Вторник, 30.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Сарман районы диалектлары

Сарман районы диалектлары
01.11.2011, 20:45

Бер генә халык та үзаеры гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәм һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип әйтәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалктлардан йөз чөерергә безнең хакыбыз юк булып чыга.

Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә.

Көнчыгыш диалект, икенче төрле, көнбатыш себер татарлары теле дип йөртелә. Бу диалект үзе тагын тубыл-иртыш, бараба, том төркемнәренә бүленә.

Көнбатыш диалект мишәр диалекты дип тә йөртелә. Көнбатыш диалект сергач сөйләше, чистай сөйләше, чүпрәле сөйләше, мәләкәс сәйләше, хвалын сәйләше, темников сәйләше, ләмбрә сәйләше, кузнеөк сәйләше, мордва-каратай сәйләше, байкибаш сәйләше, шарлык сәйләше, эстәрлетамак сәйләше дигән сәйләшләрдән тора.

Урта диалект бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган. Ул Болгар дәүләте оешканчы ук шушы төбәктә яшәгән кабиләләрнең берләшмәсеннән тора. Урта диалект тау ягы сәйләше, казан арты сәйләше, минзәлә сәйләше, бөре сәйләше, нократ-глазов сәйләше, бәрәңге сәйләше, гәйнә сәйләше, камышлы сәйләше, касыйм сәйләше, ногайбәк сәйләше, эчкен сәйләше, сафакүл сәйләше, златоуст сәйләше, каргалы сәйләше, абдуллин сәйләше дигән сәйләшләргә бүленә.

Безнең Сарман районы кешеләренең сөйләме Урта диалектның минзәлә сәйләше белән тәңгәл килә. Ләкин диалектология буенча күп кенә фәнни әдәбият белән танышканнан соң, мин шуны өздереп әйтә алам, бер генә сәйләш тә китапта бирелгән үзенчәлекләр кысасына кереп бетми. Бер сәйләшнең үзенчәлекләрендә әледән-әле башка диалекталь формалар да очратырга була. Моның сәбәпләре күп. Мин шуларның берничәсенә генә тукталып үтәм.

-                                   Халыклар һәрвакыт бер генә урында яшәми, күченеп йөрергә дә мәҗбүр.

-                                   Төрле милләт кешеләре үзара аралашып яшиләр, һәм аларның тел үзенчәлекләре безнең телебезгә йогынты ясый.

-                                   Гомер-гомергә татар халкы башка төбәкләр һәм милләтләр белән кодалашып яшәгән, шуның нәтиҗәсендә телебезгә башка диалектның берәмлекләре дә килеп кергән.

 Шуңа бәйле рәвештә, мин үзебезнең җирле сәйләмебезгә характерлы булган кайбер үзенчәлекләргә тулырак тукталып китәм.

 Минзәлә сөйләше бик зур территорияне биләп тора. Ул да төрле сөйләшләр белән уратылып алынган. Шуңа күрә анда да Казан арты, Туймазы, Дүртөйле сөйләшләренең үзенчәлекләре табыла. Мәсәлән, "з” урынына интерденталь "д” ( кад, җад ), сүз ахырында төшерелмә -ай, -әй

 ( уйнай, суләй ) дифтонгларын куллану һ.б.

 Минзәлә сөйләшенең бер үзенчәлеге булып сүз башында әдәби телдәге й урынына җ куллану санала: җолдоз ( йолдыз ), җул ( юл ), җон ( йон ),     җөрәк ( йөрәк ), җаулык ( яулык ). Җ-лаштыру хакында алда берникадәр әйтелгән иде инде. Тагын да шуны өстәргә була, "җ” авазы төрки "й”ның артабан үсеше исәпләнә. Бу хакта В.А.Богородицкий хаклы рәвештә болай ди: "Латин халык телендәге "й” ( j ) авазының итальян телендә "дж”, французларда "җ” авазларына үзгәргәне кебек, "җ”, "ж” да, ягъни Идел буе татарларының "җ”се һәм казахның "ж” авазы да борынгы төрки "й” ( j ) авазының артабан үсеше булып тора”.

Өй дифтонгы сүзнең беренче иҗегендә монофтонглаша: сүләү(сөйләү ), үрәнү ( өйрәнү ), сүләм ( сөйләм ), сүрәү ( сөйрәү ). Шуның белән бергә, өй, төймә, көй, көйләү, сөйкемле, төйгеч, чөй, җөй сүзләрендә "өй” дифтонгы саклана. Шунысы характерлы, мишәр диалекты сөйләшләрендә бу сүзләрнең барысында да "өй” дифтонгы "ү” монофтонгына күчә: сүәк, түә, сүәл, күләү һ.б. Тарихи яктан караганда, "өй” дифтонгы, нигездә, ө( ү ) сузыгы һәм з( д ) тартыгының катнашмасыннан барлыкка килгән: "сөз(сүз)ләү”дән "сөйләү” килеп чыккан. Минзәлә сөйләшендә һәм шулай ук Дүртөйле, Туймазы сөйләшләренең кайбер урынчылыкларында, мишәр, Көнбатыш Себер татарлары диалектларында тартык аваз бөтенләй төшереп калдырылган.

   Х-к тәңгәллеге хас: җакшы ( яхшы ), катын ( хатын ), Кадичә ( Хәдичә ), вахыт ( вакыт ), хәдәр ( кадәр ), трахтор ( трактор ), хәрдәш ( кардәш ). Бу үзенчәлек Казан арты сөйләшендә дә күрсәтелде. Ул башка кардәш төрки телләрендә дә бар. Сүз уртасында к>х, нигездә, азербайҗан теленә хас: jахары, jахын, jаха. Сүз башында к>х чуваш, якут телләрендә күзәтелә. Чуваш телендә, хура ( татарча – кара ), хур ( татарча – каз ). Якут телендә: хара ( татарча – кара ), ха:л ( татарча – кал ).Сары уйгур телендә "х”, "к” авзлары  параллель кулланыла: кан, хан. "Х” авзы гарәп-фарсы сүзләрендә "һ” авазын да алмаштыра: хава( һава ), хаман ( һаман ), хәйкәл ( һәйкәл ), шахит ( шаһит ), хәрбер ( һәрбер ).

   П-ф тәңгәллеге: фәрдә ( пәрдә ), фәлтә ( пальто ), фарта ( парта ), фамидур ( помидор ), пилтә ( фильтр ), пронт ( фронт ), панар ( фонарь ), Патима ( Фатима ), Патих ( Фатих ).

   Сингармоник вариантлар булу: арчу һәм әрчү, әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, мачы һәм мәче,чүмерү һәм чумыру. Мондый күренеш башка кардәш төрки телләрнең диалект, сөйләшләрендә дә күзәтелә.

Ассимиляция-диссимиляция күренешләре:

      а ) з>ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы ).

      б ) н>м: томбоек ( төнбоек ), комбагыш, гомбагыш ( көнбагыш ).

      в ) л>ң: суң кул ( сул кул ), җаңгыз ( ялгыз ), җаңгыш ( ялгыш ).

      г ) н>ң: сиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә ).

      д ) с>ч: урычча ( русча ), хакачча ( хакасча ).

     ж ) ш>ч: чуачча ( чувашча ).

      з ) ц>ч: немеччә ( немецчә ).

      и ) ф>к: куфайка ( фуфайка )

   Рус теленнән кергән сүзләрдә в урынына б кулланыла: багун ( вагон ), бичер ( вечер ), блас ( власть ), банна ( ванна ), бинт ( винт ), бинтовка (винтовка), булкан ( вулкан ).

 Кеше исемнәрен кыскартып йөртү характерлы: Фәррах ( Фәррәхетдин ), Шәйхи ( Шәйхетдин ), Камал ( Хөсникамал ), Гали ( Муллагали ), Нури (Нуриәхмәт), Камал ( Әбүкамал ).

               Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре.

          Эмоциональ-экспрессивлыкны белдерү өчен "әнә”, "менә” күрсәтү алмашлыкларына  -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә аңлатыла ), менәтерә ( менә сиңа кирәк булса дигән мәгънә бирелә ). Кайчакта алар калын вариантта да кулланылалар: анатыра, мынатыра.

             Тартымлы исемнәрдә, билгеле төшем килеше белән төрләнгәндә, -ны, -не кушымчасының  "н” элементы йотылып әйтелә: китабымы (китабымны), китабыңы ( китабыңны ), иптәшеме ( иптәшемне ), иптәшеңе ( иптәшеңне ).

             Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы  -ган,  -гән урынына кушма формант  -ырлык,  -ерлек кулланыла: Җул барырлык түгел ( Юл бара торган түгел ). Бу эшләрлек эш түгел ( Бу эшли торган эш түгел ).

             Үткән заман хәл фигылен белдерү өчен кушма формант  -гачтын,                           -гәчтен,  -гачтан,  -гәчтән файдаланыла: баргачтын, баргачтан ( баргач ), килгәчтен, килгәчтән ( килгәч ). Дүртөйле, Туймазы сөйләшләрендә дә бу формант актив кулланыла.

             Үтенүне, сорауны белдерү өчен сөйләмгә "теге нит әле” дигән конструкция өстәлә: Теге нит әле, оңгайдан фермага кереп чык әле ( Бер уңайдан фермага кереп чыкчы, чыксана ).

             Хикәя фигыльнең күптән үткән заманын белдерү өчен кушма формант  -дырые,  -дерие файдаланыла: барадырые ( бара иде ), киләдерие (килә иде).

Сөйләшнең  лексик  үзенчәлекләре.

Әпә ( телсез ), тылкышу ( катнашу ), итәк ( юбка ), кысыр аш ( итсез аш ), көлчә ( таба күмәче ), тәкә ( озынча бәлеш ), бакчы ( кара әле ), хәсис (начар, бозык кешегә әйтелә), тупса ( бусага ), бал кашыгы ( чәй калагы ), калай әтәс ( мактанчык ), туң чырай ( караңгы чырай ).

Диалектологик сүзлекләр турында

Татар диалектологиясе фәне, татар телен өйрөнүгә бәйле рәвештә, XVII гасырдан башлана. Бернче татар теле сүзлекләре дә аерым сөйләшләргә нигезләнеп төзелә. Шундыйлардан Дамаскин ( 1785 ), И. Гиганов ( 1804 ), Н.П. Остроумов ( 1876, 1892 ), А. Васкресенский ( 1894 ) сүзлекләрен күрсәтергә мөмкин. Бу сүзлекләр сергач мишәрләре, көнбатыш себер татарлары һәм керәшен-татарлар теленә  нигезләнеп төзелгән һәм шул чор диалекталь лексиканы өйрәнү өчен зур тарихи әһәмияткә ия.

              XX йөз башында татар диалектларын чын мәгънәдә фәнни өйрәнү башланып китә. 30 нчы елларда татарлар яшәгән төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештыралар, татар диалектлары буенча материал туплауга керешәләр. 1948 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты "Диалектологик сүзлек” бастырып чыгара. Шул ук сүзлекнең тулыландырылган икенче чыгарылышы Н. Борһанова, Г. Якупова тарафыннан төзелә һәм профессор Л.Җәләй редакциясендә 1953 елда басылып чыга. Өченче чыгарылышы 1959 елда дөнья күрә.

              1969 елда урта һәм көнбатыш диалектларга караган сүзләр тупланган "Татар теленең диалектологик сүзлеге” басылып чыга. Ул шулай ук Тел, әдәбият һәм тарих институтының тел секторы хезмәткәрләре Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, З.Р. Садыйкова, Г.К. Якупова тарафыннан төзелә. Бу сүзлеккә саф диалектизмнар, әдәби телдәге сүзләр белән аваздаш, ләкин сөйләштә бөтенләй икенче яисә киңрәк мәгънәдә, сөйләшләрдә әдәби тел өчен хас булмаган тезмәләрдә кулланыла торган сүзләр, аерым фонетик диалектизмнар кертелгән.    

Татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара. Бу сүзләр, кулланылыш сферасын киңәйтеп, гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталҗ сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм

Диалектлар һәм сөйләшләр бер-берсеннән кискен чик белән аерылмыйлар. Аларның территориаль яктан янәшә торганы үзара керә, шул сәбәпле күчеш кискен сизелми. Бер үк вакытта әдәби тел белән диалектлар арасында да катлаулы йогынты ясашу барганлыгы бәхәссез. Бер яктан диалекталь сүзләр әдәби телне баетуга ярдәм итсәләр, икенче яктан, әдәби тел үзе дә диалектларга нык үтеп керә, андагы җирле лексиканы һәм фонетик-грамматик формаларны әкренләп кысырыклап чыгара. Бу процессның көчәюенә һәм тизләтелүенә мәктәп һәм матбугат бик нык ярдәм итә.

Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның Казан сөйләшенә нигезләнгән.

Категория: Сарман районы диалектлары | Добавил: Раушания
Просмотров: 4571 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz