Рәфкать Кәраметдин улы Кәрамиев 1942 елның 18 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Рангазар авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авылда җидееллык мәктәпне һәм 1959 елда
Алабуга мәдәни-агарту техникумын тәмамлагач, хезмәт юлын башлый:
берникадәр вакыт район үзәге Мәдәният йортында – баянчы, аннан авылда
клуб мөдире булып эшли.
"Дүрт кешелек каюта" исемле беренче повестен ул 1967 елда яза.
1977-1979 елларда Р.Кәрами Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.
1978 елда
ул төзүчеләр турында "Очар кошлар белән янәшә" исемле күләмле әсәрен
бастырып чыгара. Трилогиянең икенче кисәге – "Ашкыну" повесте 1982 елда басылып чыгып, 1983 елда автор аның өченче китабын ("Чыныгу чоры") төгәлләде. Болардан башка, Р.Кәрами "Сагышлы кояш" (1979), "Йөрәгемне ут алган" (1983) исемле повестьлар һәм "Гомер яшәр өчен" (1981), "Өзелгән чәчәк" (1982), "Кәккүк тавышы" (1980) кебек хикәяләр авторы буларак та укучыларга таныш.
|