Вторник, 23.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез

Мәдинә Маликова

Мәдинә Габделхак кызы Маликова — күренекле татар язучысы, драматург.

Ул 1935 елның 5 августында Сарман районының Мартыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

1949-1959 елларда ул Минзәлә педагогика училищесында, Казан дәүләт педагогика институтында укый. Аннан соң "Чаян” журналында корректор, "Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның җаваплы сәркатибе булып эшли.

Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 гә якын китабына тупланган. Алар арасында "Юлдашлар”, "Казан каласы - таш кала”, "Кар сулары”, "Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, "Шәфкать”, ”Басып сайрар талы бар”, "Фидая” исемле роман китаплары бар.

Соңгы елларда аның "Алтын ятьмә”, "Оҗмах балалары”, "Мендем биек тауларга” исемле роман, пьеса, повесть, хикәяләре, детектив жанрда язылган әсәрләре тупланган китаплары басылып чыкты.

Мәдинә Маликова 1993 елдан Бөтентатар "Кызыл Хач” җәмгыяте президенты да.


Категория: Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез | Добавил: Админ (05.11.2011)
Просмотров: 2454 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz