Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин — татар язучысы, журналист.
Ул 1955 елның 8 мартында Татарстанның Сарман районы Урта Кәшер авылында туа. Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетында укый.
Рафисның тормыш юлы, нигездә, Казан каласы белән бәйле. Армия хезмәтенең барлык авырлыкларын Свердловск, Ижау, Тоцк якларында узганнан соң, ул «Социалистик Татарстан» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире, «Татар-информ» агентлыгында баш мөхәррир вазифаларын башкара.
Әле мәктәптә укыган елларында ук иҗат итә башлаган язучы буларак, ул «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Казан утлары», Мәскәүдә чыгучы «Пионер» журналында, «Российская газета»да үзенең хикәя, шигырьләрен, публицистик язмаларын бастырып чыгара.
Рафис Гыйззәтуллинның хикәяләре кеше күңеленең эчке дөньясын ачып
бирүгә нигезләнгән. Ул иҗат иткән хикәяләр аның «Очучы буласым килә»,
«Урман юлы», «Көтелмәгән сорау», «Кырау», «Багалмада кунакта», «Төнге
яңгыр» исемле китапларына тупланган.
|