Пятница, 29.03.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез

Укытучы – шагыйрь – фронтовик (Әзһәр Габиди)

Составитель: Заместитель директора по работе с детьми Саетгараева Сирена Файзрахмановна МБУ «Централизованная библиотека»

 

Сармановская районная детская библиотека

2012г.

                            Укытучы – шагыйрь – фронтовик»

 

Гомере буе Сарман районының Чукмарлы авылында яшәп, иҗат итүче , ялкынлы  әдип Әзһәр ага Габидинең ижатына багышланган шигырь кичәсе.

  Сарманыбызның   йөзек кашы  Әзһәр  Габидинең  иҗатына багышланган шигырь кичәсе.

 

Кичәнең максаты: укучыларга Әзһәр Габиди иҗаты аша шигырьләренә һәм китапларына  мәһәббәт уяту. Әзһәр  аганың  тормыш юлын иҗатын  тирәнрәк  өйрәнү.

Кичәгә әзерлек чаралары һәм җиһазлар.

1.     Берничә көн алдан китапханәгә түбәндәге эчтәлекле белдерү эленә. Татар шигьриятен сөюче укучы балалар! Сарман районының  Чукмарлы авылында иҗат иткән фронтовик шагыйрь Әзһәр Габидинең иҗатына багышлап 20 сентябрь 14.00. сәгатьтә балалар китапханәсендә үтәчәк шигырь кичәсенә чакырабыз.

   Залның бизәлеше: Зал матур итеп җиһазландырыла, әкрен генә талгын музыка уйнап тора. Диварга «Әзһәр Габиди» дип язып эленә. Бүлмә уртасында, стелажда Әзһәр ага Габидинең портреты һәм «Янсын гомер учагы» исемле китап күргәзмәсе, укучылар тарафыннан ясалган рәсемнәр куела. Кичәне ике китапханәче һәм укучы балалар алып бара.

2.     Ә. Габидинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә. Күргәзмәнең исеме «Янсын гомер учагы».

  Цитата:   Көзләр булса да кыраулы.

                   Алтын аның кочагы,

                   Сүнмәсен әле, сүнмәсен

                   Янсын гомер учагы

  1.бүлек:  «Шигъри дөнья тылсымчысы».

  2.бүлек:  «Мин зәңгәр тау улы».

  3.бүлек:  « Гомер көзем».

1 а.б. : Сарман ягы талантларга бай. Бүгенге көндә Сарман якларыннан 25 ләп шагыйрь һәм прозаик үсеп чыкты. Бу кадәр язучының әлегә Арчадан кала республикабызның бер генә төбәге дә бирә алганы юк. Шулар арасыннан балалар һәм зурлар өчен дә матур-матур шигырьләр иҗат итүче язучыбыз Әзһәр ага Габидине дә атарга була.

         Бүгенге кичәне якташыбыз Әзһәр ага Габиди иҗатына багышлыйбыз.

2 а.б. Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин  1926 елның 26 сентябрендә Сарман районы Чукмарлы авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Җидееллык мәктәпне бетереп, Сарман урта мәктәбендә укып, унынчы классны тәмамлап, фронтка китә һәм, яраланып, госпитальлләрдә ята. 1945 елда «Тревога» исемле фронт газетасы типографиясендә аның «Борылмалы юллардан» исемле китабы басыла.

       Әзһәр ага Габиди соңгы елларда бик актив язган, еш кына газета-журналларда шигырьләре басылып чыккан.

     1 а.б. : Әзһәр ага Габиди башлыча балалар шигъриятенә хезмәт итте. 

        Язучының бүгенге көнгә балалар өчен «Тапкырҗан табышмаклары», «Кошчыгым», «Калган эшкә кар ява», «Таң сәгате»,  «Без яз дуслары», «Югалган кояш», китаплары дөнья күргән.

      Әзһәр ага Габидинең балалар өчен язган шигырьләре туган як, андагы вакыйгалар, күренешләр турында. Аларның һәркайсына шагыйрь балалар күзлегеннән карап бәя бирә.

      Ә хәзер, балалар сезнең игътибарга  Әзһәр ага Габидинең язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре төрле-төрле булган шигырьләрдән уен уйнап алыйк.

Һәр шигырьдән соң балалар бер үк сүзнең төрле мәгънәгә ия булуын аңлата.

Яз килүнең беренче билгесе - ләйсән яңгыр. Шагыйрьнең ләйсән яңгыры энҗеләр сибелгән сыман, тамчылары да: «Сине сагындык!» дигән күк, җирне үбәләр.

         2 а.б. Никадәр матур чагыштырулар, гүзәл сынландырулар! Мондый якны яратмаган җирдән яратырсың, мондый җирләрне сөймәс җирдән сөярсең. Авыл баласы кечкенәдән үк җиргә гашыйк, җирне сөя, аның хикмәтләрен белә. Җир җиләге нигә бик тәмле? «Әллә әни аңа шикәр сибәме?».

         1 а.б. Туган ил, туган җир темасы Ә. Габидинең балалар өчен язган шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылган. Төрле образлар аша ул туган як җиренең уңдырышлылыгы, муллыгы турында сөйли. Мәсәлән, «Нарат» шигыре.

         2 а.б. Шул рәвешле шагыйрь яшь укучысына: «Туган жиреңнән аерылма, аерылсаң рәхәт күрмәссең», - дип әйтә сыман.

         Ә. Габидинең шигырьләрендә кеше белән табигать нык берләшкән. «Таң гөле» шигырен тыңлап үтик.

                   1 а.б. Тау буенда кешеләр утырткан гөл үсә. Җил аның ал керфеген сыйпый, былбыллар аңа кунып сайрый, ак болытлар яңгыр булып тама. Гөл үзе дә җавапсыз калмый  шат:  күңелләргә хуш исләрен бүләк итә. Бактың исә, без үзебез дә җир-әнкәйнең гөле икән бит, шуңа күрә безгә туган якта рәхәт, иркен, күңелле.

         2 а.б. Ә. Габиди балалар психологиясенә хас булган тискәре сыйфатлардан көлә, уңай сыйфатларга, киресенчә, дан җырлый, бу сыйфатларны яшь укучыда күрергә тели. Бу турыда шагыйрь ачыктан-ачык әйтми, ә бәлки киная белән яшь укучыга нәтиҗәләр ясарлык итеп сөйли. «Һавалы чеби» шигырендәге чуар тавык чебие кебек һаваланып йөрсәң, песи тырнагына эләгерсең, «аерылганны аю түгел, песи дә ашый».

         1 а.б. Карак мәче кебек булсаң, келәткә кереп май урлап йөрсәң, тычкан көләрлек хәлдә калырсың, -ди язучы.

      Балаларның зиһенен баетуда, уйлау-фикерләү сәләтен үстерүдә дә Әзһәр аганың күп кенә табышмаклары игътибарга лаек.

                           Әйдәгез әле, без дә зиһеннәребезне тикшереп «Булсаң зирәк -әйт тизрәк!»-дигән табышмак әйтү уенын уйнап алыйк.

 

         2 а.б. Язучының кайбер          шигырьләре хезмәткә, батырлыкка, кыюлыкка чакыра, төрле профессия кешеләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияли. «Бал кортлары», «Кораб», «Җайдаклар», «Җырлы урамнар» «Шофер» шигырьләре шундыйлардан. Алар да балалар теле белән, бала күңеленә барып җитәрлек итеп язылган.

         1 а.б. Әзһәр Габиди төрле күренешләргә бала күзаллавынча бәя бирә белә. Өч яшьлек Әбүзәргә ап-ак мыек үскән. Мондый хәлнең булуы мөмкинме соң? Мөмкин икән шул: «Мыеклы малай»–шигыре.

          2 а.б. Кемнең генә кечкенә чакта катык-мыек үстереп караганы булмады икән?

         Шагыйрьнең нәни геройлары гел яхшылык эшләүдә. («Елка», «Аптырап калмаган»,«Гөләндәм сәгате», «Нигә уты күренми»). Балалар тормышны үзләренчә өйрәнәләр. Мондый шигырьләрне укып үскәч, алар, һичшиксез, акны карадан, яхшыны начардан аера беләләр.

         Әзһәр ага, табышмакларына җавап таптыру өчен баланың хәтер сандыгын актарып, бик тиз зиһен йөртүне таләп итә.

         Әзһәр аганың балалар психологиясен аңлап, аларның белемнәрен баетуга юнәлдерелгән  табышмак-шарадаларын укып үтик.      

      1 а.б. Әзһәр ага Габиди 1947-1950 нче елларда «Чулпан» колхозында хисапчы ярдәмчесе, хужалык мөдире булып эшли. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Ләке, Морбаш, Чукмарлы сигезьеллык мәктәпләрендә укыта. 1942 нче елда районның «Югары уңыш өчен» газетасында аның «Фашизмга үлем», «Җиңү өчен» исемле тәүге шигырьләре дөнья күрә. Әзһәр Габидинең иҗаты хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Сугышчан орден - медальләре янына төрле газета-журналларның Мактау грамоталары өстәлде. 1986 нчы елда Әзһәр Габидигә «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. ӘзҺәр ага Габидинең нәсел җебе турында тулырак итеп «Шәҗәрә» шигырен укып үткәч беләбез.

   2 а.б. Әйе, Әзһәр аганың «Шәҗәрә» шигыреннән күренгәнчә ул затлы, тырыш, булган нәселдән.

Әзһәр Габиди һичкайчан зур бөеклекләргә омтылмыйча, әрсезлек күрсәтмичә, бары иҗат: итте шигырьләр язды.

1 а.б. Туган ягы Сарман төбәгенең кабатланмас гүзәл табигатен, аның хезмәт сөйгән халкын олылады, гашыйк булып язды, сагынып язды. «Сагындым»

9 нче укучы:

Бу кадәрле сагынырмын диеп,

Уйламаган идем, Сарманым.

Күз алдыннан китми айлы кичең,

Истән чыкмый алсу таңнарын.

 Күз йомдыммы - төшләремә керә

Чәчәкләре зәңгәр тавымның.

Һич яшермим сездән: туган якның

Әременә кадәр сагындым.

  а.б.  Әзһәр ага туган яктан, төбәктән бер көн генә дә аерылып китә алмый. Ул чишмәләрнең тәмен, ахак төсле офыкларын, эт өрүен, әтәч кычкырганын сагына

1 а.б.  Әзһәр ага  Габиди шигырьләрендә, сокландырырга тырышып, башкаларны да үз артыннан ияртергә омтылып иҗат итте. Әнә шуңа да Әзһәр ага Габиди шигырьләре үзләренең тормышчан гадилеге, эчкерсезлекләре, самимилекләре белән күңелне җәлеп итәләр.

11 нче укучы:

                  Уртак итеп яши белгәнгә

Кешеләрдә күз яшьләре күрсәм

Гамьсез генә үтеп китмәдем

Булмаса да кулъяулыгым белән

Мин аларның яшен  сөрткәнем

Гамьсез генә үтеп китмәдем.

 

2 а.б.  Аның шигырьләрендә, синең үз күңелеңдә туып та, әлегәчә сүзләргә әверелмәгән хисләр, уй тойгыларның өермәсе белән очрашкандай буласың. Әйтәсе сүзләр «Соңламыйк» шигырендә ачык күренә.

                   Дөнья арттан янып килми диеп

                   Гамьсез  генә яши бирәбез,

                   Дус-ишләрнең уй-хыялы белән

                   Кызыксынмыйбыз соң нигә без?

 

                   Нигә алар белән бергә сулап

                   Хыялына канат куймыйбыз?

                   Омтылышын аның үстерергә,

                   Җылы сүз әйтергә соңлыйбыз.

1 а.б.  Әзһәр ага Габиди үзенең иҗатында милләтебезнең үткәне һәм киләчәге, бетеп бара торган авылларның үкенечле язмышы, көннән-көн коргаксый барган табигать, сөенечле һәм үкенечле мәхәббәт, сугыш чоры хатирәләре, сагындыргыч яшьлек һәм башка бик күп темаларны ачып сала. Әзһәр ага, кайсы гына темага алынмасын, фәкать үзе белгәнне һәм йөрәк аша кичергәнен яза.


2 а.б.   Гамьсезлек, битарафлык, заманга, аның авыр чирләренә төкереп карау – аңарга гел ят сыйфат булды. Бу сыйфатларны ул «Хакыйкать» шигырендә ачык күрсәтә.

1 а.б.   Шуңадырмы, кайчак аның шигырьләре биографик төсмер ала, шагыйрь гүя йөрәген укучысы каршына ачып сала. Керлеме ул, керсезме анысын инде үзең бәялә, аның шигырь юлларын үзеңнең хисләрең белән чагыштырып кара. «Киңәш».

14 нче укучы:

Үз бәхетең юллап чыккан чакта

Кеше кайгысын син күрмәсәң,

Үз җаныңа уртак итеп алып

Тигез итеп аны белмәсәң.

Ялгыз шатлык шатлык буламыни-

Ялгыз шатлык бит ул гомерсез,

Кешеләргә дәрт, дәрман да бирми

Һәм ул юкка чыга бер эзсез.

Зур җаныңны күреп үз яныңа

Сыенсын дисәң син кешене –

Үзең юллап чыккан бәхетеңнән

Аларга да чыгар өлешне.

2 а.б.   Әзһәр ага авыр һәм катлаулы тормыш юлын үткән. Унсигезе дә тулмас борын – фронт, аннары- төрле төзелешләр, редакция, мәктәп. «Юк китәсе килми»  шигыре биографиясенә ачык мисал.

Җыр: Р. Миңнуллин сүз., Г. Якупова муз. «Ветераннар»

 2 а.б.    Әмма  Әзһәр аганың күңелендә заманга да, Ватанга да һичнинди үпкәсе юк, ул һаман да сабый бала сыман эчкерсез, самими һәм садә.

1 а.б. Әзһәр ага - ачлыкны, ялангачлыкны үз җилкәсендә бик нык татыган шагыйрь. «Урыны булсын табында» – шигыре моның ачык мисалы.

2 а.б. Әзһәр ага шигърияттә дә үзенә әллә нинди олы исемнәр, бетмәс- төкәнмәс дан өмет итеп яшәми. Ул бөтен барлыгын, бөтен күңелен шигырьләренә салган һәм үзе дә шигырьләре кебек үк гади, моңлы, кайнар булды. Әзһәр ага Габиди 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Аңа       «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә. Әзһәр ага Габиди - 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

1 а.б.   Бүгенгедәй авыр һәм әдәбият кадерсез заманда гомере буе Сарман районының Чукмарлы авылында яшәп иҗат иткән ялкынлы әдип Әзһәр ага Габидинең безгә бай мирасы -ихлас хис белән язылган шигъри тәлгәшләре калды.

                  Галиләрдән генә тормый тормыш

Зурдан булмаса да кылганнар.

Әрләп түгел, тик сагынып кына

Искә алсын мине Сарманнар.

   Әзһәр ага Габиди иҗат  сандыгындагы татлы җимешләрнең барчасын да безгә тулысынча тезеп яшәде.

   Һәркайсыбызга бик тә таныш, якын булган, үзенең фәлсәфи-лирик, нәфис-тәэсирле шигырьләре белән күңелләребезне яулаган мөхтәрәм Әзһәр агабыз бу якты дөньяда юк инде. Үзе булмаса да, шигырьләре яши, матурлыкка өнди, уйландыра...

  Үзенең бер шигырендә мөхтәрәм шагыйребез:

                  Без ул кадәр

                  Олы шәхес түгел

                  Тукайныкы кадәр эз калмас.

                  Ләкин Сарман үзен җырга салган.

      Ихлас җанлы улын онытмас - дип язган иде. Бу шигъри юлларга өстәп: «Сине Сарман гына түгел, җөмһүриятебез, бөтен татар халкы беркайчан да онытмас-иде дип кабатлыйбыз.


Категория: Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез | Добавил: Админ (19.06.2012)
Просмотров: 2923 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz