шигырь сөючеләре арасында үз укучыларын тапкан шигъри күңелле кеше. Ул 1941 нче елда Зур Нөркәй авылында туа. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, Орлов шәһәре өчен барган сугышларда һәлак була. Сигез айлык булганда, әнисе, бер апасы, бер абыйсы кан чиреннән вафат була. Соңыннан аның әтисенең бертуганының хатыны Хәмдия апа үзенә ала. Кешелеәр кан чиреннән күпләп кырылган ул авыр елларда Хәмдия апаның да сигез баласының җидесе гүргә керә. Киң күңелле хатын үзенә дүрт ятимне сыендыра.  Еллар авырлыгы үзенекен итә. Биредә ике яшькә кадәр яшәгәч, Шәйхелмәрдәнне балалар йортына бирәләр. Ә алты яшьлек вакытта   аны Кече Дөреш авылыннан баласыз Таип абый белән Нуриәсма апа балалыкка алалар. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Ш.Ризатдинов колхозда эшли, мезанизатор курсларын тәмамлый, КамАЗны төзешә, аннан кабат Сарманга кайта. Тормыш иптәшеГөлүсә апа белән өч бала үстерәләр. Бүгенге көндә Шәйхелмәрдән Ризатдинов Яңа Әхмәт авылында яши. Күп еллардан бирле шигырьләр яза. 7 нче декабрьдә аның - 70 яшьлек юбилее. Аны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, килер көннәренең матур булуын телибез.
Просмотров: 670 | Добавил: Админ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz