Пятница, 26.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » 2012 » Август » 1 » Ландыш бәете
17:47
Ландыш бәете
2012 нче елның 9 нчы июлендә Казан-Оренбург трассасының 270 нче километрында булган юл һәлакәте безнең арабыздан Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Ландыш Азат кызын мәңгелеккә алып китте. Сине сагынып, юксынып, дустың, авылдашың Ильмира Ягафарова (Хаҗиева) бәет чыгарган
Бисмилламны әйтеп башлыйм 
Бу бәетнең башларын; 
Бәгырькәем, Ландышкаем,
Сиңа дип багышладым.
Туган көнең булып узды
Ямьле жәй айларында;
Уздырырбыз аны, - дидең, -
Вакыт җитәр барсына.
Чәчкә кебек яшь чагыбыз, 
Әле яши башладык;
Дөнья куып алданмадык, 
Булганына куандык
Кечкенәдән бергә үстек,
Әниләрне тыңладык. 
Җиз кыңгырау чыңлаганда, 
Якты уйлар уйладык. 
Бөгелмә юлын таптадык, 
Килеп эшкә урнашкач; 
Туганнардай якын булдык, 
Авылдаш кызлар булгач.
Чын дус була белдең бит син 
Миңа авыр чагымда: 
Балаларым, сине сөеп, 
Назлап, көтеп алдылар. 
– Карт, - диеп эндәшер идең 
Ягымлы тавыш белән; 
Шатлыкка күмеп йөзләрне, 
Үзеңнең барлык белән.
Күз сирпеп каравың җитте 
Бозларны эретергә; 
Яраланган күңелләрне 
Яңадан терелтергә. 
Бар кешегә әйбәт булдың, 
Ярдәм иттең, булыштың; 
Авыр сүздән гел сакландың, 
Керсез, намуслы булдың.
Авыр чирләр килә икән 
Һич көтмәгән чагында; 
Тырышып-тырмашып үттең, 
Башыңа төшкәч, барын да. 
Иренмәдең һичбер вакыт, 
Яшәү өчен көрәштең. 
Урмандагы нарат белән, 
Кочып, ниләр сөйләштең?
Гөмбәләргә йөри идек 
Әбиләр чуагында... 
Аларны мин танымадым, 
Син өйрәттең барсына.
Телефоннар шалтырагач, 
Сөенеп кулга алдык; 
Начар хәбәрләр ишеткәч, 
Тораташ катып калдык.
Елмаеп җавап бирдек шул: 
– Ландыш, хәлең ничек? - дип; 
Руслан улың өзелеп әйтте:
– Әнием инде бүтән юк…
Сизенгән булган күнелең, 
Тик тәкъдирең җитмәгән. 
Яман чир алып китмәде, 
Харап булдың бүтәннән.
Шифаханә бүлмәләре, 
Ак икән түшәмнәре; 
Күпне кичергән хатынны 
Язмыш ник өзгәләде.
Казан юлын күпме тапкыр 
Алга-артка үттең син; 
Һәрбер таңны ышаныч белән, 
Өмет белән көттең син.
Юлда йөрүче абыйлар,
Машинаны кумагыз;
Өлгерерсез, ашыкмагыз, 
Гомерләрне саклагыз.
Иптәшләрең күп җыелды 
Сине күреп калырга; 
Соңгы юлга озатканда, 
Еладылар барсы да.
Токмачлы ашлар пешердек, 
Сине искә төшердек; 
Өйләреңдә хужа булдык, 
Рөхсәтсез инде йөрдек.
Керерсең кебек ишектән, 
Нишләп йөрисез? - диеп; 
Песиең тып-тын утыра, 
Ризык биргәнең көтеп.
Гүзәлия үксеп елый, 
Әйтеп соңгы сүзләрең: 
– Әзерләрсең кичкә табын, 
Мин дә кайтып житәрмен.
Эшләнмәгән эшләр калды, 
Сөйләшмәгән сүзләрең... 
Иптәшеңә бигрәк авыр, 
Кайтып кергәч кичләрен.
Авыр хәбәр генә килде, 
Тетрәндереп жаннарны; 
Вакыт кинәт туктап калды, 
Дөньям әллә нишләде...
Туганнарың, киленнәрең, 
Сеңелләрең жыелган; 
Оныкларың сине көтеп, 
Рәсемнәр ясап куйган.
Урыннарың оҗмахларның 
Якты җирендә булсын; 
Без укыган хәер-дога 
Көч-куәт биреп торсын.
Онытмабыз һичбер вакыт 
Сине, ахирәткәем... 
Эшләгән изге эшләрең, 
Балаларың юаныч...
Бакчаңдагы агачларың
Җимеш биреп утыра; 
Сине көткәндәй, капкада 
Яулыгың эленеп тора.

Просмотров: 696 | Добавил: Админ
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz