31 нче декабрь кичендә Шәрләрәмә авылында коточкыч фаҗига
булды. Шәйгарданов Илгизнең өендә янгын чыкты. Илгизнең хатыны Зиләнең, аларның
кызлары - 8 яшьлек Регина, әле яңа гына туган Зәринә, Зиләнең абыйсы Алназның
гомерләре өзелде. Шәйгарданов Илгиз , пешүдән авыр тән җәрәһәтләре алып,
бүгенге көндә Чаллы шифаханәсендә ята. Аларның күп көч түгеп, тырышып җиткергән
йортлары да янып, юкка чыкты. Шәйгардановларга килгән бу олы кайгыга битараф
булмаган кешеләр! Сезне мөмкинлегегездән чыгып, әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтергә
чакырам. Матди ярдәмне Шәрләрәмә авылына - Шәйгардановларның әти-әнисенә илтеп
бирергә дә, банк аша да күчерергә була. Реквизитлар: БИК 049205603, КОР. СЧЕТ:
30101810600000000603, ИНН 7707083893, БАНК ОСБ БАНК: ТАТАРСТАН №8610 г.Казань,
лицевой счет №4207810062380007514/48. Шайгарданов Ильгиз Равилович.