Четверг, 18.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Бүлекчәләр
Мои статьи [1]
Язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез [13]
Галимнәребез [1]
Театр артистларыбыз [0]
Җырчыларыбыз [1]
Яшь талантларыбыз [0]
Хөрмәткә лаеклылар [0]
Безнең җитәкчеләребез [0]
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Статьи » Мои статьи

Т. Исмәгыйловның Сарман китабына премьера

Сарман үзәк балалар китапханәсе

Т. Исмәгыйловның Сарман китабына премьера

Кичәнең максаты: укучыларда туган ягы белән горурлану хисләре тәрбияләү  һәм аның тарихы, күренекле кешеләре белән таныштыру.

Кичәгә әзерлек чаралары.

Китапханәдә ел дәвамында китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдән бирелгән китапларның учеты алып барылды.

Кичә булырга бер атна кала китапханәдә түбәндәге эчтәлекле белдерү эленә.

Кадерле укучы балалар!

Туган ягыгызның күренекле шәхесләре белән якыннан танышырга телисезме, аның үткәне һәм киләчәге сезне кызыксындырамы?

Сезне Тәлгать Исмагыйлевның "Сарман”

китабы премьерасына. 17 август 14.00 сәгатьтә балалар китапханәсендә көтеп калабыз.

Залның бизәлеше: Зал матур итеп җиһазландырыла, әкрен генә музыка уйнап тора. Диварга "Сарман” дип язылды һәм зур форматта "Сарман”китабының макеты эшләнде. Күренекле кешеләрнең фотолары һәм аларның сүзләре эленде. Залга.

"Күкрәп яшә Сарманым”- исемле китап күргәзмәсе урнаштырылды.

Цитата:

 Яшәр өчен бетмәс көч алырга

 Олысына һәм дә кечегә

 Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

 Туган ягы кирәк кешегә.

Ф. Яруллин.

1 бүлек: "Туган җир язмышы-уртак язмыш”.

2 бүлек: "Туган авылын белмәгән-туган илен белерме?”

3 бүлек: "Киләчәк талантлы шәхесләр кулында”.

Кичәбезнең кунаклары: Дамир Гарифуллин, Клара Булатова, Вәсимә Хайруллина, Роберт Андреев, Рафис Уразаев.

Кичәне ике китапханәче алып бара.

     а.б.: Сарман....

Илаһи самимилек бөркеп торган әлеге шигъри исем йөрәкләрдә тылсымлы моң сыман кабатлана, ул исемне ишетүгә күңелләр канатлана, җанга пакълек, сафлык инә. Сарман ягы чын-чыннан бәхетле як. Ул тырыш як, моң чишмәләре уянган як. Сарман үзе дә, авыллары да табигатьнен матур җиренә урнашкан. Халык ачык, киң холыклы, күңелле, талантлы, җырга-моңга оста, ярдәмчел, эшчән. Төбәгебездәге авылларның, алар янындагы су-чишмәләрнең матурлыгы шагыйрьләребезне шигырь язарга этәрә. Сарманга багышланган җырлар да шактый. Хәер, үзенә багышлап язылган җырлары ягыннан Сарманга тагын кайсы як кына тиңләшә ала икән?

Әмма безгә иң кадерлесе-моннан бик күп еллар элек халык үзе тудырган, инде күптән республикабызның шигръри визиткасына әверелгән борынгы "Сарман” җыры. Сандугачлы зәңгәр таулы, яшел аланлы Сарман якларын дөньяның татарлар яшәгән һәр тарафында яхшы беләләр. Иксез-чиксез Рәсәйне әйтеп тә тормастан, ерак Япониядә, Кытайда, Финляндиядә, Австралиядә, Румыниядә, Төркиядә хәтта Америкада да җырлана.

2. а.б.: Якташ язучылар, җырчылар, шагыйрьләр. Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган "Сарман” китабы район хакимиятенең матди ярдәме белән дөнья күрде. Аның төзүчесе һәм баш мөхәррире Тәлгать Хәниф улы Исмагыйлов.

Китапка кертелгән якташларыбызның төсле рәсемнәре белән бизәлгән, тормыш-иҗат юллары яктыртылган бу матур басма бүгенге һәм киләчәк буын өчен тарихи истәлек.

1.а.б.: Китапка кертелгән Татарстанның халык язучысы, Россия Федерациясенең М. Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйлаҗевның исемендә киң катлау укучыларга яхшы таныш.

Ул Чукмарлы авылында туган. Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ авылында уза. Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, аның хезмәт биографиясе башлана. Казан университеты, Казахстанда-төзүче, югары курслар. Аннан инде чын әдәби эш.

"Урамнар артында яшел болын”, "Өч аршин җир”, "Җомга көн кич белән”, "Ягез бер дога” һ.б. әсәрләре, күп кенә хикәяләре барысы да аның күңел җимешләре булып тудылар һәм безнең йөрәкләргә барып ирештеләр. Алар чорыбызны тагын да кызыклырак һәм мәгънәлерәк итү буенча шактый гына эш башкардылар, мөһим бер рухи вазифа үтәделәр. Аның әсәрләре китап сөюче укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла.

Аяз Гыйлаҗев- проза һәм драматургия өлкәсендә үз урынын тапкан, иҗат буындашлары арасында тизрәк өлгергән, үзенчәлекле язу стиленә ия булган һәм үзенең популярлыгы белән дә аерылып торган бәхетле язучыларның берсе. Аның ике дистәдән артык драма әсәрләре татар театрларында да куелган һәм куелып тора.

Ул кайда гына булмасын, яшьләр, укучылар белән аралашырга ярата, әдәбият яңалыклары, үзенең иҗат планнары белән таныштыра.

1961 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

"Җомга көн кич белән”, "Әтәч менгән читәнгә” повестьлары өчен, Аяз Гыйлаҗев 1983 елда Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен Аяз Гыйлаҗевка Татарстан республикасының һәм СССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Аяз Гыйлаҗев китап укучылар арасында зур популярлык казанган язучы.

Ул иҗат иткән әсәрләр, анда сүрәтләнгән вакыйгалар чын булуы белән аерылып торалар. Ул үзенең әсәрләрендә кешеләр күңелендәге мәхәббәтне сакларга чакыра. Аяз Гыйлаҗев әсәрләре укучыны тирән уйландыра, яшәүнең мәгънәсен, тормышның катлаулыкларын, чынбарлыкны аңларга ярдәм итә, изгелек белән явызлыкны аңларга өйрәтә. Шуңа күрә дә алар китап укучыларның иң яратып укый торган әсәрләренә әйләнделәр.

2.а.б.: Райондашларыбызның ихтирамын яулаган язучыларның берсе Мәдинә Маликова Мортыш Тамак авылында колхозчы гаиләсендә туган. Кечкенәдән кешеләр белән аралашып, гаделлеккә, сафлыкка омтылган кыз Минзәлә педагогия училищасында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын тәмамлап чыкканнан бирле ул бер өзлексез җурналистика хезмәтендә.  Мәдинә Маликованы без "Чаян” җурналында корректор, ә аннан "Азат хатын” җурналы редакциясендә әдәби хезмәткәр буларак беләбез.

Шул ук вакытта Мәдинә Маликова җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Китап укучылар аны матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелүен, ә очерклар һәм мәкаләләр өчен Татарстанның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе белән бүләкләнүен зур кызыксыну һәм куаныч белән каршы алдылар.

Ул-1974 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы.

Мәдинә Маликованың әдәби иҗат юлындагы беренче адымнарын публицистик язмалардан, көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, репортаҗлар, мәкаләләр язудан башлап җибәрә. Җурналист буларак ул күп йөри, төрле һөнәр кешеләре белән очраша, тормыш материалларын тырышып өйрәнә. Ул үзенең әсәрләрендә төп геройлар итеп бүгенге буын кешесен алып, аның күңелендә нинди утлар януын, ниләр дулкынландыруын безгә ачык һәм аңлаешлы итеп сүрәтләп бирә.

Мәдинә Маликова "Янар таулар яктысында”, "Басып сайрар талы бар”, "Бер күрүдә яраттым”, "Шәфкать”, "Фидая” һ.б. әсәрләре белән китап укучыларның ихтирамын казанган автор.

2.а.б.: Беренче шигырьләре белән үк әдәбият күгендә балкыган, киң җәмәгатьчелек игътибарын үзенә җәлеп иткән, әдәби тәнкыйть теленә һәм Халык күңеленә кергән шагыйрьләрнең берсе-Әзһәр Габиди.

Ул Чукмарлы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач фронтка китә. Әмма шунда ир-егет булып чыныккан Әзһәр Габиди 1945 елда иң зур шатлыгын да кичерә: "Тревога” исемле фронт газетасы типографиясендә аның "Борылмалы юллардан” исемле шигырьләр китабы басыла.

Аның "Таң сәгате”, "Калган эшкә кар ява”, "Таң догасы”, "Югалган кояш”, "Урман читендәге имәннәр без” һ.б. әсәрләрен укучылар яратып укыйлар.

Әзһәр Габидинең шигырьләре үзләренең тормышчан гадилеге, эчкерсезлеге белән күңелне җәлеп итәләр. Аларда син үз күңелеңдә туып та әлегәчә сүзләргә әверелмәгән хисләр, уй-тойгыларның сөрмәсе белән очрашкандай буласың. Шуңа күрә бу шигырьләрне балалар да, өлкәннәр дә үз итәләр.

Әзһәр Габиди шагыйрь генә түгел, ул тәнкыйтьче дә йөзләгән әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр авторы. Ул гомере буе авыл балаларына әдәбият һәм татар теленә серләрен өйрәткән укытучы. Әдәби түгәрәкләр җитәкләгән остаз. Болар һәммәсе дә аның чын фидакарьлеге, тыйнаклыгы һәм игелеклелек турында сөйли.

Әзһәр Габидинең иҗаты хөкумәт тарафыннан югары бәяләнде. Сугышчан орден-медальләре янына төрле газета-җурналларның Мактау грамоталары өстәлде. Үзешчән халык сәнгатен үстерүдәге һәм хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

1.а.б.: Яхшыбай авылында туган, җурналист һәм шагыйрь Дамир Гарифуллинның да иҗат юлы белән таныштыруга да "Сарман” китабында киң урын бирелгән. Ул киң карашлы, иҗатында төрле җанрларны кулланучы язучы. Дамир Гарифуллинның ярты гомере партия эшендә үтте. Тик бер көндә, бер сәгатьтә ул поэзиядән, әдәбияттан, иҗади эзләнүләреннән тукталмады.

Ул  әле һаман да яшьләрчә дәртләнеп иҗат итә, эшли. Тормышны, туган җирне, туган халкын, нәни балаларны яратып, шигырьләр, парчалар яза, күп кенә авылларга багышлап җырлар чыгара, замандашларыбызның нәсел-нәсбәтләрен ачыклап шәҗәрәләр төзи.

Дамир Гарифуллинның иҗаты әдәбият белән генә чикләнми. Ул фәнни хезмәткә тиң тарихи булырдай итеп авыллар тарихын яза. Ата-бабаларыбызның кулъязма мирасын барлауга, саклап калуга һәм аларны халыкка җиткерүдә зур өлеш кертә. Сүз галимгә бирелә.

Рәхим итегез!

Роберт Егорович Андреев 1956 елның 31 мартында Сарман районының Баткак авылында туа. Үзләрендә башлангыч, күрше Салкын Алан авылында сигезъеллык белем алгач, 1971 елда Әлмәткә килә. 1957 елда төзучеләр техникумын тәмамлый. Өч ел хәрби диңгез флотында хезмәт итә. 1986 - 1991 елларда Казан Дәүләт мәдәният институты студенты. Хәзерге вакытта нефтьчеләрнең «Ромашкино» санаториенда эшли.

1985нче еллардан җырлар иҗат итә. «Кагыйм микән тәрәзәңә», «Әнәгем - әнәккәем» һәм башка җырларга көйләр язды.

Валерий Васил улы Әхмәтшин 1941 елныц 4 июнендә Сарманда хезмәткәр гаиләсендә туа. 1958 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый, аннан соң Алабуга мәдәният - агарту училищесында укый. Мамадышта халык уен кораллары оркестрын җитәкли.

l962 - 1967 елларда Ленинград мәдәният институтында оркестр булегендә укыганда җыр текстларына көйләр чыгара башлый. Дамир Гарифуллин сүзләренә язган «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән җыр киң таныла, ул шул еларда ук Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сәләймановалар репертуарында яңгырый. 1967 елдан Алабуга мәдәният училищесында укыта. Бер ук вакытта җырларга, романсларга көйлар яза. Төрле елларда язылган 30 дан артык җыры һәм романслары бар.

Җәмәгать эшләре алып бара, халык депутатларынын, шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

 Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина 1957 елда Сарман районы, Сарман авылында туа. Сарман авылында урта мәктәп, аннан соң Тубән Камада музыка училищесын тәмамлый.

Зоһрә узенең хезмәт юлын район үзәгендәге мәдәният йортында эшләү белән башлап җибәрә. Ул чакларда ук яшь җырчы узенең моңлы тавышы белән бөтен халыкны таң калдыра иде. Училищены тәмамлаганнан соң Казанда бер ел җыр - бию ансамблендә, аннан соң Г.Тукай исемендәге филармониядә эшли башлый.

Кайбер башкаручыларның моңлы җырлары яшьлек елларына алып кайта, дәртле җырлары йөрәкләргә илһам өсти. Матур табигатькә, җыр - моңга бай Сарман якларында туып ускән Зоһрә Шәрифуллинаны тыңлагач та, әнә шундый хисләр кичерәсең.

Аның хезмәте хокүмәт һәм халык тарафыннан югары бәяләнде. «Татарстанның халык артисткасы», «Татарстанның атказанган артисткасы» исемнәре бирелде.

Гөлдания Мобәрәкҗан кызы Хәйруллина Сарман районы Саклаубаш авылында туа. Саклаубаш урта мәктәбен тәмамлый.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга килә. Заводка эшкә урнаша. Заводның, үзешчән сәнгать түгәрәгенә һәм Ленин исемендәге мәдәният сараена йөри. Озакламый яшь, талантлы кыз Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша һәм шул көннән аның профессиональ иҗат юлы башлана.

Хәзер Гөлдания Чаллы шәһәрендә «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли.

Татарстан Президенты Указы белән Чаллы шәһәрендәге «Эврика» мәдәният үзәге артисткасы Хәйруллина Гөлдания Мөбәрәкҗан кызына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Халыкның яраткан җырчысы Гөлдания Хәйруллина бугенге көндә Чаллыда яши һәм ижат итә.

Фәридә Мирхафизан кызы Сафина 1957 елның 20 мартында Сарманда интеллигент гаиләсендә дүрт баланың өченчесе булып туа. 1964 - 1974 елларда Сарман урта мәктәбен тамамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтында теоретик факультетка укырга керә, аны тәмамлап, Сарман тебәгенең нефтьчеләр поселогында мәдәният йорты директоры урынбасары һәм художество җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1981 - 1985 елларда, Казанга килеп, Казан театр училищесында актерлар бүлегендә укый һәм 1985 елдан Галиасгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында әшли башлый. Еш кына концертларда катнаша, радио һәм телевидение тапшыруларында чыгыш ясый. Җыр тавышы - сопрано. Музыкаль рольләрдә һәм комедияләрдә талантының камилләшүе аеруча чагыла. Төп әше, театр сәнгате белән бер рәттән, буш вакытларында шигырьләр иҗат итә.

Шакиров Илһам Гыйльметдин улы 1936 елда Сарман районы (элекке Ворошилов районы) Яңа Бүләк авылында туа.

1954 елда Казанның музыка училищесына укырга керә. Бер елдан Казан дәүләт консерваториясенә укырга кучерелә. 1960 елда консерваторияне тәмамлый.

 Илһам Шакиров гомере буе, Г.Тукай исемендәге филармониядә эшләп, узенең кабатланмас моңлы тавышы белән татар моңын, моңлы борынгы җырларны, композиторларның җырларын халыкка җиткерә, узе дә көйләр яза. Аның талантын халык белән бер рәттән хөкүмәт тә югары бәяләде. Ул Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның гыйнварендә Сарман районы Чукмарлы Авылында укытучы гаиләсендә туа.

Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районы Югары Баграң авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз классын һәм Сарман урта мәктәбенең ун классын тәмамлый. Ул 1948 - 1950 елларда В.И Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында, 1961 - 1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы югары әдәби курсларда укый.

1961 нче елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат әшендә. "Чаян” һәм "Азат Хатын” журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, "Казан утлары” журналында проза бүлеге редакторы вазифаларын үти. 1961нче елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. 1963 елдан бирле Аяз Гыйлаҗев язучы - профессионал сыйфатында әдәби иҗат әше белән шөгыльләнә.

Татарстан халык язучысы, Россия Федерациясенең М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Сөббух Һади улы Рәфыйков 1913 елның 15 июлендә Сарман районы Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

1925 елларда башта Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казан югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. 1934 - 1947 еларда хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының тел - әдәбият бүлегендә укый.

Ул 1965 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.1996 елда Сарман районы хакимият башлыгы карары белән Сөббух Рәфыйков исемендәге премия булдырылды. Ул мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы, сәнгать, төзелеш өлкәсендәге аеруча зур хезмәтләре өчен һәр елны өч шәхескә бирелә.

Адлер Камил улы Тимергалин 1931 елның 1 гыйнваренда Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туа.

1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В.И. Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика - математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала.

1970 - 1978 елларда ул - язучы - профессионал, әдәби иҗат белән генә шөгыльләнә. Ә 1979 елның гынвареннән яңадан Татарстан китап нәшриятендә өлкән редактор булып эшли. Адлер Тимергалин - татар совет әдәбиятында фәнни - фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән "саф фантаст” язучы.

1959 елда "Идел” альманахында өч хикәясе тупланган беренче китабы чыга.

Адлер Тимергалин - 1975 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Сарман районы Мортыш Тамак авылында, колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, 1949 - 1959 елларда башта Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан дәуләт педагогия институтында укый. Институтнын тарих - филология факультетын уңышлы тәмамлап чыкканнан бирле ул журналистлык хезмәтендә.

М. Маликова 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен, аңа 1976 елда «Татарстан АССРның, атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде, ә очерклары һәм мәкаләләре өчен 1980 елда Татарстан АССРнын, Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе белән буләкләнде.

 Ул - 1972 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.


Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. К.Булатова узенең хезмәт юлын Тубән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укытудан башлый. Аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге көнкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1965 - 1969 елларда К.Булатова В.И.Ульянов - Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты булегендә укый. Укуын тәмамлагач, ул Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел - әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы - методист» дигән мактаулы исем бирелә. Нефть төбәгендә ул «Hyp» телекомпаниясенең «Җомга» тапшыруларын алып баручы буларак та билгеле.

Шагыйрә Клара Булатова яшьтән үк шигъри иҗат белән кайный. Егермегә якын китап авторы. Татарстаннын, атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты (1994).

К.Булатова - 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин 1931 елның 12 сентябрендә Сарман районы Сарман авылында туа. 1950 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмәмлаганнан соң, бер ел шул ук районның Азалак авылында мәктәптә укыта. 1951 - 1956 елларда Казанда В.И.Ульянов - Ленин исемендәге дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты булегендә укый, аннары утыз елга якын район газетларында хатлар бүлеге мөдире, редактор һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара.

Х.Хәйруллин - 1974 елдан СССР Язучылар берлеге әгьзасы.

1998нче елның, 18 июнендә вафат булды.

Әзһәр Сәмигулла улы Габидуллин 1926 елның 26 сентябрендә Сарман районы Чукмарлы авылында урта хәлле крестьян семьясында туа. Җидееллык мәктәпне бетереп, Сарман урта мәктәбендә укып, унынчы классны тәмамлап фронтка китә. 1947 - 1950нче елларда «Чулпан» колхозында хисапчы ярдәмчесе, хуҗалык мөдире булып эшли. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, Ләке, Морбаш, Чукмарлы сигезьеллык мәктәпләрендә укыта.

1942 нче елда районның «Югары уңыш өчен» газетасында аның «Фашизмга улем», «Җиңү өчен» исемле тәүге шигырьләре дөнья күрә.

Әзһәр Габидинең иҗаты хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Сугышчан орден - медалъләре янына төрле газета - журналларның Мактау грамоталары өстәлде. Татарстанның югары Советы указы белән үзешчән халык сәнгатен үстерүдәге һәм хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен 1986 нче елда Әзһәр Габидигә «Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин 1939 елнын, 5 маенда Сарман районы Яхшыбай авылында тya. 1963 - 1969 елларда Казанда В.И.Ульянов - Ленин исемендәге дәүләт университетын тәмамлый. Дамир Хәйрулла улы - журналист һәм язучы, 1988 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР язучылар берлеге әгъзасы. «Чыгарсыңмы каршы алырга» дигән җыр (Валерий Әхмәтшин көе), әдәби әсәрләр, «Сарманнамә» дигән купьеллык хезмәте - аның иҗат юлы.

1971 елдан СССР Язучылар берлеге әгьзасы

Нәфкать Галиәхмәт улы Мостафин 1955 елньң 11 мартында Сарман районы Нөркәй авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан Дәүләт университетының механика - математика факультетын һәм, читтән торып, Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ академиясендә аспирантура тәмамлый. 1977 елдан Әлмәт шәһәрендә махсус урта һәм югары уку йортларында укыта. Мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза. «Өметемне өзмә», «Кайт инде» һәм башка җырлары тыңлаучыларга таныш.

Нәсим Рәшит улы Акмалов 1960 елда Сарман 1районы Каташ Каран авылында туа. Туган авылында 8 еллык, аннары, Сарманда урта мәктәп тәмамлагач, Казан мәдәният институтында гыйлем ала. 1982 - 1987 елларда Мөслим һәм Сарман районы мәдәният йортлары директоры булып эшли.

Казанга күчеп килгәч, башта Татарстан телевидениесендә, соңрак республика радиосында тапшырулар мөхәррире вазыйфасын башкара.

Вакытлы матбугатта шигырь - хикәяләре басыла. Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы.


Һәркемгә шушы бербөтен дәүләтнең бер өлеше итеп тоярга, горурланырга этәргеч ясап, матур итеп эшләргә һәм яшәргә көч биреп 2006 елның 2 мартында муниципаль район Советының чираттагы утырышында районның гербы һәм флагы турында Положение расланды. Герб нигездә Раиль Александр улы Ямашев эскизыннан алынды. Әлеге Гербның тасвирламасы һәркемгә аңлаешлы:

Ачык кызыл төстәге яланда сайрап торучы алтын сандугач; калканның ике почмагында анык кына яшеллек аерылып тора һәм астан килгән фигуралар белән чикләнә; уң якта алтын башак, сулда - кара ташкын.

Флагның тасвирламасы да гади генә флаг киңлеге 2:3 нисбәттә булган яшел тукмадан гыйбәрәт, сабтан флагның буш кырына кадәр сызылган кызыл өч почмаклы чөйгә сары сандугач сүрәтләнгән, фигураның биеклеге тукыма киңлегенең 2:3 нисбәтендә.

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Админ (19.06.2012)
Просмотров: 2110 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz