Якташ шагыйрәбез Клара Булатова исеме республиканың гына түгел, Рәсәйнең күпчелек урыннарында билгеледер. Быел әле ул Тукай премиясенә дәгъва кылучыларның берсе дә. Әлегә кадәр премия кемгә булачагы билгеле түгел, ә менә шагыйрәнең үзенең премиясенә лаек булучылар инде ачыкланды. Быел беренче тапкыр Әлмәт муниципаль хезмәт күрсәтү интитутында Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булып үтте. Бу мәртбәле бүләккә ия булыр өчен, укучылар үзләрен я шигырь, я проза, я драма өлкәсендә сәләтле булуларын күрсәтергә тиешләр иде. Һәм менә 4 апрель көнне иң-иңнәр бүләкләү тантанасына җыелды. Дулкынландыргыч мизгелләр, билгесезлек, өмет тулы күзләр... Көтеп утыручылар өчен озакка сузылган тынлыктан соң, лауреатлар исемлеге аталды. Куандырганы шул: Клара Булатованың 1 дәрәҗәдәге премиясенә лаек булучы үзебезнең Сарман кызы Сарман гимназиясенең 5 нче сыйныф кызы Ләйсән Мәтҗанова иде. Яшь шагыйрә бу бүләккә үзенең "Туган тел", "Үз өемдә - үз көем" шигырьләре өчен лаек булды. Ләйсән өчен бу - иң зур җиңү. Ләкин мондый өметле укучылар тагы да зуррак үрләр яулар дигән өмет бар. Ә Клара апа исә, үзе дә тиешле дәрәҗәгә, Тукай бүләген алу бәхетенә ирешсен иде дигән теләктә калам.
|