5 нче сентябрь көнн, район үзәгендәге ял паркында (Ленин бакчасы) Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, оешмалар вәкилләре илебез азатлыгы өчен яуларда башларын салганнар истәлегенэ куелган монументка тәкыялар салдылар. Соңыннан бәйрәм ял паркында дәвам итте. Бу көнне төзекләндерү эшләреннән соң паркның ачылуы игълан ителде. Мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать осталары зур концерт куйдылар, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды, уеннар уздырылды, сәүдә нокталары эшләде.