Бу көннәрдә районыбызның барлык мәктәп һәм оешмалары да кар сыннары ясау белән мәшгуль булды. Алар берсеннән-берсе матур килеп чыкса да, күңелне бер сорау борчый: Тукай елында нигә Тукай әкиятләренең геройларын ясамаска соң? Районыбызның тематикасы "Маша и медведь" һ.б. рус әкиятләренә нигезләнгән. Кем белә, бәлки алга таба татар халык әкиятләренең геройларын да ясарга туры килер?.. Бәлки, ниһаять, үзебезнең милли геройларыбызны да үз итә башларбыз? Ә хәзергә мин сезгә кар сыннарын карап үтәргә тәкъдим итәм.