Пятница, 19.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2011 » Ноябрь » 15 » Җиңү дәрте белән янсаң...
16:11
Җиңү дәрте белән янсаң...

Сарманның "Ялкын" картинг клубы командасы "ТАИФ-НК" кубогына ярышлардан җиңү белән кайтты. Ярышлар 23 нче октябрьдә Кама Аланында узды. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында уздырылган бу республика ярышларын "ТАИФ-НК"ААҖ һәм "Салават" җыр театры оештырды һәм финанслады. Кама Аланына республиканың барлык шәһәр, районнарыннан диярлек техника җене кагылган, тизлек яратучы, терсәктән майга батып үз картларын ремонтлаучы һәм җиңү дәрте белән янучы малайлар, егетләр җыелган иде. Гомуми нәтиҗәләр чыгарганнан соң, безнең команданың, 261 очко җыеп, 1 нче урынга чыгуы билгеле булды. Икенче урында, 207 очко белән, Кама Аланы, өченчедә - 156 очко җыйган Түбән Кама командасы. Җиңүчеләргә кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне  үзе дә автоузышларда җиңүләр яулаган  халык артисты Салават Фәтхетдинов кулыннан алдылар. АФӘРИН, Булдырасыз!
Просмотров: 593 | Добавил: Админ | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz