Пятница, 03.05.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман районы жаргоннары

Сарман районы жаргоннары
01.11.2011, 20:49

Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә. Алар, берсүзсез жаргон төрләренә карыйлар. Шулай булуга карамастан, аларны да диалекталь үзенчәлекләре буенча төркемләп карарга була. Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара. Билгеле булганча, кечкенә сабыйның теле ачылу бик тә кызык, ләкин шул ук вакытта бик тә авыр күренеш. Кызыклыгы – кечкенә генә адәми затның олыларча "пупаларга” маташуында булса, авырлыгы – моның өчен барлык авазларны да дөрес итеп әйтүдә. Берсүзсез, тел ачылу барышында кечкенә бала бары тик билгеле күләмдәге авазларны гына дөрес итеп әйтергә сәләтле. Һәрвакыттагыча, күп кенә балалар өчен [р], [л]? [ң], [ш], [з] авазларын әйтү бик күп мәшәкатьләр китереп чыгара. Өлкәннәр исә, иң беренче чиратта, баланың сөйләшә башлавын күздә тоталар. Дөрес сөйләү яки дөрес сөйләмәү икенче планга кайтып кала, бары тик бала үзенә кирәкле булган төшенчәләрне, предметларны атый гына алсын. Шул максатка ирешер өчен, әти-әниләр һәм әби-бабайлар, алар өчен җиңелрәк саналган сүзләрне генә кулланырга, әйттерергә тырышалар. Ул гына да түгел, ул сүзләрне үзләре үк үзгәртелгән, җиңеләйтелгән вариантта кулланалар. Әлеге балалар сөйләшендәге сүзләрне зурлар башлап үзләре, ә соңрак, аларга охшатып, кечкенә сабыйлар да кабатлый башлый. Ни хикмәт: мондый үзгәрешләргә дучар булган сүзләр баланың теле ачылуга ничектер уңай йогынты ясый. Әлеге гыйбарәләрнең һәрберсенең я бер, яисә хәтта икешәр мәгънәләре бар. Хәзер шуларга тулырак тукталып китәм.

Итә ярдәмче фигыле белән ясалган сүзләр:

·        ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан  татарлар аны бай-бай итә формасы белән дә алыштыралар.

·        Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына)

·        Пәп итә (үбеп ала)

·        Өф итә ( авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.

·        Пеш итә ( пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.

·        Әх итә (өстенә юрган ябынып  яисә киенеп җылыну)

·        Кых итә ( бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнкелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)

·        Җу-җу итә (юына ). Безнең Сарман районы тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.

·        Ап итә (егыла).

Җирле сөйләшләргә бәйле рәвештә төрле вариантлары булган сүзләр:

·        Мәм-мәм (ризык, тәмле әйбер). Казан арты сөйләшләрендә аның мәми кебек формасы бар.

·        Тәтәй ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгүнәсендә). Казан арты халкы телендә аның тәти дигән варианты яшәп килә.

·        Бәбәй ( кечкенә бала яисә курчак). Казан арты сөйләшендә ул еш кына бәби дип йөртелә.

·        Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.

Туганлык мөнәсәбәтен күрсәтүче сүзләр:

·        Әннә (әни)

·        Әббә (әни)

·        Әттә (әти)

·        Бабба (бабай)

·        Абба (абый)

Кош-корт, җәнлек җанварларны белдерә торган сүзләр:

·        Ка-ка (каз яисә барлык кош-корт)

·        Кук-ку ( күкеле сәгать яисә әтәч)

·        Waw-waw (эт)

·        Му (сыер)

·        Бахбай (ат). Бу сүз бераз тел ачылып үткәчрәк әйтелә.

·        Махмай (эт). Баланың сөйләшүе бераз шомара төшкәч кулланыла.

Төрле хәрәкәтләрне белдергәндә, күбесенә тезмә фигыльләр кулланыла:

·        Пәп-пәп бара (мунчага бара)

·        Тәп-тәп тора (басып тора)

Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны – түтүт, аякны – пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны – үчтеки , урамга яки һавага  чыгуны бү бара кебек сүзләр белән алыштыралар.

 


 

 

Категория: Сарман районы жаргоннары | Добавил: Админ
Просмотров: 958 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz