Пятница, 19.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Сарман районы атамалары [2]
Сарман районы диалектлары [1]
Сарман районы жаргоннары [1]
Сарман турында презентацияләр [0]
Авылларыбыз тарихы [6]
Сарман турында тикшеренү эшләре [3]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Файлы » Авылларыбыз тарихы

Илексаз авылы тарихы
21.12.2011, 20:53

                                                               Ераклардан сагынып кайтам,

                                                               Туган авылым сине.

                                                               Киң кырларың, басуларың

                                                               Каршы ала мине.

   Сарман ягы – нурлы як. Сарман ягы – гүзәл як. Талантларга да бай ул.

   Дөньяда авыллар күп. Әмма һәр авыл үзенә бер генә. Кешеләр үз авылларын гомер бакый "Безнең авыл” дип атыйлар. Безнең авыл чишмәсе, безнең авыл тирәкләре, безнең авыл кешеләре,  дип күкрәк кагалар. Туган авылына кайткач, кешеләр бүтән бер җирдә дә тапмаган рәхәтлек, ямь  һәм наз табалар. Кайда гына булса да, кеше үз авылын җанында йөртә, аннан хәбәрләр  көтеп яши, аның шатлыгы белән шатлана, хәсрәте белән хәсрәтләнә, шунда узган чакларын сагынып гомерен уздыра.

   Ә менә Сарман районындагы иң гүзәл авылларның берсе булган Илексазның матурлыгын әйтеп тә, язып та бетереп булмый. Тирә –ягы яшел чирәмлек аның. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар,  сары чәчәкләр-үзләре үк сихри дөнья.

   Шушы гүзәллеккә сокланып авылны чыгасың һәм шушы урында кайчандыр капкалар булганлыгы турында уйланасың.

   Мәсәлән, Әхмәд очы капкасы  хәзерге Кыр урамында урнашкан, Илексаз авылы җире тәмамланган җиргә Әхмәд исемле кеше эшләткән булган. Сарман капкасы – Илексаз авылы башланган җирдә, хәзерге Үзәк урамда, Сафиулла капкасы – хәзерге Комсомол урамында үз йорты янында, Сафиулла исемле кеше ясаткан. Туры басуга алып чыгучы юлга басу белән авылны аерып торучы Басу капкасы урнашкан булган.

   Ферма яныннан ясалган Ферма бүәсе  янында өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл – яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр.  Лагерь  бүәсе янында  кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра.

   Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы була. Бу – чишмәләр.

   Илексаз авылында  алар дүртәү:

1.Хәлим чишмәсе. Хәлим исемле кеше карап, чистартып торган. Су башы белән Вагыйз күпере арасында урнашкан.

2.Хәкимулла чишмәсе. Чишмә янында Хәкимулла исемле кеше яшәгән. Ул аның чисталыгы өчен җавап биргән. Текә таудан Таш чокырына бара торган юлда урнашкан.

3.Миннегали чишмәсе. Миннегали исемле  карт чишмәнең төзеклеге һәм чисталыгына бар көчен куйган.  Хәлим чишмәсе  һәм Су башы  арасында урнашкан.

4.Әхмәдхуҗа хөрмәтенә, шуның бөтен тырышлыгын исәпкә алып, Әхмәдхуҗа чишмәсе булган.

Чишмә, җир астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп,  бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

   Авылымда Киндер күле дә булган. Кызганычка каршы, исеме генә калган: элек бу күлгә киндер салганнар.

   Киң мәйдан биләүче, әмма кибеп, хәзер исеме генә калган Олы сазлык авыл тарихында сакланыр.  Ә менә Әрәмә буе сазлыгы авылымның гүзәл урыны әрәмә янындагы көтүлеккә урнашкан.

   Кыр урамы бетеп, авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан.

   Зифа каеннардан соң киң басулар башлана. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсә. Каенлык арты басуында каерылып үскән тук башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә:

                                                          Игенченең тырышлыгы,

                                                          Кырларыннан күренә.

   Сапый коесы – игенне иң күп бирүче урыннарның берсе. Кайчандыр басу уртасында Сапый исемле карт кое казыткан булган. Тик бу кое хәзер юк.

   Илексаз һәм Игәнәбаш юлында басу эчендә ялгыз агач үсә. Шуңа күрә юл кырындагы басу да Ялгыз агач басуы исемен алган.

   Авылдан ерак түгел урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Тукайның "Шүрәле” поэмасындагы түбәндәге юллар безнең авыл  урманы турында язылган кебек:

                    Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;

                    Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

   Күп сандагы каен агачлары үскән  Каенлык урманы серле дә, матур да, сихри дә.

   Урманны утыртуда башлап йөрүче Зарифулла исемле кеше була. Шуның хөрмәтенә  кушылган Зарифулла урманын  бөтен авыл халкы да ярата.

   Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында, бигрәк тә Тарлау әрәмәсе, Айтуган болыннары буйларында чалгы тавышлары ишетелә.

   Илексаз авылында күңелгә ятышлы исемнәр (атамалар) күп. Зәңгәр таулары белән Сарман тарихка кереп калган.

   Текә тау( тау битләре нык текә булганга, тау шундый исем алган), Пәриле тау (әбиләр анда пәриләр ияләшкән, ул серле, диләр), Печмәндәш (печән күп  үскәнгә)  таулары - авылымның  саф һавалы, матур урыннары.

   Менә нинди гүзәл минем туган авылым – Илексазым! Һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Без дә кая гына барсак та, туган якны, әти-әни йортын онытмабыз, алар якын, газиз булып калырлар.

Чыганак: Илексаз мәктәбе сайты

 

Категория: Авылларыбыз тарихы | Добавил: Админ
Просмотров: 1745 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz