Пятница, 26.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2012 » Август » 1 » Ришат бәете
17:43
Ришат бәете
Дими Тарлау авылында яшәгән Ришат Ризатдиновның 1995 нче елның 11 нче июнендә гомере өзелгән. Аңа нибары 22 яшь булган. Аның истәлегенә әнисе Сәвия апа бәет язган.
"Бисмиллаһи” диеп башлыйм
Бу бәетнең башларын;
Җәйнең ямьле бер көнендә
Гүргә керде башларың.
Якын дустың армиядән
Кайткан иде ул көнне;
Ял итәргә алып китте
Дус-ишләрең үзеңне.
Эштән кайтып юындың   да,
Өстәл буена килдең;
Мотоцикл кычкырткач,
Өйдән чыгып йөгердең.
Әзерләгән ашларымны
Кабып та карамадың;
Исән килеш өебезгә
Кайтып җитә алмадың.
Артларыңнан карап калдым –
Булган икән соңгысы;
Язмышыма язылган
Күрү бала кайгысын.
Нарат Асты елгасының
Сулары тирән икән:
Сикереп суларга кергәч,
Авызыңа су тулган.
Дус-ишләрең карап торган,
Коткармаган үзеңне;
Агымсулар тартып алган,
Өзеп, яшь гомереңне.
Киемеңне алып кайтып,
Тоттырдылар кулыма.
Күзем алмый карап тордым
Синең кайтыр юлыңа.
Нарат Асты ярларын
Кабат-кабат урадым;
Су төбендә өч көн яттың,
Үксеп-үксеп еладым.
Бергә булган иптәшләрең
Ярдәм кулын сузмаган;
Нигә сиңа озак яшәү
Ак дөньяда язмаган.
Өч көн судан эзләделәр,
Улым, синең үзеңне;
Су агызгач, таптылар
Ләмгә баткан гәүдәңне.
Үлемнәрең булган икән
Синең агымсуларда;
Рәсемеңне алып карыйм
Бик сагынган чакларда.
Әллә су сине тарттымы,
Ник сикердең суларга?
Кайчагында барып карыйм
Аккан агымсуларга.
Аяк басып йөргән эзең
Күптән инде юылган;
Тугач та куелган исемең
Йөрәгемә уелган.
Матур иде нурлы йөзең,
Зәңгәр иде күзләрең;
Мәңгелеккә йомылды шул
Күк йөзедәй күзләрең.
Минем кайнар күз яшьләрем
Тамдылар кабереңә;
Син бит минем йөрәк парәм,
Онытмамын гомергә.
Тыныч йокла кабереңдә,
Без сине онытмабыз;
Кабереңә эзебезне
Беркайчан суытмабыз.
 
Просмотров: 675 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz