Четверг, 18.04.2024
С а р м а н    я г ы - н у р л ы    я к
Меню сайта
Сезнең фикер
Сайтка карата фикерләрегез
Всего ответов: 74
Статистика

Барлыгы онлайн 1
Кунаклар 1
Кулланучылар 0

Сайт бәйгедә

Татнет йолдызлары-2011 - интернет-проектлар бәйгесе Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Сайтка ничә көн?
Главная » Архив материалов
« 1 2 ... 4 5 6 7 8 9 »

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференциянең нигезләмәсе

Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. 

... Тулырак укырга

Просмотров: 1888 | Добавил: Админ | Дата: 17.01.2012 | Комментарии (0)

Яңа 2012 нче елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән көтеп алынган Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитәр. Иске ел һәркемнең күңеленә үзенчә кереп калыр. Кайберәүләр узган елда гаилә коргандыр, кемнеңдер балалары тугандыр, кемнәрдер үзләренә яңа дуслар тапкандыр, кайберәүләр хезмәт баскычында югары күтәрелгәндер, кемнәргәдер хезмәт хакы арту бәхете елмайгандыр һ.б. Ни генә булса да, узган ел матур булып узып китте.  Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча киләсе елның хуҗасы - аждаһа. Ул үзе бик дәһшәтле җанвар булса да, кешеләргә карата мәрхәмәтле булсын иде. Киләсе ел бар кешегә бәхет алып килсен, гаиләләргә, дөньяларга тынычлык, иминлек китерсен, борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калам. Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар! Яңа бәхетләр белән!
Просмотров: 1086 | Добавил: Админ | Дата: 26.12.2011 | Комментарии (0)

Бу көннәрдә районыбызның барлык мәктәп һәм оешмалары да кар сыннары ясау белән мәшгуль булды. Алар берсеннән-берсе матур килеп чыкса да, күңелне бер сорау борчый: Тукай елында нигә Тукай әкиятләренең геройларын ясамаска соң? Районыбызның тематикасы "Маша и медведь" һ.б. рус әкиятләренә нигезләнгән. Кем белә, бәлки алга таба татар халык әкиятләренең геройларын да ясарга туры килер?.. Бәлки, ниһаять, үзебезнең милли геройларыбызны да үз итә башларбыз? Ә хәзергә мин сезгә  кар сыннарын карап үтәргә тәкъдим итәм.
Просмотров: 1400 | Добавил: Админ | Дата: 23.12.2011 | Комментарии (0)


Шәйхелмәрдән Ризатдинов - районыбыз шигырь сөючеләре арасында үз укучыларын тапкан шигъри күңелле кеше. Ул 1941 нче елда Зур Нөркәй авылында туа. Әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә, Орлов шәһәре өчен барган сугышларда һәлак була. Сигез айлык булганда, әнисе, бер апасы, бер абыйсы кан чиреннән вафат була. Соңыннан аның әтисенең бертуганының хатыны Хәмдия апа үзенә ала. Кешелеәр кан чиреннән күпләп кырылган ул авыр елларда Хәмдия апаның да сигез баласының җидесе гүргә керә. Киң күңелле хатын үзенә дүрт ятимне сыендыра.  Еллар авырлыгы үзенекен итә. Биредә ике яшькә кадәр яшәгәч, Шәйхелмәрдәнне балалар йортына бирәләр. Ә алты яшьлек вакытта ... Тулырак укырга
Просмотров: 666 | Добавил: Админ | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Яңа елга да озак калмады. Ул барыбызның да көтеп алган, дуслар, туганнар җыелып бәйрәм итә торган көн. Бер-беребезгә матур теләкләр әйткәндә,  түрдә балкып торган чыршы да булса, тагын да күңеллерәк. Аны Сарман урманчылыгыннан сатып алырга мөмкин. "Ләкин кайберәүләр чыршыны рөхсәтсез генә кисеп алу ягын карыйлар. Моның өчен зур штрафлар каралганын онытмаска кирәк", - дип искәртә урманчылык җитәкчесе Р.Мортазин. Әйдәгез әле, бәйрәм тантанасын юк-бар күңелсезлекләр белән бозмыйк, Яңа ел бизәге булган ЧЫРШЫны бары тик тиешле урыннардан гына сатып алыйк, җәмәгать.
Просмотров: 887 | Добавил: Админ | Дата: 12.12.2011 | Комментарии (0)

Сайтка керү
Безнең җырлар
Сарман вальсы
Безнең кунаклар

Архив
Баннер коды

Сайтның дуслары

Copyright MyCorp © 2024
Конструктор сайтов - uCoz